Материалы

Дөрес һәм үзвакытлы чара

последние и лучшие новости искусства в мире

24-2Агымдагы елның 11 маенда Владимир Путин россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Сүз Россия гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары, шулай ук бизнеска ярдәм итү турында барды. Президент мөрәҗәгате һәм социаль ярдәм чараларының яңа пакетына хәзер күпләр аңлатма бирәләр. Аларның күбесе, Владимир Путинның сүзләре җәмгыятьнең конкрет төркемнәренә адресланган иде, дип билгеләп үтә. Аерым алганда, бу - балалы гаиләләргә, пенсионерларга, үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү.

Шыкча авыл Думасы депутаты Равилә Әмир кызы Әфләтунова да яңа булышлыкка аңлатма биреп китте:

- Бөтен дөнья Сovid 19 кебек куркыныч вирусның әсирлегенә эләкте. Тарихта беренче тапкыр барлык кешеләр җәмгыятьтән изоляцияләнгән булып чыкты. Һәм, әлбәттә, бу вакытта матди һәм мораль ярдәм кирәк. Чөнки күп кенә эшләүчеләр (ә кайбер гаиләләрдә ике туендыручы да) эшсез калдылар. Барлык балалар да өйдә, аларны ашатырга, алар белән шөгыльләнергә, өй шартларында уңайлы булсын өчен бөтен уку процессын оештырырга кирәк. Шуңа күрә Президент халыкка җиңелрәк булсын өчен күп төрле чаралар әзерләгән. Үзбикләнү шартларында халык матди ярдәмне тойды. Халыкның барлык катламнары да истә тотылган иде. Бигрәк тә балалар булган гаиләләргә күп булышлык булды, аерым алганда, 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 000 сум сөендерә. Ата-аналар белән гел аралашкач, шуның өчен беләм, бу ярдәм чарасы бик вакытлы.

Президент Федераль җыенга юлламасында безнең илдәге демографик вәзгыятькә зур игътибар бирә. Ул яшь күп балалы яки тулы булмаган гаилә нинди авырлыклар белән очрашуын ачыкларга тәкъдим итә. В.В.Путин демографик киләчәккә турыдан-туры янаучы иң кискен проблема - безнең ватандашларыбызның - гаиләләрнең (шактый өлеше) табышларының түбән булуын саный. Шуңа бәйле рәвештә, Президент 3 яшькә җиткәндә балага түләүләрне туктатмаска, ә 2020 елның 1 январеннан кертелгән өч яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга ай саен, яшь гаиләдә беренче, икенче бала туган өчен түләүләр белән ярдәм итәргә, шулай ук ана капиталы күләмен арттырырга тәкъдим итә. Гаилә статусына карамастан, барлык балаларны да кайнар аш белән тәэмин итү планлаштырыла. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган мәктәп укучылары уку елы ахырына кадәр азык-төлек җыелмалары алдылар, минемчә, бу бик яхшы. Волонтерлык хәрәкәте нык үсеш алган. Волонтерлар ярдәме белән безнең ветераннарыбыз азык-төлек җыелмалары, дару препаратлары, Җиңү көненә бүләк пакетлар алдылар һәм алар турында кайгыртуны тойдылар.

Шулай ук пандемия нәтиҗәсендә зыян күргән эшкуарларга да ярдәм каралган. Федераль бюджеттан субсидияләр түләү бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Күп кенә хезмәтләр гадиләштерелде, мәсәлән, мәшгульлек үзәгендә исәпкә кую. Пандемия чорында эшен югалткан гражданнар эшсез буларак рәсмиләштерелде. Мондый гражданнар өчен дә пособие күләме шактый арткан, - дип нәтиҗә ясады Равилә Әмир кызы.

Искәртеп узабыз, 11 май көнне узган мөрәҗәгатьтә дәүләт башлыгы, керем дәрәҗәсенә яки ата-ананың эшләү дәрәҗәсенә карамастан, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында белдерде. Өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум белән бергә, өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләр бишәр мең сум акча алачак. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга - алдагы айлар өчен яшәү минимумы күләме буенча, ягъни балага уртача 33 мең сум һәм ата-аналары 2020 елның апреленнән июньгә кадәр эшләрен югалткан һәр балигъ булмаган балага аена 3 мең сум биреләчәк. Моннан тыш, балага пособие күләме ике тапкыр арткан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу чаралар элек кертелгән чараларны тулыландыралар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума