#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Предпринимательская инициатива в регионе получает поддержку. “Ягоды Плюс” компаниясе Төмән районы, Боровский поселогында урнашкан индустриаль паркта төзелүче производство-үлчәп төрү һәм тирән эшкәртү цехларына 75 миллион сум капитал салды. 2018 елда җиһазны лизинг килешүләр буенча беренче взносны каплау формасында оешмага дәүләт ярдәме бирелде. “Безнең компания халыктан сатып алган кыргый һәм бакчада үсә торган җиләк-җимеш, яшелчә, гөмбә, эрбет чикләвеген эшкәртү белән шөгыльләнә. Цехларда 45 яңа эш урыны булдыру планлаштырылган. “Ягода Плюс” компаниясе Төмән өлкәсе муниципалитетларында киң тармаклы сатып алу челтәре төзеде. Моңа әзерләү пунктлары һәм складлар керә, аларда беренчел чималны эшкәртәләр,” – дип сөйләде оешманың генераль директоры Эльмар Ибуков.

* * *

В Успенском детдоме откроют эпилептологический центр. Медицина кабинетлары өчен бинага ремонт ясалды, тиздән яңа җиһаз кайтарылачак. Новаторлык проекты нейрохирургиянең федераль үзәге, Төмән өлкәсе хөкүмәте, интернат хезмәткәрләре ярдәмендә тормышка ашырылды. Ул балаларга диагностика үтәргә һәм учреждениедә дәваланырга мөмкинлек бирә. Проектны нейрохирургия федераль үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов җитәкли. Интернатта төрле авыр диагноз белән 400 бала яши.

* * *

В школах Тюменской области внедряют электронный способ оплаты обедов. “Мәктәп туклануын исәпкә алу” сервисы Ишим, Тубыл, Заводоуковск, Ялутор, Голышманово һәм Винзили, Боровский поселоклары мәгариф учреждениеләрендә кертелгән. Кайбер мәктәпләрдә тест режимында система марттан эшләп китте. Яңалык ата-аналардан югары билге алды. Электрон түләүне кертү системасы белән менюны сайлап алырга, бонус банк программасы буенча ташлама алырга мөмкинлек туа. Иң мөһиме – бала аша акча биреп җибәрәсе юк. Мәктәп укучысының туклануы өчен «Төмән өлкәсе электрон мәктәбе» системасы аша түләп була. Дәүләт хезмәт күрсәтүе сайтында хисапка алу язуы булганда авторизация һәркемгә үтәрлек .

* * *

В Тобольске началось строительство школы с музеем и студией звукозаписи. Тубылның 15нче микрорайонында 1,2 мең балага яңа мәктәп сала башладылар. Уку залын, музейны, китапханә-информацион үзәкне һәм тавыш яздыру студиясен үз эченә алган мәгариф учреждениесен 2019 елның августында тапшырачаклар. Моннан тыш, мәктәптә хезмәт укыту остаханәләре, 400 кешегә ашханә, спорт залы, фотовидео студия, сәхнә белән акт залы төзеләчәк. Югары һәм башлангыч класслар төрле уку блокларына бүленәчәкләр. Территориядә питомник, бакча, спорт комплексы урнашачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836