Материалы

Эрнест Вәлеев – “Бердәм Россия” партиясенең лидеры

последние и лучшие новости искусства в мире

24-124-30 май көннәрендә өлкәдә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар буенча электрон алдан тавыш бирү уздырылды. Ә 30 май көнне хисап участокларында алдан тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды. Төмән өлкәсендә 89 катнашучы арасында Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданины Эрнест Вәлеев 135 меңнән артык тавыш җыеп, 1 урынга чыкты.

Эрнест Вәлеев 36 ел буе Тубыл, Юрга, Төмән прокуратурасы органнарында хезмәт иткән вакытта бик күп һөнәри тәҗрибә туплады.

Үзенең 60 яшенә җитү аңа лаеклы ялга чыгып, ял итү урынына яңа эшчәнлек өлкәсенә юл ачты. Бай шәхси практика аркасында аңа коррупциягә, законсызлыкка, терроризмга каршы, көч структуралары - полиция хезмәтенә, судларга, суд приставларына, Федераль куркынычсызлык, янгынга каршы хезмәтләргә, һәлак булган хезмәткәрләрнең балаларына, дәүләт хезмәте ветераннарына ярдәм итүгә юнәлтелгән гамәлдәге законнар булдыру өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылды. 1 класслы юстиция Дәүләт Киңәшчесе, генерал-полковник, РФнең Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары 2011 елдан башлап 2019 елга кадәр Федераль закон проектларына 64 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы булды. Алар нигезендә Дәүләт Думасы Коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән 90 закон кабул итә алды. Аларны комитетларда әзерләү һәм пленар утырышларда чыгыш ясаулар буенча Эрнест Абдулла улы шәхсән үзе шөгыльләнде. Бу мәсьәләләргә ул гомерен багышлады, шуңа күрә алдан тавыш бирү вакытында халыкның реакциясе уңай булды.

Хәнисә АЛИШИНА,
филология фәннәре докторы, профессор.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума