Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область заняла третье место в национальном рейтинге состояния инвестиционного климата в субъектах РФ в 2021 году. Санкт-Петербург шәһәрендә халыкара экономик форумда узган җыелышта РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, Төмән өлкәсенең берничә ел рәттән рейтингның беренче бишлегендә торганын билгеләп үтте: «Пандемиягә карамастан, төбәктә бизнеска контроль-күзәтчелек йөкләнелеше кимү, шулай ук инвестицион климатның гомуми яхшыруы билгеләп үтелде”.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Төмән эшкуарларына фикерләр һәм төбәк хөкүмәте эшенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде: «Пандемия вакытында зур утырышлар үткәрергә вакыт булмады: иҗтимагый берләшмәләр һәм эшмәкәрләр белән бик тиз, тыгыз коммуникацияләр федераль чаралар пакетына параллель рәвештә региональ чаралар кабул итәргә мөмкинлек бирде”, - диде ул. Соңыннан Александр Моор презентациядә катнашучыларның барысын да Төмән өлкәсенә чакырды. «Бүген без туризм үсешенә басым ясыйбыз. Бу инвестицияләр өчен тагын бер мөһим юнәлеш», - диде ул.

* * *

30-летний юбилей отмечает тюменская “Ребячка”. 30 ел эчендә «Ребячка» коллективы бер генә көнгә дә, хәтта пандемиягә дә карамастан, Төмән балалары турында кайгыртуның югары планкасын югалтмады. Бу турында Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Ольга Кузнечевских белдерде

“Бала лагерьда моңа кадәр яшәгән дөньяны яңадан фикерли. Аның нәрсә дә булса үзгәртергә, нәрсәгә дә булса ирешергә теләге барлыкка килә. Биредә балалар яңа дуслар табалар, яңа белем алалар. Һәр бала мондый балалар берләшмәсе аша узарга һәм мондый социаль тәҗрибәгә ия булырга тиеш», - дип сөйләде ул.

“Балалар Республикасы» үзәге 1991 елның 5 июнендә оештырылган. Ел саен үзәк Төмән өлкәсеннән, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларыннан дүрт меңнән артык бала кабул итә.

* * *

Тюменская автоинспекция взяла перевозку детей под особый контроль. Эш регион хөкүмәте департаментлары, белем бирү учреждениеләре һәм ташучылар белән үзара бәйләнештә алып барыла. Һәр баланы йөртү турында белдерү ЮХИДИ техник күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан карала, шул ук вакытта кирәкле документлар, автобус йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу яки булмавы тикшерелә. Кирәк булган очракта автоинспекторлар өстәмә мәгълүмат соратып ала, транспортны сәфәр алдыннан яки сәфәр барышында тикшерә.

Балаларның куркынычсызлыгы төрле ведомстволарның килешеп эшләвенә бәйле. Балаларны автобусларда йөртүне оештыручы затлар, ата-аналар, мәгариф учреждениеләре үзләренең җаваплылыкларын аңларга тиеш. Һәр сәфәр ЮХИДИ белән килештерелергә тиеш.

* * *

Более 63 тысяч детей отдохнут в летних пришкольных лагерях Тюменской области. Балалар өчен көндезге 456 мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты. Лагерьларга 6,5 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар йөри.

Җәй дәвамында барлыгы 21 көн дәвамында өч смена оештырылачак. Барлык лагерьлар да тулы көн режимында эшли, мәктәп хезмәткәрләреннән һәм җәлеп ителгән белгечләрдән кирәкле санда кадрлар белән тәэмин ителгән. Балаларның ялы җәйге ялны оештыру буенча эшләнгән программалар нигезендә тормышка ашырыла, алар экспертиза үткән. Программа төрле эш белән тәэмин итү рәвешләрен күздә тота: отряд чаралары, гомумилагерь вакыйгалары, спорт сәгатьләре, саф һавада уеннар, түгәрәкләр, секцияләр һәм башкалар.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума