“Россия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” темасы буенча семинар узды

последние и лучшие новости искусства в мире

25-1726-28 июнь көннәрендә Төмән шәһәрендә “Россия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” проектын укыту семинарының икенче этабы узды. Әлеге чара милләтләр эшләре буенча Россия Федераль агентлыгы һәм М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты проектының бер өлеше буларак, федераль, региональ, муниципаль хакимият органнары белгечләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, милли сәясәт сферасында хезмәт итүчеләр өчен каралган. Семинар барышында кунаклар танылган сәясәтчеләр һәм дәүләт эшлеклеләре белән якыннан танышып, Мәскәү дәүләт университеты профессорлары, күренекле галимнәр, экспертлар уздырган лекцияләрне тыңлап, кече төркемнәрдә интерактив дәресләрдә булылар.

Семинарның тантаналы өлеше 26 июнь көнне Төмән шәһәренең өлкә Думасы бинасының конференцияләр залында узды. Кунакларны сәламләп милләтләр эшләре буенча Россия Федераль агентлыгы җитәкчесенең урынбасары М.Ипатов, Мәскәү дәүләт университеты вәкиле А.Шорохов, Төмән өлкәсе буенча баш федераль инспекторы Д.Кузьменко, өлкә Думасы депутаты С.Корепанов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары В.Чернов, Төмән дәүләт университетының конституциячел һәм муниципаль хокук кафедрасы мөдире Г.Чеботарев, Төмән шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе О.Загвязинская, Мәскәү дәүләт университетының дәүләт идарәсе факультеты деканы урынбасары А.Полунов чыгыш ясадылар һәм уңышлы эшләр теләделәр.25-18 Шул арада кунакларга “Төмән” мәдәният һәм сәнгать үзәгенең “Росстань” фольклор һәм “Югряночка” бию ансамбльләре матур чыгышлар бүләк иттеләр.

Шуны искәртеп китәргә кирәк: милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче белгечләрне укыту семинарының беренче этабы Мәскәү дәүләт университеты һәм милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы тырышлыгы белән 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында гамәлгә ашырылды. Семинарлар барлык федераль округларда үтеп, аларда 2400 кеше катнашты. Проект регион башлыклары, Федерация субъектларының башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума