Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области - первые заболевшие клещевым энцефалитом. Бүгенге көндә өлкәдә 2 989 талпан тешләү очрагы теркәлде. Зарар күрүчеләрнең барысына да ашыгыч рәвештә талпанга каршы иммуноглобулин билгеләнде. 5 талпан энцефалиты, 6 талпан боррелиозы белән авыру очрагы исәпкә алынды. Эпидсезон башыннан 1 451 бөҗәк тикшерелде, 22сендә энцефалит вирусы антигены, 748ендә боррелиоз барлыкка китерүче ачыкланды.

* * *

Для животных зоопарка. Төмәннең ике җитештерү компаниясе Винзили поселогы районында урнашкан зоопарк хайваннары өчен продуктлар партиясен җибәрде. Пандемия чорында авыр хәлдә калган күңел ачу комплексына Боровский поселогындагы индустриаль парк резидентлары – “Прованс” һәм “Ландис” компанияләре хәйрия ярдәм күрсәттеләр.

* * *

156 миллионов штук молоди рыб выпустили в озера Тюменской области. 2020 елгы язгы балык тотуның беренче этабы кысаларында Төмән өлкәсе сулыкларына 156 данә яшь балык бушатылды. Төп төре – пелядь һәм аның гибридлары, ала балык төрләре. Балык тоту күләме 2019 ел дәрәҗәсендә, бу – товар балыгы җитештерү үсеше тизлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, 2020 елда балык тотуга ике еллык үстерүгә калдырылган һәм соңгы чорда боз астында уңышлы кышлаган балык та өстәләчәк. Өлкәдә товар балыкчылыгы өчен 163 балык үрчетү участогы булдырылды.

* * *

У тюменской больницы построят вертолетную площадку. 2 нче өлкә клиник шифаханәсе территориясендә вертолет төзүгә акча бүлеп бирү турындагы карарга регион губернаторы Александр Моор 2019 елда ук кул куйды. Бүгенге көндә проект эшләре бара. Вертолетларның тавыш дәрәҗәсе шәһәр эчендә утыру мөмкинлеге бирә. Бу күп профильле хастаханәдә төрле тармак буенча теләсә кайсы яшьтәге кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтелә, иң мөһиме – махсуслаштырылган травматология ярдәме.

* * *

В Тюменскую область переезжают жить из дальнего зарубежья. Төмән өлкәсендә демография күрсәткечләре арта. Хәзерге вакытта өлкәдә бер миллион 539,4 мең кеше яши. Бу бер ел элек белән чагыштырганда 18 меңгә күбрәк. Төмәнстат мәгълүматларына караганда, январь-февраль айларында регионда 2 942 бала туган, бу айларда табигый үсеш 1,1 мең кешегә тиң. Ерак чит илләрдән 30 кеше килгән.

* * *

На ферме в Ярковском районе появились новые племенные нетели. Щетково авылының “Артамоновский” сөт-товар фермасына 25 баш эре мөгезле терлек кайтты. Таналарның уртача еллык савымы 5500-9000 килограмм тәшкил итә. Бу токымдагы таналар яхшы сәламәтлеккә ия һәм терлек азыгын сайланмыйчан теләп ашыйлар. Тагын 25 җаш тана кайтуы көтелә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума