coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Июнь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Электронная почта 

Памятка АТК ТО 

25-13

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Югалту

последние и лучшие новости искусства в мире

24-17 июнь көнне 91 яшендә газетабызның патриоты, киңәшчесе, актив хәбәрчесе ветеран укытучы Нәркәс Нәбиуллина вафат булды. Милләтебезнең язмышын, халкыбызның проблемаларын чагылдырып, туган тел, гореф-гадәтләребез, авыл халкының тормышын, үрнәк алырлык гаиләләр турында Нәркәс апа даими рәвештә язып килде.

“Нәркәс Мәкъсүд кызы 18 ноябрьдә 1928 елда Ялутор районы, Аслана авылында туган. Әнисе Кайнәт белән 1937 елда Түбән Тәүде районына Ахманкага кайта. Нәркәс Ахманкада 7 классны, ә 8 нче классны Төмәннең 25 нче мәктәбендә тәмамлый.

Гаиләләре Казанка авылына күченгән чорда Нәркәс инде Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Казанка мәктәбе директоры Кайнәт Гомәр кызына Нәркәсне башлангыч классларда укытучы итеп калдырырга киңәш итә. Мәктәптә укытучылар җитешми. Менә аның мәгърифәтчелеккә беренче адымнары шул елдан башлана да. Ул мәктәптә укыту белән беррәттән читтән торып Тубыл педучилищесын 1946 елда тәмамлый. 1950-52 елларда Төмән укытучылар институты каршында ачылган рус-татар факультетының рус теле бүлегендә белем ала һәм мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Нәркәс Нәбиуллина 30 еллык стажы белән КПСС члены да, мәктәптә эшләү белән беррәттән җәмәгать эшләрендә актив катнаша, партия кушканнарны җиренә җиткереп башкара. Ул - 1978 елда укытучыларның Y өлкә съезды делегаты, биредә аңа эштәге уңышлары өчен Тәбрикләү хаты тапшырыла. 5 мәртәбә Түбән Тәүде районы “Белем” җәмгыяте конференциясенә, 1965 елдан 1980 елгача 7 мәртәбә район партия конференциясенә, I өлкә татар-казах хатын-кызлар съезды делегаты итеп сайлана. Ул педагогик хезмәт ветераны, “1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Ул лаеклы ялга чыкканнан соң да эшен дәвам итте. “Яңарыш” газетасы чыга башлау белән (1990 ел. 15 сентябрь) мәкаләләре басыла башлады. Аның язмаларында безнең бүгенге хәлебез, бүгенге тормышыбыз: туган телебез, гореф-гадәтләребез, халкыбызның күп буыннары башыннан кичкән олы фаҗига, кайгы-шатлыклары, зур тормышлары чагылыш таба. Нәркәс Мәкъсүд кызы бүгенге көндә дә бер теләк, бер омтылыш белән яши – милләткә, халкына хезмәт итү, аны агарту, мәгърифәтле итү, мәдәнияте, газиз туган теленә мәхәббәт уятуда өлеш кертү, милли үзаңны үстерү. Әниле-кызлы Кайнәт Якубова, Нәркәс Нәбиуллина исемнәре күренекле җәмәгать эшлеклеләре, мәгърифәтчеләр дигән исем белән ХХ гасыр мәгърифәтчелек тарихына теркәлделәр”, - дип яза “Себердә татар мәгарифе (ХХ гасыр)” китабында Люция Хәбибуллина.

Олы ихтирамга лаек Нәркәс Мәкъсүд кызы кешеләргә игьтибарлы, ярдәмчел, ачык күңелле кеше иде. Ул кыска, эчтәлекле язмалары белән укучыларыбызның яраткан хәбәрчесенә әверелде. Бәйрәмнәр белән котлап, “Әдәби Төмән” утырышларына (йөри алганда) гел килеп, фикерләрен әйтеп, күңелне күтәреп тора иде.

Урыны җәннәттә, рухы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!

Барлык якыннары, дусларының авыр кайгысын уртаклашып
“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836