Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор поздравил тюменских футболистов с победой в чемпионате России. Киеренке көрәштә - Россия чемпионатында җиңеп, «Төмән» мини-футбол клубы уенчылары, чын спорт батырлыгы ясап, якташларына матур бүләк ясадылар. Төмән өлкәсе губернаторы А.Моор спортчыларны һәм тренерларны җиңү белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Регион башлыгы «Локомотив» стадионында заманча футбол мәктәбе төзүнең планнары, анда яшь төмәнлеләр тагын да күбрәк зур һәм мини-футбол белән шөгыльләнсен өчен барлык шартлар да тудырылачагын сөйләде. Мини-футболны үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен клубның баш тренеры Игорь Путилов һәм команда капитаны Артем Антошкин губернаторга рәхмәтләрен белдерделәр.

* * *

В Тюменской области увеличивается зарыбление водоемов. Быел Төмән өлкәсе сулыкларына 163 миллион данә балык үрчетү материалы чыгарылган. Бу узган елгыга караганда 26 миллион личинкага күбрәк.

Үрчетү өчен төмәнлеләр, нигездә, синовые токымнары (пелядь, пелчир), шулай ук карп, чуртаннар кулланалар. 2018 елда өлкәдә өч мең тоннадан артык балык үстергәннәр. Әлеге юнәлеш буенча регион Урал федераль округында икенче урынны алды.

* * *

28 эндоскопических аппаратов приобретут для медицинских учреждений региона. Губернатор Александр Моор өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды.

Эндоскопик җиһазлар Ишимның 4 нче өлкә хастаханәсенең өч филиалы һәм Түбән Тәүденең 15 нче поликлиникасы өчен сатып алыначак. Моннан тыш, өстәмә акчалар Заводоуковск шәһәрендә яңа төзелә торган стоматология поликлиникасы өчен медицина җиһазлары, мебель һәм башка кирәк-яраклар сатып алуга юнәлдереләчәк. Төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау вакыты бу елның июль уртасына планлаштырылган.

* * *

Заработать свой первый капитал смогут более двадацати трех тысяч тюменских школьников. Җәйге каникуллар башланды һәм күп кенә мәктәп укучылары эшләргә барачак.

2019 елда Төмән өлкәсенең 400 дән артык эш бирүчесе, шул исәптән икътисадның бюджеттан тыш секторындагы 140 эш бирүче балаларны эшкә алырга әзер. Мәктәп укучыларына территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү белән шөгыльләнергә, шулай ук эшчәнлекнең һөнәри өлкәләрендә дә эшләргә тәкъдим итәләр. Үзенең беренче эш хакын Төмәндәге 23 меңнән артык мәктәп укучысы алачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума