#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сабантуйлар чоры башлана

последние и лучшие новости искусства в мире

24-18Изге Рамазан ае тәмамланып килә. Өлкәдә җәйнең көтеп алынган милли бәйрәме – Сабантуйлар чоры башлана. Сабан туеның бу айда үткәрелмәве гадәти хәлгә әверелеп бара. Халкыбыз милли, рухи асылына кайтып, эчүчелек, тәртипсезлек кебек чирләрдән әкренләп арынып килә. Сабан туенда күптән инде исерткеч эчемлекләр сатылмый, күп оештыручылар дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыкларның да булмавын күзәтә. Шуңа да авып-түнеп ятучылар да очрамый диярлек.

Быел да Ураза бәйрәме 25 июньдә була һәм район, өлкә Сабантуйлары да шул көннән генә башланып китәләр. Ялутор районының Аслана авылында мәктәп янындагы мәйданда үтәчәк район күләмендәге милли бәйрәмгә тырышып әзерләнәләр. 25 июньдә монда районның барлык авыл җирлекләре вәкилләре җыелачаклар. Татар, катнаш, рус “йорт”лары тәкъдим ителәчәк. “Иң зур чәк-чәк” шоу-конкурсы оештыралачак. Тагын да ат чабышлары, “Көрәш”, армрестлинг, гер күтәрү, канат тарту бәйгеләрендә көч сынашырга була. Спорт ярышларының бу төрләрендә Ялутор районында яшәүчеләр генә катнаша ала. Ә һәркемне иң көчле ирләр өчен, капчык сугышы, “Бәхетле пилмән” бәйгеләре, милли уеннар, гаилә эстафеталары, “Бассейн” аттракционы көтә.

Аерым мәйданчыкта балалар Сабан туе үткәрелә.

24-17Бәйрәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәбрикләү белән башлана. Аннары иң яхшы иҗади коллективлар сәхнәдә искитмәле тамаша вәгъдә итәләр. Район хор коллективлары фестивалендә җиңүчеләр бүләкләнә. Аслана сәнгать осталары үзенчәлекле чара оештырмыйчан калмый, әлбәттә. Бу – “Супер талант иясе” батл-шоу. Анда 3 турда: такмак әйтү, төйдерү, җыр буенча җиңүче сайлана.

1 июльдә Төмән районы үз бәйрәменә Турай авылына чакыра. Төмәнлеләр, гадәттәгечә, үзешчәннәрнең иҗади чыгышлары белән куандырачаклар. Һәр милләттәшләребез күпләп яшәгән авыл хакимияте үз “йорты”, милли аш-сулары, спортчылары, сәнгать осталары, кунакларны каршы алганда борынгыдан килгән йола күрсәтү белән сынашачаклар. Милли көрәштә (2001 елда туган һәм өлкәнрәкләр катнаша ала), кул көрәшендә, канат тартуда җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар. Бәйрәмнең бизәге – ат чабышы.

8 июльдә өлкә Сабан туе Яркәүдә стадионда узачак. Барлык татарлар күпләп яшәгән районнардан үзешчән коллективлар, аерым башкаручылар, халык осталары, спортчылар, көрәшчеләр, ат чабышларында, гер күтәрүдә җиңүчеләр, милли аш-су осталары һәм башкалар катнашачаклар. 24-16Район җыелмаларының милли гореф-гадәтләребезне белүләре , бәйрәм йолаларын башкарулары, милли ризыкларны пешерү сәләтләре, милли көнкүрешне булдыру рәвеше, иҗатлары күзәтелеп, җиңүчеләр билгеләнә һәм аларга диплом, кыйммәтле бүләк, грамоталар тапшырыла.

9 июльдә Тубыл шәһәре кунаклар көтә. Александров бакчасында олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп, көч сынашып, ел буена җитәрлек дәрт туплаячак.

Сабантуй – язгы эшләр тәмамлангач үтә торган бәйрәм. Халык туган, дуслары белән очрашып, рәхәтләнеп сөйләшергә, рухи байлыкларыбызны тамаша кылырга да өлгерә.

Еллык көч, дәрт туплап калырга ашыгыгыз, якташлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836