Материалы

“Яңарыш”ка яздырды

последние и лучшие новости искусства в мире

24-3Безнең Мельникайте урамы, 86/2 йортта урнашкан дини идәрәгә соңгы көннәрдә Вагай районы, Юрмы авылыннан Сәлим Әбделхәтим улы Аитов килеп керде. Ул үзенең әтисе - сугыш ветераны, соңгы гомерен дин юлында үткәргән Сәлим Али улы турында мәгълүмат алып килгән.

Байтак вакыт сөйләшеп утыргач, үзе турында әйтеп китте. 18 ел Себердә Урай шәһәрендә эшләдем, хәзер лаеклы ялда, Төмән районы, Талмы авылында яши. “Яңарыш” газетасы турында сүз чыккач, өлкәбездәге татар матбугатына әле язылып өлгермәгәнлеге ачыкланды.

Офистагы “Яңарыш” газетасының җыентыгын бик кызыксынып карый-укый башлады. “Бик кызганыч, әүвәл якынрак газета белән дус булган булсам, татар тормышы турында күп белгән булыр идем. Бик файдалы һәм эчтәлекле хәбәрләр бар икән, ник мин аны элек яздырмадым, шуңа үкенәм”, - диде.

“Яңарыш”ның озакламый 30 еллык юбилее булачак”, - дигәч, миннән дә бүләк булсын дип 5 данә яздырып, шунда ук акчасын да редакциягә җибәреп өлгерде. Ул гына да түгел, бездә җыелган газеталарны ике кулы белән кочаклап өенә алып кайтып китте. “Укып бетерсәм, кире кайтарырмын”, - дип әйтте.

Хәрәкәттә - бәрәкәт, диелә татар мәкалендә. Үзебез турында кайгыртсак, уңышлы нәтиҗәләргә ирешәбез.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума