#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы нәселеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Акъяр авылында яшәүче, лаеклы ялдагы педагогик хезмәт ветераны Хәлил Хәйрулла улы Зимагулов Омск өлкәсе, Усть Ишим районы, Олы Бүрән авылында башлангыч мәктәп укытучылары Гөлнәгыймә һәм Хәйрулла Бикмөхәммәт улы Зимагуловлар гаиләсендә икенче ир бала булып дөньяга килә. Мәктәп өйләреннән ерак түгел, күренеп тора. Бар күңелләрен биреп, мәктәпкә хезмәт итәләр. Ләкин тормыш һава торышы кебек алышынып, үзгәреп тора. Беркөнне тыныч кына йоклап ятканда, яшен, күк күкрәгән тавышка уянсалар, мәктәп яктан ут күренә. Мәктәп яна... Куркып, аптырап йөгереп чыгалар. Авыл халкы да янгын сүндерергә җыелганнар. Шул төннән башлап, кечкенә Хәлилнең әнисе куркудан хәлсезләнеп авырып түшәккә ята. Баласына 2 яшь тулыр-тулмас, Газиз белән Хәлилне ятим калдырып вафат була. Әтиләре балаларына әни урынына тормыш иптәше табып, гаилә корып яшиләр. Ул да укытучы була. Балалар аңа “апа” дип эндәшәләр. Ничек әйтсәләр дә риза булалар.

Балаларны үз балалары шикелле кабул итеп, тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә кыз бала – Зифа туа. Газиз абыйсы инженер, Зифа теплоходта (радист һөнәренә укып) эшләгәннәр. Авылда башлангычны, урта белемне Усть-Ишим мәктәбендә укып тәмамлагач, Хәлил кечкенәдән укытучы булырга хыялланып Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга керә. Бабасының энеләре дә хатыннары белән, берсе - Казан шәһәрендә, икенчесе Усть-Ишим районында укытканнар. Аларның балалары, кызлары белән әле дә туганлыкны, токым-тамырны югалтмыйча аралашып яшиләр. Хәлил Тубылда филология бүлегендә укыган Венера Нурмөхәммәт кызы белән танышып, укып бетереп диплом алгач, юллама буенча, Вагай районы, Казанлы урта мәктәбенә эшкә киләләр. Өй салып, гаилә корып яшиләр. 2 малай, 1 кыз үстерәләр. Инде ныклап урнаштылар дип әйтергә була.

Хәлил коммунист булгач, партия кушуы буенча күчеп йөреп тә эшләделәр. Сатылган, Вагай районы Шестовой мәктәбенә директор кирәгеп, кире чакырдылар. “Йөргән таш шомара”, - дигәндәй, гаилә белән күченеп йөрү уңайсызлыклар китерә. Венераның саулыгы да, аяклары да сиздерә башлый. Төмән шәһәренә хастаханәгә, балаларга укырга да якын булыр дип уйлап, Акъяр авылына күчеп, эш хезмәтләрен дәвам итәләр.

Хәлил гаиләсендә оста тәрбияче, үрнәк ата була белде. Балаларын да шулай тәрбияләде, баянда уйнарга өйрәтте, югары уку йортларында укытты, тормыш юлына озатты. Бу көннәрдә ул юбилейлы туган көнен каршылады. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык, хәерле озын гомер насыйп итсен.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА. Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836