Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тормыш юлы мәктәп, укучылары белән бәйле булган ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенинның «Белик туган телебезне» дип аталган китабы чыкты. 50 данә белән Тубыл шәһәре «Полиграфист» типографиясендә басылган китапны Сөнгатулла Хәкимҗан улы укучыларына таратты. Шигырьләр җыентыгында авторның шәһәрдә яшәп иҗат иткән, күренекле шәхесләргә багышлап язылган, Бөек Җиңү көненә, илебез сакчыларына багышланган шигырьләре кергән. Сөнгатулла Бекенин күп еллар себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә җырлый, шигырьләр сөйли. Шуңа күрә, ветеран укытучы үзенең иҗатташ дусларына багышлап шигырьләр язган. Җыентыкта өлкә газетабыз «Яңарышк»ка дип иҗат иткән шигырьләрен дә укучылары яратып укыйлар. Сөнгатулла Бекенин тормыш иптәше Заһидә апа белән илебез патриотлары булып, туган телләрен саклап, татар теле һәм әдәбиятын белеп, яшьләргә үгет-нәсихәтләрен, теләкләрен теләп яшиләр.

Римма Умитбаева.
Җиңү көненә
Барча милләт халкы бердәм
Чиксез горурлык белән,
Каршылый Җиңү көнен -
Чын батырлык бәйрәмен.
Халыкның иң зур бәйрәмен
Көтеп ала һәр кеше;
Һич кимсетми батырлыгын,
Ветеранның күз яше.
Таң калдылар халкыбызның
Сынмас чыдамлыгына,
Бердәмлеккә таянган
Тиңсез батырлыгына.
Җимерделәр шәһәрләрне,
Какшатып хуҗалыкны,
Кайгы-сагышка салдылар
Бер гаепсез халыкны.
Гариплек, ятимлек, ачлык
Китерде сугыш халыкка;
Һәлак итте яшь буынны,
Газиз аналарыбызны
Салып тирән сагышка.
Алып китте явыз сугыш
Күп миллион корбаннар;
Аларның истәлегенә
Яна «Мәңгелек утлар».
Киләләр бүген милләтләр
«Мәңгелек ут» янына,
Әйтергә мең рәхмәтләр
Корбаннарның җанына.
Рәхмәтләр тиеш әйтергә
Дөнья халкы аларга.
Гитлер кабаласыннан
Мәңгегә коткарганга.
Кайта кебек үлгәннәр
Елына бер күрергә:
Газиз ана сагышын,
Тол хатыны җәфасын,
Ятим бала язмышын.
Моннан соң җир йөзендә,
Булмасыннар сугышлар!
Күрмик сугыш җәфаларын,
Тыныч булсын тормышлар.
Сөнгатулла Бекенин.