Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Язмыш каргышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Илебездә коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, «Сөю чишмәсе» рубрикасына кыска хикәяләр язганым булмады. Моны мин илһам килмәве белән аңлатыр идем. Чынлап та, пандемия күпләрнең яшәү рәвешен үзгәртеп, кешелек кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Үземнең дә, 2 кабат коронавирус белән авыргач һәм махсус хәрби операция башланганнан бирле тормышка карашым төптән үзгәрде... Әмма тормыш алга бара. Табигатьнең сихри тәэсиредер - мин дә компьютер каршына утырып, уйга чумам. Шушы вакыт эчендә күпме тетрәндергеч, гыйбрәтле язмышлар турында сөйләүчеләр булды. Бүген аларның кайсысын языйм икән? Әлбәттә, иң фаҗигалесен, күңелләрне тетрәндергәнен, «Ышанмыйм, алай ук булмагандыр!» – дип әйтерлегеннән башлап җибәрергә булдым.

Халидә апа белән танышканнан бирле, телефон аша хәлләр белешеп, кайвакыт кунакка йөрешеп, аралашып яшибез. Ул 3 бала анасы, хәзерге көндә ялгызы калган кызына 2 оныгын тәрбияләргә булыша. Беркөнне шулай сөйләшеп, чәй эчеп утырганда, ул ачылып, 40 елдан артык эчендә саклаган серен чишеп салды. Аның сөйләгәнен башта гади гаилә тормышы, үзенең ыгы-зыгысы, мәшәкате белән, дип кабул иткән булсам, ахырда: «Кечкенә татар авылында мондый хәлнең булуы һич тә мөмкин түгел!» - дип күңелем ышанырга теләмәде. Халидә апаның рөхсәте белән, исемнәрен үзгәртеп, гайбәт түгел, гыйбрәт өчен аның тормыш юлын язып китәргә булдым.

Авылда, зур, тату, тулы гаиләдә үскән кыз, 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, «авыллар башкаласы» дип атаган шәһәргә укырга китә. Училищеда штукатурчы-буяучы һөнәрен алгач, үзен генә тәэмин итеп түгел, әти-әнисе, эне-сеңелләренә дә булышып, эшләп китә. Бераздан армия сафыннан кайткан авыл егете белән таныша. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына һәм вакыт узу белән гаилә учагын тергезерлек дәрәҗәгә җитә. Матур гына туй уздырып, яшәп киткәч, нәкъ 9 айдан, тормышларына ямь өстәп уллары дөньяга килә. Шул вакытларда ялгызы яшәгән каенанадан улына авылга кайтып яшәргә үгетләп язылган хатлар ява башлый. Тормыш иптәше Рәшид көн саен Халидәгә әнисенең авыр язмышы, 3 атадан туган балаларын зур авырлыклар кичереп, ничек аякка бастырганы, хәзер ялгызына хуҗалыкны алып барасы җиңел түгеллеген, төпчек улы булу сәбәпле, төп йортта яшәргә, бала бурычын үтәргә тиешлеге турында тукып тора башлый. Халидә салгалап куярга яраткан каенанасы янына барып яшәргә бер дә теләмәсә дә, иренең сүзеннән чыкмаска була. Шулай алар икесе дә эштән чыгып, булган әйберләрен күршеләргә өләшеп, кирәклесен чемоданнарга тутырып, Халидәгә бирелгән тулай торактагы бүлмәне тапшырып, шайтан суы колына әйләнеп өлгергән әниләре янына яшәргә кайталар. Гаиләсен яраткан Халидә каенанасының нәфрәт белән караган күзләренә, кайвакыт бәгырьләрне өзәрлек әйтелгән сүзләренә игътибар бирмәскә тырыша. Шулай да Рәшиденең аны яклап әнисенә сүз әйтмәгәненә хәтере дә кала. Ире аны чынлап яратамы соң? Әллә әнисен гаиләсеннән өстен күрә? Соңгы вакытта бу сораулар Халидәнең җанына тынычлык бирмәде.

Ниһаять, Яңа ел төне аның шикләнүләрен ачып сала. Яхшы гына салдырып өлгергән ире белән каенанасының биюләрен читтән карап утырган Халидәне аяз көндә яшен суккандай була. Үзен үтә иркен тоткан ананың улының бит очларыннан түгел, иреннәреннән, муеныннан үпкәнен, ә иренең әнисенең күкрәкләрен капшаганын күреп, башта исе китмәгән булса, кыланышлары дәртләнгәннән-дәртләнә барганын карап утырып, күзләренә ышанмас була. Бу коточкыч күренешне акылы бөтенләй аңларга теләмәде. Шул төннән соң Халидә Рәшиден авылдан алып китү ягын карый башлый. Хатын бу турыда сүз күтәргәч, айнып өлгергән ир бөтенләй сүзсез калды. Ул Халидә ничек әйтсә, шулай эшләргә тырышты, соңыннан алар төньяктагы шәһәргә күченеп киттеләр. Ләкин бу хәл озакка сузылмады. Әниләре кабат хатлар язып йөдәтте. Авыл советына мөрәҗәгать итеп, хурлык белән кайтару турында кисәтә торгач, алар кабат авылга кайтып төшәләр. Рәшид совхозда шофер булып эшли. Ә Халидә мәктәп ашханәсенә пешекче ярдәмчесе, табак-савыт юучы булып эшкә урнаша. Яшь гаиләгә совхоздан фатир бирелә. Матур гына шулай яшәп тә китәләр. Җәйнең бер кичендә иренең ишегалдында эшләнеп йөргән җиреннән юкка чыкканын күргәч, Халидә улын йоклата да, эзләргә чыгып китә. «Әнисендәдер, бергәләшеп эчәләрдер әле», - дип уйлап, туры каенанасының йортына юл ала. Ул урамда уйнап йөргән балалардан: «Рәшид абыегызны күрмәдегезме?» – дип кызыксынып сорап та куя. Алар бертавыштан: «Әнисендә ул», - дип җавап бирәләр. Халидә улы белән бер өстәлгә утырып аракы чөмергән оятсыз ананы, инде бөтенләйгә сәрхүшкә әйләнеп барган ирен нинди сүзләр әйтеп сүгәчәген күңеленнән кичергәч, эчендәге ачуы ташып чыгар хәлгә җитешә. «Алкашлар! Исерек башлар!» - дип кабатлый-кабатлый ишек тоткасына килеп тотынуга, ишек ачылмагач, башта йодрыгы белән шакырга, аннары ачуыннан аягы белән типкәләргә керешә. Ишекне ачучы булмагач, Халидә тәрәзәдән-тәрәзәгә күчеп, өй эчен күзәтте. Шул чак ул Рәшиден караватта әллә нәрсә белән мәш килгәнен күреп ала. Хатынның башында меңләгән уйлар чуала. Абзар эченнән иске балта табып, ишекне ватарга кереште. Өй эченә атылып кергәч, күпме эзләсә дә, анда ире белән әнисеннән башка беркемне дә таба алмады...

Халидәнең бу хәл башына һич тә сыймады... Хәзер генә, аның күз алдында гомергә «юып» бетерә алмаслык гөнаһ башкарылганын сизенеп, тез буыннары калтырап, башта кулыннан балтасы төште, аннары әкренләп үзе идәнгә чүкте. Әрнүле нәфрәт, җан ачысы бугазын кысты. Аяклары атламас булып, сүз әйтерлек хәле калмады. Тик исерек каенанасы гына тузынды. Ярты сәгать котырынганын, ямьсез итеп сүгенгәнен тыңлап, бераз һушына килгәч, Халидә үзендә тагын көч тойды. Стаканнарга аракы салып, берсен улына тоттырып, аннары көчләп чәкештереп маташкан каенанасының башына өстәлдәге таба белән китереп сугып, шуның белән ирен кыйнап, гөнаһка шаһит булган йорттан тизрәк качу ягын карады. Ул көнне ире өйгә кайтмады. Халидә улын куркытмас өчен, тавышсыз гына елады. Аннары бер фикергә килеп, әйберләрен җыеп әзерләде. Иртә белән каенанасы йортына барып, белешеп кайтырга булды. Ул килеп керүгә, ана белән улы, бернәрсә булмагандай, өстәл артында аракы эчеп, ашап утыралар иде. Халидә иренә аерылу турында сүз башлагач, каенана: «Әйдә, кайт, кем сиңа зар елаган ди! Йөрмә безгә комачаулап. Улымны «иләмәнткә» бирсәң, мин сиңа каршы гариза язачакмын, белеп тор шуны!» – дип кисәтте. Иренең авыз ачып бер сүз дәшмәгәне, акланмавы, гаиләсен саклап калырга тырышмавы Халидәнең өмет чаткысын тәмам сүндерде. «Миңа хәзер нишләргә? Кая барырга? Аерылып кайтып, гайбәтчеләргә азык булып, әти-әнинең йөзенә кызыллык китерергәме?!.. Улым атасыз үсеп, миңа рәхмәт әйтерме? Аны үзем генә аякка бастыра алырмынмы, авыр булмасмы?» - дигән уйлар күңелен борчыды. Ләкин уйлаган адымыннан ваз кичәрлек бернинди сәбәп тә, теләк тә табылмады...

Халидә туган йортына кайтып яши башлагач, әти-әнисе кияүләренең эзләп киләчәгенә бер дә шикләнмәделәр. «Хатыны белән ачуланышса, монда тыпырдап торган улы үсә бит», - дип үзләренчә хөкем сөрделәр. Халидәгә сиздермичә, кияүне көттеләр. Аңа дип табан балыгын тозладылар да, киптерделәр дә. Уылдыгын тозлап, базга төшереп куйдылар. Тик кияү генә күренмәде. Беркөнне әнисе түзмичә, Халидәдән аерылышу сәбәбен сорашты... Һәм шул көнне ата белән ана баздан уылдыкны чыгарып, бәрәңге пешерделәр.

Вакыт үтә торды, көчле рухлы Халидә шәһәргә барып эшкә урнаша. Әти-әнисе оныкларын бик яратсалар да, Халидә аны үзе белән алып китә. Бераздан бер егет белән танышып, аның белән гаилә корып җибәрәләр. Бу гаиләдә тагы 2 бала туа. Үги ата Рамилне якын күрә, хәтта үз исеменә яздырырга тели. Ләкин Халидә: «Ничек алай? Улымның үз атасы бар бит! Дөнья хәлен белеп булмый, бүген улы турында кайгыртмый икән, кем белә, бәлки, ул да акылга килер әле», - дип, өметен җуймый. Әмма Рамил 11 нче сыйныфта укыганда, кайвакыт салып куярга яраткан үги атасына күрсәтеп: «Әни, син әтиемне эчкән дисең, ә үги әти дә шулай ук эчә бит?» – дип гаепләгәндәй әйткәненә, Халидә улына хәлнең ничек булганын сөйләп бирә. Рамил берничә көн сөйләшмичә йөргәннән соң, үги әтисе фамилиясен алырга ризалык белдерә. Әтисенең рөхсәтен сорарга барганда, гомерләрендә беренчегә күргән әтисе белән әбисе аны бик тыныч каршылыйлар. Үзенә карата мондый ваемсызлыкны күреп, башта бу адымына икеләнгән булса, әтисенең бер литр аракыга алыштырырга ризалашканын ишеткәч, ике арада бәйләнеш өзелә...

Рәшид белән әнисенең гомерләре фаҗигале рәвештә өзелә. Әнисе авырып, үлем түшәгендә ятканда да, тән сызлавын аракы белән баса. Беркөнне Рәшид шул яшел елан эзләп урамда йөргәндә, ут чыгып, өйләре янып китә. Җан бирә алмыйча, газапланып яткан ананы, авылдашлары, күпме тырышсалар да, коткарып кала алмыйлар. Әнисенең газаплы үлемен Рәшид бик авыр кичерә. Үзен гаепләп, үз-үзенә кул салырга теләгән чаклары да була. Аннары күрше авылда ялгызы яшәүче әбигә йортка кереп, шулай ук көне-төне хәмер эчеп яшәгәннән соң, каядыр ул да юкка чыга. Кызыксынучы, эзләүче табылмагач, күршеләре дә анын турында оныталар. Бары тик яз көне абзар янында өелеп яткан тиресне алырга килгән әбинең туганнары тирес астыннан Рәшиднең үле гәүдәсен сөйрәп чыгаралар...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836