#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Татарстан президенты Миннеханов Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

24-1117 июнь көнне Төмән татарлары өчен бик әһәмиятле вакыйга булып үтте. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә килде. Кытайгә сәфәреннән туры безнең төбәккә очкан Рөстәм Нургали улы төнге сәгать уникеләр булуга карамастан, өлкәбез губернаторы Александр Моор белән очрашты. Алар сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

- Икътисад, мәгариф, мәдәният, җирле үзидарә өлкәсендә идарә практикасы белән алмашу, кадрлар әзерләү файдалы, - дип билгеләп үтте губернатор. - Татарстан Республикасы - инновацион юнәлештә лидер һәм эшмәкәрлекне үстерүдә күп кенә кызыклы алымнар куллана. Безнең мөнәсәбәтләр төбәкләрнең актив рәвештә алга баруына ярдәм итәчәк, - диде Александр Викторович.

Р.Миңнехановның илдә алдынгы төбәкләрнең берсе булган өлкәбезгә икенче тапкыр килүе икән. “Төмән өлкәсе һәрвакыт алдынгы һәм инновацион булды, без сездә күп нәрсәгә өйрәнәбез. Сездә барган процессларны игътибар белән күзәтәбез. Иң мөһиме, Төмән өлкәсенең эре промышленность потенциалына Татарстан территориясендә ихтыяҗ бар, ә Республика потенциалы, мәсәлән, газ эшкәртү станцияләре, КАМАЗ, вертолетлар Төмән җирендә кирәк”, - диде Татарстан җитәкчесе.

Татарстан Республикасы делегациясе нейрохирургия федераль үзәгендә, «Шлюмберже» компаниясенең Себер тренинг үзәгендә, Төмәннең «Бейкер Хьюз» нефть промысел җиһазлары заводында булды, шулай ук Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкәнең татар җәмгыяте активы белән очрашты. Губернатор урынбасары Вячеслав Вахрин сәламләвеннән соң, милләттәшләребез өчен көтеп алынган, бәйрәм шикелле кабул ителгән әлеге очрашуда өлкәбез татарлары тормышы турында доклад белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимергали Мирасов чыгыш ясады. Ул автономия эшләре, үткән төрле чаралар, бәйгеләр турында сөйләде. 24-12Этномәдәни һәм татар теле укытыла торган мәктәпләр, мәдәни учаклар, матбугатка тукталып үтте. Галимәбез Зәйтүнә Тычинских тарихи мирасыбыз, этнографик туризм мөмкинлекләре, “Мирас” өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Искер, Сүзге комплекслары белән таныштырды. “Яңа сулыш”, “Себер йолдызлары” тапшырулары алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина төбәгебездәге татарлар өчен эшли торган матбугат чаралары турында сөйләде. Сугыш һәм тыл ветераннары госпитале җитәкчесе Альберт Юсупов та Татарстан белән элемтәдә торуларын билгеләп үтте. Аннары Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова, Төмән районының Шыкча урта мәктәбе туган тел укытучысы Гүзәлия Муллачанова тел мәсьәләләренә, уңышларына, өлкә мөселман дини оешмалар җитәкчеләре Зиннәт хәзрәт Садыйков, Илдар хәзрәт Зиганшин дини тормышка тукталып киттеләр.

Рөстәм Нургали улы Төмән өлкәсе җитәкчелегенә җирле татарларның мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруларына рәхмәт белдерде. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, туган телне саклап калуның мөһимлеген ассызыклады: «Безне дин, гореф-гадәтләр, мәдәни үзенчәлекләр һәм, әлбәттә, бер тел берләштерә. Татар телен сакларга, көндәлек тормышта: гаиләгез, туганнарыгыз, дусларыгыз белән сөйләшергә кирәк. Шулай гына без аны саклап кала һәм безнең киләчәк буынга тапшыра алабыз». Шуңа бәйле рәвештә ул иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең әһәмиятлелегенә игътибар итте. «Бу игелекле хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Үз ягыннан Татарстан Республикасы бу эштә булышыр», - дип ышандырды ул.

24-13Татарстан президенты татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен тырышларга Республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримова “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе”, федераль нейрохирургия үзәге баш врачы Альберт Суфиянов “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исемнәре, Төмән дәүләт университеты профессоры, тюркология үзәге җитәкчесе Хәнисә Алишина “Намуслы хезмәте өчен” медале, өлкә татар Конгрессы әгъзасы, “ФудСервис” оешмасы генераль директоры Таһир Мөхәммәдшин Татарстан Республикасы президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Губернатор урынбасары Вячеслав Вахрин тырышларга өлкә губернаторы Рәхмәт хатларын таратты.

Хөрмәтле кунакларны “Вак бәлеш” (җитәкчесе И.Сафин), “Бәйрәм” (җитәкчесе Г.Кәримова) ансамбльләре каршы алып, биетеп озаттылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836