#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кырынкүл йолдызчыклары

последние и лучшие новости искусства в мире

23 апрельдә Үзәкләшкән дини оешма Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Интернет челтәрендә экстремизм идеяләренең профилактикасы” дигән түгәрәк өстәл оештырылган иде. Бу чарада өлкә Думасы депутатлары, Төмән өлкәсендә эшчәнлеген алып барган өч мөселман Диния нәзарәтләренең имам–хатыйблары, дини оешмалары рәисләре, вәкилләре, даими рәвештә мәчеткә йөрүчеләре, шулай ук Төмән дәүләт университетының укытучылары һәм студентлары, ТДУ гимназиясенең укытучылары һәм укучылары, милли-мәдәни автономияләр башлыклары һәм вәкилләре катнаштылар.

Төмәнлеләр белән фикер алышыр өчен Екатеринбург, Казан һәм Мәскәү кунаклары килгән. Олылар төрле глобаль проблемалар турында сөйләшсәләр, Кырынкүл авылының 52 нче мәктәп балалары исә, чара тәмамлангач, кунаклар алдында матур чыгыш ясап, дуслык, татулык һәм милләтара дуслыкка багышланган шигырьләр сөйләп, өлкә Думасының зур залында утырган делегатларны үзләрен тотышлары һәм чыгышларында чагылган күңел көрлеге белән таң калдырдылар.

Шигырь сөйләүчеләре: Алинә Хөснетдинова, Денис Җаббаров һәм Вероника Бикмулина – 5 нче сыйныф укучылары. 52 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Халидә Кирамова әйтүе буенча, бу 3 бала татар теле буенча шәһәр һәм өлкә күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашып, һәрвакыт 1 урыннарны яулап кайталар. Алар Төмән татарларының күңелләрендә милли моңга, телгә, мәдәнияткә карата мәхәббәт хисләрен уяталар һәм яшь буынга үрнәк булырдай, халкыбызның горур угыл-кызлары булып үсеп киләләр. Чыннан да, Алинә, Денис һәм Вероника укый торган мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләре атнасына бер генә тапкыр керсә дә, алар туган телендә матур итеп сөйләшергә өйрәнер өчен нык тырышалар, дәрестән тыш Халидә апалары оештырган чараларда актив рәвештә катнашалар.

Төмән өлкәсе мөселманнары җитәкчелеге Кырынкүл авылы мәктәбенең сәнгать коллективына зур уңышлар теләп кала. Мәктәп директоры һәм укытучылары балаларның үз халкының рухи кыйммәтләрен үзләштерүдә ярдәмчеләр һәм алга таба шул балалар татар милли хәрәкәтенең лаеклы дәвамчылары булыр дип ышанабыз.

Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән өлкәсе мөфтиенең массакүләм мәгълүмат
чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча киңәшчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836