#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Турайда район Сабан туе

последние и лучшие новости искусства в мире

25-1Дингә хөрмәт зур хәзер. Сабантуй чоры Рамазан аена туры килсә, милли бәйрәм кичектерелеп үткәрелә. Быел да 15 июньдә Ямбайда районның Ураза бәйрәме Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчетнең 130 еллыгы белән бергә билгеләп уздырылды. Һәм икенче көнне халкыбыз Турай авылы очындагы матур елга буендагы мәйданда Сабан туена җыелды. Анда иртән үк Индрәй, Боровский, Ямбай, Каскара, Муллаш, Салаир, Червишево, Шыкча, Богандинка хакимиятләре вәкилләре чатырларын урнаштырып, аларны борынгы көнкүреш әйберләре белән бизәргә керештеләр. Казаннарда ашлар пешә башлады.

Ә мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән бергәләшеп, бәйрәм нигезләмәсендә күрсәтелгән милли йоланы, концерт программаларын кабатларга уйладылар. Ә мәйданга кергәндә һәркемне аш-су, милли әйберләр сатучылар каршы алдылар. Алар янында балалар өчен батутлар, таганнар урнаштырылган иде.

Көн болытлы булуга карамастан, ачылу вакыты якынлашканда, сәхнә яны тамашачы белән тулды.

25-2Сабан туен өлкә диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков дога белән башлап җибәрде. Аннары 3 яшьлек сабыйдан алып мәктәп яшендәге 150ләгән бала матур композиция күрсәтте. Район хакимияте җитәкчесе Светлана Иванова начар һава шартларына карамастан, кыр эшләренең тәмамлануын хәбәр итте.

“Мальковское” оешмасы тракторчысы Азат Абитовны, “Пышминская” кошчылык фабрикасы” тракторчылары - Александр Куприсны, Павел Кубасовны, “Тополя” нәсел заводы сакчысы Александр Хамовны Рәхмәт хаты белән бүләкләде, быел 20 еллыгын каршы алырга әзерләнгән район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузинга тәбрикләү сүзләре тапшырды.

Тагын да котлау өчен сәхнәгә район Думасы җитәкчесе Валентин Клименко, Түбән Тәүде районы башлыгы Валерий Борисов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Зиганшин, Альберт Алтынгузин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльмира Арсланова чакырылдылар. Тантаналы шартларда алдынгылар сабантуй флагын күтәрделәр.

25-13Жюри әгъзалары: өлкә халыкларының бәйрәм-йола мәдәнияте буенча китаплар авторы, “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараеның фәнни консультанты Вәлимә Ташкалова рәислегендә өлкә татар автономиясенең мәдәният комиссиясе җитәкчесе Җәмилә Рәхимова, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең клублар җитәкчесе Әбүзәр Миннебаев район җитәкчеләре белән татар авыллары булган хакимиятләр әзерләгән йола күренешләрен, милли аш-су, борынгы көнкүреш әйберләрен бәяләргә китсә, халык рәхәтләнеп милли уеннар үтәсе урыннарга таралды. Һәркайда үзләренең көчләрен сынап карадылар. Биек багана башы да кешесез тормады, чүлмәкне дә шартлатып ваттылар, ике кулларына сулы чиләк тотып та, авызларына йомырка салынган кашык кабып та йөгерделәр. Иң кызыклылары көрәш һәм ат чабышы, әлбәттә. Ат чабышында ике төркемдә 9 ат катнашкан, Яркәү районы, Карбан авылында гомер итүче Рәшит Вәлитов (атта йөрүчеләре Ильяр Усманов һәм Александр Тетерин) һәм Төмән районының Шыкча авылыннан Нуретдин Шәрипов (астагы рәсемдә) атлары җиңделәр.

25-12Көрәш бәйгеләре, яңгыр явып тору сәбәпле, бераз тоткарланды. Районда көрәшчеләр күп булуы куанычлы, әлбәттә. С.Иванова да җиңүченең район кешесе булуын теләгән иде, Боровский поселогын яклап чыгыш ясаучы Турал Азимов абсолют батыр исемен алды (өстәге рәсемдә уңда 90 кг югары авырлыкта җиңүчеләр С.Абдуллин, И.Мукминов белән). Аңа кубок, акчалата премия белән бергә, тәкә тапшырылды. Тагын да төрле категорияләрдә Индрәйдән Хуршеджон Егоров, Альберт һәм Руслан Шәриповлар, Каскарадан Рөстәм Хәлидуллин, Төмәннән Акбар Салихов, Максим Морозов беренче урыннарны яуладылар.

Үзешчән коллективлар арасында шыкчалыларга тиңнәр булмады, ә инде аш-су әзерләүдә, тирмәләрне җиһазлау, йола күрсәтүдә Ямбай хакимияте җиңеп чыкты. Гореф-гадәтләр, йолаларыбызны тәкъдим итү чарасы халык күңеленә дә хуш килә. Алар рәхәтләнеп тамаша кылалар. Быел бигрәк тә акъярлылар күрсәткән “Йомырка җыю”, салаирлыларның “Кәккүк чәе”н яратып карадылар. “Кәккүк чәе” йоласында кәккүкләрне ихтирам итеп, аларның яхшылык кына теләүләренә өметләнеп алар утырган агач төпләренә йомырка, сөт, катык куйганнар”, - дип сөйләде район автономиясе советы әгъзасы, социаль хезмәткәр Зәлия Бабаева. Ә муллашлыларның “Яулыкларда халкым тарихы” да игътибарны җәлеп итте. “Элек-электән татар халкында яулык хатын-кызлар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган бүләк булган. Яулыкларда халкым тарихы чагыла. Элегрәк безнең әбиләр, әниләр башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык), тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Аннары бу баш киемнәре кулланыштан төшеп калалар, фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулыклар бәйләү гадәткә керә”, - дип аңлатты фольклор төркеме җитәкчесе Тәския Назметдинова, алар төрле яшьтә, төрле очракта яулык бәйләү үрнәкләрен күрсәтеп бирделәр. Гаиләдә кадерле истәлек итеп сакланган яулыклар турында сөйләделәр.

25-11Иң соңгы бәйге аркан тартыш иде, анда Боровский поселогы егетләренә тиңнәр булмады.

Барлык ярышлар буенча иң әзерлекле каскаралылар булып чыкты. Аларның “йорт-куралары” да, күрсәткән тамашалары да, үзешчән сәнгать номерлары да ел саен аерылып тора.

Күрештерә, таныштыра, көч сынарга мөмкинлек бирә, рәхәтләнеп ял иттерә торган борынгыдан килгән бәйрәмебез бу атнада Түбән Тәүдедә үтәчәк. Анда кунакларны өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән районнары уңганнары каршы алырга әзерләнә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836