#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Эшләгән эшләрем турында”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-2“Тормыш юлым, Ватаныма, мәктәбемә, авылым халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен кылган хезмәтләрем – эшләгән эшләрем турында язмаларым” дип исемләнгән дәфтәр калдырып китә Мирсәет ага Хәлитов яшь буынга. Исеменнән үк аңлашылганча, анда гомер иткәндәге кичерешләре белән таныштыра. Ә аның тормыш юлын якташлары Габдулла Тукай, Әлфия Авзалова язмышы белән чагыштыралар.

Авыр балачак

“Мин – Хәлитов Мирсәет Нигъмәтулла улы, әтием Калмакларда туып-үскән. Әнием Сәгыйдә Рамазан кызы Төмән районы, Манат авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үсеп, буйга җиткәч, әтиемә тормышка чыккан”, - дип башлый ул язмаларын. Мирсәет ага 1914 елның 6 июнендә Ялутор районының Калмаклар авылында дөньяга килгән. Ә шул елның апрель аенда бу авылда зур су ташу булган, кечкенәрәк келәтләргә кадәр агып киткәннәр. Аларның да бар җирләренә дә су кереп, мунчаларындагы мичләренә кадәр ишелеп төшкән. Мирсәет агага 5 яшь булганда башта әтисе, аннары әнисе тиф авыруыннан үлеп китәләр. Зурысына - 12, кечкенәсенә 1 яшь булган 4 бала ятим кала. Авыр еллар була ул, әле бу куркыныч авыру халыкның җелегенә үтә. 5 яшьлек Мирсәет тә туганнан-туганга, өйдән-өйгә йөри. Барысы да якты чырай күрсәтми ятимгә, теләнеп тә йөрергә туры килә. “Әти-әнидән без 4 балага бер ат, 2 яшьлек тае, ике сыер, мәчеткә каршы ике бүлмәле өй, келәт, мунча калган иде”. Әтисенең туганнары җыелышып сөйләшеп, барысын да балаларына җайлап бүлеп бирергә килешәләр. Мирсәет аганы, аңа эләккән сыер белән, әтисенең энесе Мөгыйт әкәсенә алып баралар. Ул аны кешеләрдән төрлесен урларга кушып җибәрә. Урлый алмаса, кыйный торган була. 6 яшьлек вакытында теләнеп йөргәндә бер мама аны байлар авылына дип Асланага алып килә. Юл буенча аларга ачлыктан үлгән, я үләргә яткан кешеләр очрыйлар. Мирсәет ага йорттан йортка йөри торгач, Вәли исемле кешеләргә килеп керә һәм шунда эшләренә булышып, яшәп тә кала. Ә инде Калмакларга бабасы белән мамасы янына Вәли әкәләрендә калу өчен рөхсәт сорарга кайтканда, аларның: “Колагың ишетсен: кеше әйберен сорамый алма, урлама, алдашма, кечкенәләрне тукмама, рәнҗетмә, аракы эчмә, тәмәке тартма!” дигән сүзләре гомер буена колагыннан китмиләр. Ул шул сабый вакытыннан төрле кешеләрдә җир сөреп, тырмалатып тамак туйдыра.

Күпне күрә, Аллаһының төрле бәндәләрен очрата. 12 яшьләрендә урманнан утын ташый, аны ярып та куя башлый инде. Җәен көтү көтә. Сөт заводы, мәктәп салу өчен дә ат белән кирпеч ташый, авылдан байлар курасына җыеп ябылган малларны карый. 1930 елның январенда Әхмәдулла Исмәгыйлев аны кичләрен мәдрәсәдә арифметикага, Бикә Әмирова югары өендә латин хәрефләре белән укырга-язарга өйрәтәләр. Шул елны яңа ачылган ШКМның (школа колхозной молодежи) 5 классына укырга керә. “7 классны тәмамлагач, Төмәнгә укырга китәргә булгач, Әхмәдулла абый мине баштан аяк яңа киемнәр алып киендерде. Юлыма һәм анда стипендиягә кадәр ашау өчен акча, он бирде. Кәлимә җиңги Исмәгыйлева икмәк пешерде. ШКМны тәмамлаучылар Төмәнгә Совпарт мәктәбенә бардык. Мине, кечкенә, дип алмадылар”.

Уку, сугыш еллары

Татар педтехникумы каршында ачылган 10 айлык курсларга кереп китә. 1933-34 уку елында башта Байкал, соңыннан Вагай районында 1-3 классларда укыта. Алдагы язмышы Свердловск татар педтехникумы белән бәйләнә. Дипломлы белгечне Барда районы мәктәбенә билгелиләр.

1939 елның октябрендә армиягә алалар. Башта Саратовта хезмәт итә. Укулар вакытында кышкы 40 градус суыкта аягы нык туңып, казармада авырып ятып, фин сугышына бармый кала. Ә анда киткән автоматчылар батальоныннан 12 кеше генә кайта.

1941 елның 14 июнендә үк сержант Мирсәет Хәлитов хезмәт иткән 4 укчы дивизиянең 110 нчы укчы полкының танкка каршы батареясының 1 взводын Гомель, Речица шәһәрләренә җибәрәләр. 22 июньдә инде илне басып алырга кергән немец самолетлары атларны, аларга тагылган коралларны, солдатларны кыралар. М.Хәлитов частен Днепрның уң ярында калдыралар. Чолганышка эләгәләр, патроннар юк. Алдан ярдәмгә килгән солдатлар да коралсыз киләләр.

Әсирлектәге тормыш

Шулай Мирсәет аганың әсирлектәге тормышы башлана. Польшадагы 316 нчы концлагерьга килеп эләгә. Качарга әзерләнеп тә, планнары килеп чыкмый, күпләр үлә. Көнчыгыш Пруссиядәге 315 нче концлагерьга күчерәләр. Анда көненә ике мәртәбә яртышар литр кәбестә суы гына бирәләр. Шешенүчеләр күбәя, кеше ашаучылар да барлыкка килә. Декабрь ахырларында һәр көнне йөзәрләгән үлгән әсирне утын кебек ат арбаларына төяп, алып китеп торалар. “Минем дә иреннәрем, аяк-кул бармакларым оеп, яткан җирдән тора алмый башлаган идем. Ике мари егете: Пирогов белән Алеша ике ягымнан култыклап алып чыгалар иде. Үзләре Татарстаннан иделәр”. Тагын күченү, тагын әсирләр лагере. Тик монда ашау ягы яхшырак була. Алай да башына чуаннар чыгып интегә, лазаретта дәвалыйлар. Шуннан йөри алганнарны хуҗалыкларга эшкә җибәрәләр.

Әсирлектән качкач

Әсир инде кая да качу турында уйлый ул. Шулай икенче качуларында совет солдатларына килеп чыгалар. Аларны ашатып, ял иттергәч, Мирсәет аганы I гвардия танк армиясенең 256 нчы гвардия зенит артиллериясе полкының беренче батареясы икенче взводына билгелиләр. Шул взвод составында ул Берлинга кадәр фашистларны куып килә. 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг стенасына фамилиясе белән Себердән булуын язып калдыра. 9 май көнне Рейхстаг каршысындагы алма бакчасында бүләкләүләр вакытында аңа да Берлинны алган өчен Мактау грамотасы, медаль тапшырыла. “Бу көннәрне күрермен дип уйламаган да идем. Ничәмә ничә үлемнән калдым”, - дип яза ул хәтер дәфтәрендә.

1946 елга кадәр Берлинда хезмәт итә. Март ахырларында гына, укытучы булганы өчен, алдан демобилизацияләнеп, өенә кайтып җитә.

Тыныч тормышта

Июнь аенда авылдашы Фәрхинур Мөхәммәдиевага өйләнә. Августта башлангыч класслар укытучысы булып эшли башлый.

“Минем күгемне тагын кара болыт каплады. НКВД-КГБ мине тагын эзәрлекли башлады”. Аның әсирлеккә төшүе яңадан калкып чыгып, җанын төрле сораулар белән интектерәләр. Югары белем алырга теләсә дә, укырга керергә имтиханнар биргән җиреннән кайтарып җибәрәләр. 1957 елда гына ил башлыгы Н.Хрущев әсирлектә булганнарга амнистия игълан итә, шунда гына ак тышлы паспортын, хәрби билетен кызыл тышлыга алыштыралар.

Сугыштан соңгы авыр елларда М.Хәлитов гаиләсе өчен дә яшәү шартлары җиңелләрдән булмый: ашарга юк, ягарга утын табасы кыен. Балык тотып, елга буена йөзеп килгән агачларны җыеп аз-маз тамак ялгыйлар, ашарга пешерәләр. Ул елларда эш хакыннан керем (подоходный), авыл хуҗалыгы салымнары, өйне иминиятләштергәнгә, “Илне торгызу һәм үстерү” заемына, профсоюз комитеты өчен акча тотып калына.

Алдагы елларда тырыш, үз эшенә җаваплы караган укытучыны Коммунистлар партиясе сафына да алалар, бар күңелен биреп хезмәт дәресләрен алып барган, укучыларга төрле һөнәрләргә мәхәббәт уяткан, осталыкларын чарларга агач, тимер эшләре буенча мастерскойлар булдырган өчен “Мәгариф отличнигы” исемен дә бирәләр. Лаеклы ялга озатканда “Хезмәт ветераны” медален, ял итәргә юлламалар тапшыралар.

Рәхмәт сүзләре

Дәфтәрдә ул яшәгән чордагы сәяси хәлгә дә шактый урын бирелә. Сугышка кадәрге репрессия, сугыштан соң әсирлеккә эләгүчеләрне төрмәләрдә, лагерьларда азаплаулары турында ачынып яза Мирсәет ага.

Олыгайган көнендәге яхшы тормыш өчен ил, өлкә җитәкчеләренә, балаларына һәм бергә яшәгән еллар дәвамында уң канаты, таянычы, сердәше, киңәшчесе, бәгъре булган Фәрхинурына чиксез рәхмәтен белдерә. 84 яшьлек гомер юлында барлык булышучыларын берәмтекләп санап, кызыл каралы ручка белән зур итеп “Рәхмәт” дип язып куя.

Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычларын үтәп бетерү турында кайгыра. Шул максаттан авылда мәчет салдыру эшенә керешә. 1990 елда “Киров” колхозы утырышында өлкәннәрнең теләген җиткерә ул. Шулай башланган изге эш ахырына җитеп, 1994 елда мәчет ачыла. Быел 22 майда ул вакыйгага да 25 ел булган икән. Мирсает Нигъмәтулла улы һәр ярдәмче, булышлык турында бөртекләп кәгазь битенә язып калдыра.

“Мәктәпнең тимер һәм агач материалларны эшкәртү мастерскойларында дәресләр һәм түгәрәкләр үткәрү өчен кирәкле эш урыннары белән җиһазландырудагы хезмәтем һәм укучы балаларны иң кирәкле һөнәрләргә кызыксындыру тудыру өчен булган 40 еллык стажымны мәктәп, колхоз, авыл советы, район, өлкә башлыклары рәхмәтләр әйтеп, Мактау грамоталары бирделәр”, - дип гомер юлына йомгак ясап куя.

* * *

Мирсәет Хәлитовны тормыш ничек кенә сынамасын, ул авырлыкларда ныгый гына, юлдан тайпылмый, турыга әйдәүчеләр дә очрап тора. Тырыш, намуслы, туган җирен яратучы, киң күңелле, сабыр Мирсәет Нигъмәтулла улы гаиләсе, авылдашлары күңелендә дә якты истәлек булып саклана.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836