#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Янгын сүндергәндә чак исән калган

последние и лучшие новости искусства в мире

24-2“Вагай районында янгын сүндерүчеләр чак кына үлмәде. Аларны Яүзяк елгасы коткарды, бәхетләренә каршы суга йөгереп барып җитә алдылар, - дигән мәгълүмат җиткерде өлкә “Регион Төмән” радиосының мәгълүмат хезмәте хәбәрчесе, “Дусларга сукмак” тапшыруы алып баручысы Диана Хәлилова. - Суда ир-атлар кечкенә генә видео яздырганнар, анда үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашалар. Кадрларда: «Исән-сау калдык! Суларга һава юк!» - дигән сүзләр дә ишетелә. Бу видео шунда ук социаль челтәрләрдә таралды.

Свердловск өлкәсеннән 24 десантчы һәм бер җирле урманчыны хәзер бөтен ил белә. 17 май көнне Комсомольcкий поселогыннан ерак түгел урман массивында, район территориясендә штормлы һава торышы урнаша, бу хәл кичке якта була”.

Вагай урманчылыгы вәкиле Валерий Фрицлер бу хакта тулырак сөйли:

- Янгын көчле җил белән аларның палаткалары урнашкан якка юнәлә. Анда бөтен әйберләре кала, берни дә эшләп өлгерә алмыйлар. Зур тизлек белән килгән янгын телләреннән качып, тиз арада якындагы кечкенә елгага сикерәләр. Шулай гына котылып калалар. Ә икенче төркем икенче урында иде, анда - Ханты-Мансийск десантчылары - 9 кеше. Алар үзләренә мотопомпалардан су сибеп торганнар. Аларның да өлешчә палаткалары янган.

Бу вакытта араларында төркемнең җитәкчесе Ришат Кәримов та була. “17 майда мин янгын сүндерү төркеменең җитәкчесе итеп билгеләндем. Мине тиз арада отпускадан чакырып алдылар.

Урал федераль округының авиаурмансаклау десантчылары белән 200нче кварталга төшерделәр безне.

Мин янгынны карарга киттем. Бер ярым километр узганнан соң, көчле янгын күрдем. Безнең якта аның койрыгы гына булган икән. Мин киредән десантчылар янына килеп җиткәнче, бу ике ут кушылып өлгерделәр. Без ут эчендә калдык. Мин төркемне озатып килгәнгә, бераз соңга калдым. Елга янындагы сулы чокырга егылдым. Битем, кулларым, аркам пешеп өлгерде. Әгәр шунда егылып өлгермәгән булсам, тиз арада ут камап ала иде. Янгын үткәч, ярдәм чакырдык. Ярый кемнеңдер телефоны бергә булган. Ә болай алар яраксыз хәлгә килгәннәр иде. Безне килеп алып киттеләр. Мине 9 нчы өлкә больницасына урнаштырдылар. Хәзер инде өйдә дәваланам. Битем әйбәтләнеп килә. Кулларга күбрәк зыян килгән”.

Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин: “Без барлык урманчыларга һәм федераль көчләргә рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә торак пунктларга янаулар юк. МИ-26 һәм 2 МИ-8 вертолетлары эшли. Хәл гади түгел, әмма контроль астында. Урманчылар һәм федераль резерв бердәм эшли. Безгә урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм итүләренә бик шат. Барлыгы 38 урман янгыны һәм 21 ландшафтлы янгын булды”, - дип җылы сүзләрен җиткерде.

Өлкәдә табигать янгыннарын кисәтү өчен халык белән профилактик эш алып барыла, чөнки ут барлыкка килүнең беренче сәбәпчесе - элеккечә үк кешеләр.

Бер атнаның ял көннәрендә генә дә 888 янгынга каршы рейд үткәрелде, дип хәбәр итә региональ янгын саклау һәм янгын куркынычсызлыгы департаменты җитәкчесе Андрей Михнович.

Рейдлар барышында административ хокук бозулар турында 25 беркетмә төзелгән, штрафлар суммасы 50 мең сумнан артып киткән. Берничә мең кешегә инструкция ясалган һәм күрсәтмә агитация комплекты таратылган.

Төмән өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы дәвам итә. Гражданнарга урманнарга бару, дача һәм йорт яны участокларында ачык ут ягу тыела.

Зыян күрүчеләрне дәвалау буенча барлык чыгымнарны социаль иминият фондының Төмән бүлеге үз өстенә алачак. Хезмәткәрләр, аларның гаиләләре һәм медицина оешмалары белән реабилитация менеджерлары эшли. Төмән авиабазасының янгында зыян күргән ике хезмәткәренә дә больничный кәгазе өчен 100% түләнәчәк, ә һөнәри эшкә яраклылык дәрәҗәсен билгеләгәндә аларга шулай ук бер тапкыр бирелә торган һәм айлык иминият түләүләре билгеләнә.

Төмән авиабазасының Вагай филиалының беренче категориядәге урманчысы, янгын сүндерү төркеменең җитәкчесе Ришат Кәримов “Янгындагы батырлык өчен” медале белән бүләкләнәчәк.

Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. Шуңа да, саклык чаралары турында һәрвакыт онытмаска кирәк. Табигать көче – олы көч ул. Аны җиңәсе бик авыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836