Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Коммунисты во главе с Зюгановым внесли в Госдуму законопроект “О детях войны”. КПРФ дәүләт Думасы лидеры Г.Зюганов депутатлары белән “түбән палата»га ”Сугыш балалары турында” дигән закон проектын керттеләр. Анда 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 4 сентябренә хәтле туган гражданнарны аерым льготалы категориягә кертеп, социаль ярдәм күрсәтү тәкъдим ителә.

* * *

В областной столице открылся многопрофильный центр «Мать и дитя». 21 июнь көнне Төмәннең Медицина шәһәрендә “Ана һәм бала” клиника госпиталенә нигез салыну чарасында өлкә губернаторы Владимир Якушев, “Ана һәм бала” компаниясе төркеме җитәкчесе Марк Курцер, “Ана һәм бала. Урал” региональ директоры Алсу Назыйрова, “Ана һәм бала. Төмән” оешмасы җитәкчесе урынбасары Лилия Сабирҗанова катнаштылар. Билгеле булганча, әлеге үзәкне төзү турындагы килешү ел башында кабул ителде. Проект 3,5 млрд сум тәшкил итә. Яңа үзәктә бер меңгә якын белгеч эшләячәк дип карала.

* * *

Польские фрукты и овощи – под запретом. Төмән таможня хезмәткәрләре Тубыл шәһәрендә контроль тикшерү чаралары вакытында Мәскәүдән Түбән Варта шәһәренә баручы йөк машинасын тикшергәч, санкцияләнгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр таптылар. Борыч, алма, груша, суганнар Россиягә каршы чаралар башкаручы Польша иленнән булу сәбәпле, Президент указы нигезендә әлеге йөк полигонда юк ителгән.

* * *

“Тюменский бройлер” выпустил два новых вида мясных деликатесов. “ПРОДО Тюменский бройлер” (Төмән районы) кош фабрикасы продукциясенең ассортиментын күбәйтергә планлаштыра. Бу көннәрдә тагын ике төр ит деликатесы базарга чыгачак. Шулай ук “Хәләл” продукциясе төрен “Көньяк” дип аталган ветчина тулыландырачак. Моннан башка июль аенда кош келәтләре яңартылып, яңа җиһазлар куелачак.

* * *

Из Рощино начались регулярные рейсы в Грецию. Ellinair авиакомпаниясе тарафыннан Төмәннән Салоники (Греция) шәһәренә даими авиарейсы ачылды. Очыш вакыты - 5 сәгать тә 15 минут. Салоникидан Төмәнгә беренче рейс 10 июньдә ясалып, Греция иленә 87 төмәнле китте Ике шәһәр арасында даими рейслар ике атнага бер ясалачак. Грециядән пассажирлар җомга көнне - 21.20, ә Төмәннән шимбә көнне - 05.50 сәгат ьтә кузгалачаклар. Төмәннән рейслар 24 июнь, 8 һәм 22 июль, 5 һәм 19 август, 2 һәм 16 сентябрь көннәренә билгеләнгән.

* * *

В Тюмени откроется завод по переработке вторсырья. Төмән шәһәрендә аена 500 тонна пластикны икенче чималга әйләндерүче яңа оешма ачылачак. Әлеге проект 2018 елның яз айларында дөньяга ашырылачак дип көтелә.

* * *

Из-за погоды в Тюмени отменили праздник в честь Дня отца. Төмәндә каты җил һәм яңгырлар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүе буенча 19 июньгә билгеләнгән “Әти көне” 23 июньгә 17.00 сәгатькә күчерелде. “Күләгәле” скверда кунакларны ”Водник” мәдәният йорты иҗади коллективларының концерты, балалар һәм зурлар өчен төрле интерактив мәйданчыклар көтә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума