Зарина Карымова мәктәптә җырларга, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашырга ярата. Ул Тубыл шәһәренең Д.Н.Лицман исемендәге гимназиясендә 8 нче сыйныфта яхшы билгеләргә укый. Вокал буенча җырларга 3 яшеннән «Синтез» мәдәният үзәгендә өйрәнә. Ялгызы һәм ансамбльдә җырлый. Рус, татар, инглиз телендә җырлар башкарып призлы урыннарга лаеклы була. Зарина соңгы уңышлары белән уртаклашып: «Май аенда Казан шәһәрендә узган «Музыкаль йолдызлы олимп» бәйгесендә катнашып беренче урынга лаеклы булдым. Шулай ук беренче урынга лаеклы булган «Ян гөл» ансамблен (җитәкчеләре Зөфәр Янгулов) һәм мине Мәскәүдә үтәчәк финал бәйгесенә дә чакырдылар.

Минем өчен һәр чыгыш, бәйгедә катнашу чын мәгънәдә эмоциональ-дулкынландыргыч мизгел. Мин бәйгеләрдә катнашкан вакытымда җитәкчеләремнең киңәшләрен тыңлап, аларның ярдәмен тоеп уңышларга ирештем. «Синтез» сәнгать һәм мәдәният үзәгеннән Татьяна Горбунова җитәкчелегендә күп бәйгеләрдә катнаштым. Җиңүләремнең берничәсен искә алып китәсем килә. Иҗади юлымда берничә тапкыр призер булдым. Гран-при һәм халыкара бәйгеләр лауреаты исемен алдым. «Роза ветров» 31 нче Халыкара сәнгать осталары бәйгесендә катнашып лауреат дипломын алганыма шатмын. Минем өчен әһәмиятле этап - Мәскәү шәһәрендә узган бәйге дип әйтер идем. Башкалабыз үзенең кабатланмас тормыш ритмы һәм бәйгеләрдә катнашырга ераклардан килүчеләргә сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләре белән каршы алды. Уфа шәһәрендә узган «Йолдыз туу» Бөтенроссия музыкаль-сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнашып халык һәм эстрада вокал номинациясендә Гран-при дипломына һәм бүләгенә лаеклы булдым. Уфа шәһәренең дәүләт сараенда «Җиңү балалары» гала-концертында җиңүчеләр составында Россия Федерациясенең Гимнын башкаруга чакыру бирелде. Санкт-Петербургта узган Халыкара фестиваль-конкурсында узган «Талантлар уңышы», Мәскәү шәһәрендә узган «Талантлар уңышы», «Халыкара күп җанрлы» конкурсында Гран при дипломына лаеклы булдым. Төмән өлкәсенең Сургут шәһәрендә «Музыкаль йолдызлы олимп» конкурсында оста чыгыш ясап «Музыкаль йолдызлы олип» проектының «Талантлар йолдызлыгы» Халыкара конкурс фестивалендә гран-при дипломы белән бүләкләндек. Төмән шәһәрендә узган «Йолдызлар булу» төбәк һөнәри бәйгесендә Гран-при дипломына һәм бүләгенә лаеклы булдым. Артекта узган «Талантлар гала-концерты»нда катнаштым. Бу уку елы минем өчен уңышлы булды. Киләчәгем өчен үсеш елы да дип әйтер идем.
Быел апрель аенда Артекта булырга мөмкинлек булды. «Йолдызлар кабызган Артек» онытылмаслык якты мизгелләр хәтеремдә калдырды. Монда мин икенче мәртәбә катнаштым. Артекта узган Гала–концертның гран-при иясе булганыма шатмын», - диде. Зарина аралашучан, татар мәдәниятен, телен яраткан өлгер кыз. Ул гимназиядә 4 һәм 5 билгеләренә генә укый. Татар җырчыларыннан - Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова башкаруында җырлар тыңларга ярата. «Безнең гаиләдә әтиемнең әти-әнисе, минем әтием, аның абыйсы, сеңелесе дә җырларга яраталар. Мин татар җырларын тыңлап үстем. Бу юнәлештә ирешкән уңышларым өчен укытучыларыма, кече яшемнән минем сәләтемне үстерергә ярдәм иткән, мине яраткан әти-әниемә рәхмәтлемен», - ди. Заринаның уңышлары белән гаиләсендә әти-әнисе, абыйсы, энесе, туганнары да горурланалар. Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган сәләтле кыз Заринага киләчәктә дә актив булырга, алга таба да иҗади уңышларга ирешүен телибез.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Зарина әнисе Лиана, әтисе Тимур белән.