#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“1943 елның кышы иде...”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-3Түбән Тәүде районы, Киндерледә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Дәүләтгәрәй Җиһангәрәй улы Хәбибуллин авылда ир-атлардан иң өлкән кеше. Ул 1929 елның августында туган. Киндерледә, тирә-як авылларда олысы-кечесе Дәүләтгәрәй абыйны хөрмәт итә, ул зур абруй казанган якташыбыз. 1997 елның июнь аеннан Киндерле мәчете рәисе вазифасын үти. Районда башка татар авылларында да мәчет ачтыруда булышты.

Без, очрашып, Дәүләтгәрәй абыйдан ачы сугыш чорына туры килгән үсмер чагы, яшьлек еллары турында сораштык.

- Без гаиләдә 7 бала үстек, мин - өченчеләре. Әтием – Җиһангәрәй Җиһанша улы 1893 елда туган. Сугышка 1941 елны кышын 7 кеше китте, шулардан әти берүзе генә исән кайтты. Сугышта бик күп авылдашлар һәлак булдылар.

Әти 1943 елны каты яраланып, култык таякларында кайтып керде. Заводоуковск шәһәрендә өч тапкыр операция ясатты, мантый алмады, 1948 елны җәрәхәтләрдән үлде. Гаиләнең бөтен авырлыклары тыл ветераны Бибиҗиһан әнием җилкәсенә төште. Солтангәрәй абыем Свердловск өлкәсе, Первоуральск шәһәрендә хезмәт армиясендә булды, ул хәрби торбалар заводында эшләде. Штангачы иде, спорт өлкәсендә заводның намусын яклады. Күп орден-медальләр белән бүләкләнде, 87 яшендә вафат булды.

Мин 4 сыйныфны тәмамлаганымда   сукага төштем.

1943 елның кышы иде. Миңа 14 яшь. Сугышның уртасы гына, ашарга берни юк, нишләргә? Җирле себер татары сунарчы Олат әкә Сәйдуллин белән (Риза абыйның әтисе) чана сөйрәп, җәяү урманнар аша туры юлдан Яркәү районы, Тумат (Сакандыковские) авылына киттек. Ул авылда әнинең апасы кияүдә иде. Ераклыгы 100 чакрымнан артык булгандыр, белмим, өч көн бардык. Тукман артында Александровка дигән чуваш авылы бар иде, хәзер ул юк, анда кереп кундык. Атлыйбыз, бүреләр улап янәшәбездә баралар. Тумат авылына җитәргә берничә чакрым калгач, Олат әкәнең хәле бетте, агач төбенә ятты. “Улым, хәлем китте, атлый алмыйм, икебез дә үләчәкбез. Авылга үзең генә җитеш, мине монда калдыр, олы кешеләр белән килеп алырсыз,” – диде. “Юк, Олат әкә, үлсәк бергә үләрбез, мин сине монда калдырмыйм,” – дип көч-хәл белән азаплана-азаплана чанада сөйрәп, авылга барып җиттек.

Киндерлегә әйләнеп кайтканда Кызылъяр авылына кердек. Канчәбернең тимерче, сәгатьләр ясау остасы Тимерхан бабайга кызылъярлылар хезмәте өчен 10-12 капчыклап бодай бирергә тиеш булганнар. “Сезгә ике капчыгын бирсеннәр,” – дип әйтеп калды артыбыздан. Тимерхан бабайга шулай ачлыктан коткарганы өчен гомерем буе рәхмәтләр укыдым.

14-15 яшьләрдә урып-җыю вакытында ул зур капчыкларны ничек күтәрдек икән? Хәзер менә аңлый алмыйм. Көндез ындырда эшлибез, суктырырга көлтә ташыйбыз, кичен бодайны атларга төяп Түбән Тәүдегә заготзернага алып барабыз. Бер арбага ике ат җигелә, берьюлы 20ләгән олау китә. Атлар да, кеше дә ничек түзде икән? Йоклау булмаган, шул юлда гына аягүрә черем итеп алган инде. Иртә белән тагын ындырга чыгып киткән. Түбән Тәүдегә икмәкне әлегә сугышка алынмаган 1926 елгы егетләр белән тапшырдык, алар – Зарифҗан Әхтәриев, Зәкәрия Айтумбитов, Солтан Хәбибуллин, Тимербай Айтумбитов, Солтан, Зәкәрия Гыйльмановлар һәм башкалар. Колхоз элек “Киров” исемле иде.

Кышын урманда агач эшендә эшләдек. Авылдан 50 чакрым ераклыктагы Ключида баракта яшәдек.

Беренче булып сугыштан әти кайтты. 1943 елның башында 1925 елгылар киттеләр, соңыннан 1926 елгыларны озаттык. 1947 елда “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләндем. Армия сафларына киткәнче агач эшендә эшләдем.

1949 елның июнендә хәрби хезмәткә алдылар. Кытайда коры җир гаскәрләренең артиллерия бүлекчәсендә коралны төзәүче булып хезмәт иттем. 1950 елны пешекче итеп, бер елдан соң шеф-пешекче итеп билгеләделәр. 1952 елның декабрендә демобилизацияләндем. Приморск крае Партизан шәһәренә барып документларны алдым һәм Владивостокка киттем. 8нче Ерак Көнчыгыш пароходчылыгына матрос булып урнаштым. Яңа урынга бару акчасын (подъемный) алдым да, өйгә кайтып киттем.

Новосибирск шәһәрендә үзебезнең эшелонны куып тоттым. Яңа ел бәйрәменнән соң яңадан килеп, хезмәт юлымны башладым. 1954-1961 елларда корабльдә чит илләргә йөздем, 20ләгән илне күрдем. Тын океанны – 3, Атлантик океанны - 1 тапкыр аркылыга гиздем. Нигездә, Севастопольдән Александриягә хәрби корал ташыдык. 1956 елда Суриягә 4 торпедалы катер китердек. 1957 елны Одессадан Гибралтар бугазы аркылы Суриягә кердек. Соңыннан Кубадан Владивостокка шикәр ташыдык. 1956 елны Мисырга Англия сугыш башлады. Порт-Саидка килдек, монда бомба тотуга эләктек. Япониядә 5 тапкыр булдым. Һәр җирдә күргәнемне фотога төшердем. Бөек Кытай стенасын, Мисырда пирамидаларны күрдем. Тормышыма риза, “Большевик” колхозында да ихтирам иттеләр. 4 класс белем белән колхозның бөтен отчет документларын кабул итә идем. 1997 елны мәчетне үзгәртеп коруга җиң сызганып алындым. 1998 елны хаҗга бардым. 2006 елда мәчеткә капиталь ремонт ясалды, беренче катка янкорма төзелде. Якташыбыз эшкуар Ринат Насыйров материаль яктан булышлык күрсәтте, аңа зур рәхмәт. Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләндем.

Бүгенге көндә Первоуральскида 1923 елгы Өммегөлсем сеңлем, Төмәндә 1939 елгы Шәгәрәй энем яшиләр. Тормыш иптәшем Динара Фәтхи кызы белән 56 ел гомер итәбез. Улыбыз Азат гаиләсе белән Төмәндә тора, оныкларыбыз үсә. Иң мөһиме – без сугыш елларында күргәнне киләчәк буынга кичерергә язмасын, - дип сөйләде Дәүләтгәрәй абый.

Төз гәүдәле Дәүләтгәрәй Җиһангәрәй улына 89 яшь тула дип әйтеп булмый, хәтере яшьләр көнләшерлек: яхшы ишетә, төгәл сөйли. Машина руле артыннан төшкәне юк. Яныбызда шушындый оптимистик рухлы, энергияле аксакаллар яшәвенә горурланабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836