Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Серле телефон»га бер ханым шалтыратып: «Озак уйланып йөргәннән соң, сезнең белән сөйләшеп карарга булдым. Бәлки, акыллы киңәш бирерсез?» - диде, бик өметләнеп.
- Улымның киләчәге өчен борчылам, хатыны белән аерылышалар да, кире кайтышалар. Инде андый тормышка өйрәнеп тә беттеләр, ахры, ә алар өчен ике бала җәфа чигә. Быел оныгым мәктәпкә укырга керергә тиеш, ә киленем тагы аерылып авылга кайтып китте. Ә хәл болай башланды: улым 18 яшендә өйләнде, булачак киленемә ул чакта 16 яшь кенә иде. Өйләнергә иртә әле дип карасак та, тыңламадылар, безгә үч итеп зур оныгыбызны «әзерләп» куйгач, гөрләтеп туй ясадык. Киленебез әти-әнисенең ялгыз кызлары булгангамы, тәкәббер, ялкау, дорфа холыклы булып чыкты. Бала белән булгач, башта моңа әһәмият итмәдем. Ә хәзер дә киленем кунакка килсә, «акыллы» киңәшләр биреп янымда карап утыра, мин иелә-бөгелә идәннәр, ашап туйсалар табак-савытларны юам. Аның өчен бу гадәти хәл. Ә әтиләре киленемне бөтенләй күрә алмый, аңа карата «претензия»ләре миңа эләгә.
Ләкин бусы бер хәл, тавыш-гаугасыз кына яшәсеннәр өчен мин барына да түзәргә риза. Киленемнең тагы бер күңелемә ошамаган ягы бар – улымны безгә каршы булырга өйрәтә. Шул чак алардан дус яшәүче гаилә юк, улыма ярарга янында йөгереп йөри башлый. Яшәсеннәр генә дип, башта тулай торакта бүлмә сатып алдык. Анда яшәп килештерә алмадылар. Аннары ике бүлмәле фатир алдык. Аны да «забегаловка»га әйләндерделәр, өй эчендә ямь юк, хатын-кыз кулы җитешми. Кәефе булганда, тәмле итеп пешерә, анысына сүз юк. Соңгы 2-3 елда улым вакыты белән эчеп ала, холкы бик үзгәрде: сүз күтәрми, кызып китә, эчсә, беркемне дә тыңламый. Андый чакларда килен балаларны алып әти-әнисенә кайтып китә. Ә улым өйләрендә үзе генә калып, төрле маҗараларга эләгә. Мин аңлыйм, бик иртә өйләнештеләр, көндәге тормыш белән хисләр дә суынгандыр. Төрлечә уйлап карадым, аннары улым белән сөйләшеп: «Яши алмагач, аерылышыгыз да, үз бәхетегезне эзләгез», - дидем. Ул ятлап куйган кебек: «Ул минем - матур, акыллы, укымышлы, тәмле пешерә...» - дип тезеп китте.
Икенче гаилә турында уйларга да рөхсәт итмәде. Үземнең кайгымны бер ханыма сөйләгәч, адрес биреп, шул хатынга барырга кушты. Чарасызлыктан, динебез кушмаса да, олы гөнаһ алып, мин, соңыннан үкенерлек булмасын дип, адрес буенча барырга булдым. Бер эчеп «туйган» чагында улымны шунда барып кайтырга күндердем. Баргач, улымны күрү белән әлеге хатын аның тормыш юлын үзе үк сөйләргә кереште. Без авыз ачып, сүз кыстыра алмыйча, гаҗәпләнеп, тик тыңлап утырдык. Аннары ул: «Сиңа ике кеше бозым ясаган: берсен – сине үзеннән җибәрмәс өчен хатының, икенчесен – чит бер кеше, аракыга ясап эчерткән», - дип вакытын да, хәлнең ничек булганын да сөйләп бирде. Улыма бер айдан кабат килергә әйтеп, аракыга кагылмаска кушты. Шуннан улым бөтенләй үзгәрде. Билгеләнгән вакытка яңадан шул хатынга үз теләге белән барды. Элек хатынын кайтарырга түзә алмый иде. Ә бу юлы ул шундый тынычланган, гаиләсенә шалтыратмый да, хәтта чит хатын-кызлар белән дә кызыксына башлады. Ә килен, күрәсең, бу үзгәрешне тоеп, кайтырга булып киткән. Ике бала белән кая бара соң?! Улым да балаларына сагына. Киленем дорфалыгы аркасында бер эш урынында озак эшли дә алмый. Шунысы тагы: иремнең апасы шалтыратып: «Киленегез минем килен белән аралаша башлагач, гаилә тормышлары бозылды. Сүз әйтерлек түгел, тырт-пырт булып, әниләренә кайта да китә», - дип зарлангач, ак эт бәласы – карага, дип уйлаган идем. Бераздан үз апам: «Киленең кызыма шалтыратып: «Иреңне хыянәттә тотасың киләме? Минем иптәш кызыма «В контакте»да хатлар язып аптырата», - дип әйткән. Ярый, кызым югалып калмыйча: «Без ул хатларны бергәләп язабыз», - дигәч, берсүзсез телефонын ташлаган», - дигән хәбәр җиткерде. Шуннан соң уйлыйм – үзенең тормышы бармагач, аралашкан дусларының да тормышларын бозарга уйлый ахры ул. Ярар, моңа керешмим, һәркем үзе өчен җавап бирә. Әмма беләм, улым белән алар бергә дә яши алмаячаклар. Бозым белән үзеңә каратып, бәхетле яшәп булмый шул. Күпмегә хәтле шулай газапланырлар икән? Яхшы тормыш күрми яшьлекләре үтә бит! Ләкин моны аларга ничек аңлатырга соң?!» - дип өзгәләнде.
Кызганычка, бу апага мин берничек тә ярдәм итә алмадым. Чөнки кеше тормышы безгә караңгы. Белмәссең, таяк ике башлы булган кебек, бу очракта да гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин...
Рәүфә КАНГАЗИНА.