Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гаилә учагы сүнмәсен

последние и лучшие новости искусства в мире

Равилә белән Эльвар Азисовларның парлы гаилә юлына аяк басуларына да ярты ел вакыт үтеп китте. Усак мәдәният йортында яңа гаилә коручы яшьләр өчен никах мәҗлесе узды. Никах – ул кәләш белән кияү, аларның ата-аналары өчен бик җаваплы вакыйга. Гаиләле булу татарларда электән хөрмәт ителгән, ә никахлашу мөселманнар өчен Аллаһы Тәгалә хакына башкарылучы изге гамәл дип кабул ителгән.

Ул никах кичәсендә Аллаһы Тагалә миңа да булырга насыйп итте. Бу кичә күңелдә җылы һәм якты хисләр калдырды.

24-3

Кичәгә күп көч куйган егетнең туганнары йөзләгән кешене сый- хөрмәт белән тәэмин иттеләр, өстәлләр тулы ризык булды.

Шәхсән бу гаилә турында язуымның сәбәбе бар. Чөнки яшьләр бик зур гаиләләрдән. Гөлсем белән Хәртүк Азисовларда 10 бала - 7 кыз 3 ир малай, ә катнаш гаилә Мезралеевларда - 8 бала. Людмила киленебез рус булса да, чиста татарча сөйләшә, балалары да татарча сөйләшәләр. Шуларга карап таң калам, сокланам.

Мәчетебезнең имамы Таһир хәзрәт никах хөтбәсен укыды һәм ана белән бала турында вәгазь сөйләде. Вәгазь шундый тирән эчтәлекле, мин аны күз яшьсез тыңлый да, сөйли дә алмыйм.

Кичә татар җырлар белән, тәбрикләүләр белән бизәлеп барды. Төрле уеннар оештырылды, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне Алсу Кучумова алып барды - бар яктан уңган хатын-кыз ул, җыр кирәксә, матур моңлы татар җырларын башкара, оста итеп биеп тә ала, күңелле мәзәкләр сөйләп, көлдерә дә. Иң мөһиме - «яшел елансыз» да кичә матур, күңелле үтте.

Дус, тату яшәсеннәр, бу матур пар! Аларга хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәламәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә Ходай насыйп итсен. Гаилә учаклары дөрләп янсын, бер дә сүнмәсен!

Мәгърифә апагыз ИМАНОВА,
Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836