#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ураза гаете мөбарәк булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

Поздравляю всех жителей Тюменской области, исповедующих ислам, с наступлением праздника Ураза-байрам, знаменующего окончание священного месяца Рамадан.

Ураза-байрам занимает особое место в сердцах мусульман. Древние традиции праздника бережно хранятся и передаются из поколения в поколение. Они имеют глубокий нравственный смысл, символизируют истинные ценности культурного и духовного наследия ислама, основанного на идеалах справедливости, добра и милосердия.

Мусульманскую умму Тюменской области отличает сплоченность, верность обычаям предков, добрые взаимоотношения с представителями разных народов, религий и культур. Для региона очень важна просветительская и образовательная деятельность духовных объединений мусульман. Их плодотворные усилия по решению важных социальных проблем, укреплению института семьи, воспитанию подрастающего поколения способствуют гармоничному развитию Тюменской области, служат надежным фундаментом взаимного доверия и уважения.

В этот замечательный день желаю вам мира, благополучия и взаимопонимания.

Губернатор Тюменской области В.В.Якушев.

* * *

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм.

Рамазан ае – ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакъләнү, игелек һәм рәхимлелек – шәфкать кылу мөмкинлегенә ирешә.

Бүген мөселман дөньясы чын-чынлап яңарыш кичерә. Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле илебездә традицион ислам тарафдарларының илнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары әһәмияткә лаек.

Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим!

PS. 25 июньдә 9.00 сәгатькә Ямбайдагы Нигъмәтулла хаҗи мәчетендә Гает намазына рәхим итегез!

Үзәкләштерелгән дини оешма – Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе - мөфти Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.

* * *

Быелгы рәхмәт һәм мәгърифәт ае булган изге Рамазаннан соң, алда олуг бәйрәм – Ураза гаете. Әлеге көнне һәр мөселманга гает намазы уку, фәкыйрьләргә садака биреп, хөрмәт күрсәтү – саваплы гамәл.

Гает намазына барыр алдыннан, таң атканчы, бер татлы җимеш белән ифтар кылына.

Бу көнне иртәрәк торып, госел коену, яхшы киемнәр кию һәм хушбуй сөртү күркәм гамәл санала.

Гает өч көн дәвам итә, бәйрәмне туганнар һәм кардәшләр арасында кунакка йөрешеп, тәмле ризыклар пешереп, шатлык белән үткәрү сөннәттер.

Рамазан аенда мәчетләрдә сафлар саны арта, нәфел намазлары, Коръән уку ешая, күпләр ураза тота, Шәүвәл аена чыгу белән дә бу гамәлләр кимемәсен иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Кем Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ел буе ураза тотканның савабына ирешер һәм Аллаһы бу бәндәнең тәнен тәмугъка хәрам кылыр”. Рамазан аенда ниндидер сәбәпләр аркасында тотылмый калган ураза көннәре булган кешеләр башта ул көннәрен тотып, аннан соң Шәүвәл ае уразасын тотса, дөрес булыр.

(Ислам календаре”ннан).

* * *

Безләргә кояш җылысын, яктылыгын бүләк иткән, җир-күкләрне яратып, яңгырлар, карлар яудырып, шуның белән безгә барлык җимешләрен дә ризык итеп тәкъдим иткән, безне төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә хамед һәм сәнәләр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак Илчесе, бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.

Чистарынып, пакь киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен Гаед фитыр намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, якташлар!

Сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: Әссәләәмүгаләйкүм үә рахматүлләһи үә бәрәкәтүһ! Быел безнең Төмән шәһәрендә бик күп яшьләребез китаплардан ураза турында хәдисләрне укып, хәтта, Рамазан аена хәтле Рәҗәб, Шәгъбан айларында да ураза тоттылар. Бу аларның күңелләрендә иман нуры көчәюен, дингә зур адымнар белән тартылуларын күрсәтә.

Быел, аеруча, үткән елларга караганда, безнең себердә уразага әһәмият артыграк булды дип әйтер идем. Бөтен мәчетләрдә диярлек тәравих намазлары укылды. Күпләрендә көн дә диярлек яки көн аша ифтар – авыз ачу мәҗлесләре кабатланып торды. Бөтен мәчетләребездә Кадер киче таң атуга хәтле дәвам итте дисәм хата булмас. Бигрәк тә изге айның соңгы ун кичендә мәчетләр мөселманнар белән тулы булдылар. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткән өчен, Аллаһны олылагыз, шөкер итегез”.

(“Бакара” сүрәсе, 185нче аять).

Әлхәмдүлилләһ, ай буенча ураза тоттык, тәравих намазларын үтәдек, шуның белән бергә дуслык һәм шатлык мәҗлесләре – ифтарларда катнашып, авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Ул мәҗлесләребездә һәр көн Коръән Кәрим аятьләрен тыңлап, файдалы вәгазьләр ишетеп күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык.

Хөрмәтле себер мөселманнары, милләттәшләрем!

Бу дөньяда вакытлыча яшәп, барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Ни кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкер кылуны кичектерә, дөнья һәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “Исегездәме, Раббыгыз сезгә: шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтләремне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер”. (“Ибраһим” сүрәсе, 7нче аять).

Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да риза булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чиста, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Инша Аллаһ, сау-сәламәт булып киләсе елларга да ошбу мөбарәк булган Рамазан Шәриф айларын зур әзерлекләр белән көтеп алып, уразалар тотып, зәкят әл-фитырларыбызны ятим-мохтаҗларга тапшырып, аларны куандырып, шатландырып Төмән өлкәсендә иман нурларын зур күләмдә таратырга насыйп булсын.

Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе (ДУМ АЧР) баш мөфтиенең хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836