Росгвардия рәсемнәр бәйгесендә кызларыбыз җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

25-14Быел “Минем Росгвардия” Бөтенроссия балалар өчен рәсемнәр бәйгесенең 3 нчесе үткәрелде. Ул Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иде. “Бөек Җиңү варислары” темасына оештырылган чарада илнең төрле төбәкләреннән меңнән артык эш тәкъдим ителде. Алар арасында Төмән районының Ямбай авылы яшь рәссамнары да актив катнаштылар. Җитәкчеләре Лилия Хәлиуллина белән алар бәйге нәтиҗәләрен түземсезлек белән көттеләр. «Беләбез, хәтерлибез, горурланабыз», “Алар Ватан өчен сугыштылар”, “Җиңүне балалар күзлегеннән” номинацияләрендә ике категориядә ярыш барды. Кызларыбыз кызу көрәштә җиңеп чыгуга ирештеләр. Лиана Тузмөхәммәтова авылындагы һәйкәлне сүрәтләп, 7-12 яшьлекләр арасында “Алар Ватан өчен сугыштылар” номинациясендә II нче урынны яулауга иреште, ә Камилла Нәчметдинова “Җиңүне балалар күзлегеннән” номинациясендә 3 нче урынны алды.

Аларга бүләкне дә Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Урал округы командующие урынбасары генерал-майор Валерий Данилишин үзе тапшырды. Тантана Ямбайда Лиана ясаган һәйкәл каршында үтте. Анда мәктәп сәламәтләндерү һәм ял лагерена йөрүче балалар, авыл халкы катнашты.

Җиңүчеләрнең рәсемнәре Росгвардиянең 2020 елгы календарен бизиячәкләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума