Төсле бульварда - “Дуслык күпере”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-312 июнь көнне чираттагы XXY нче “Дуслык” күпере региональ өлкә фестивале Россия көнен бәйрәм итү белән берлектә Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты, өлкә мәдәният департаменты, милли оешмаларның координацион советы оештыруында үтте.

Быел да шәһәрнең меңләгән халкын һәм кунакларын милли мәдәниятләрнең матур төсләре һәм бәйрәм кәефе каршы алды.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, өлкә Думасы рәисе Сергей Корепанов, Төмән башлыгы Руслан Кухарук һәм өлкә Думасы депутаты Юрий Конев 22 милли ишегалларында булдылар. Хөрмәтле кунаклар төбәкнең иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләрен Россия көне белән җылы котладылар, күпмилләтле Төмән өлкәсендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, кәсепләре һәм ашлары белән таныштылар, кайберләре белән биергә дә вакыт таптылар.

Себер җирендә һәрвакыт күп милләтләр яшәгән. Безнең территорияне үзләштерү тарихында алар бер зур уртак эш башкарды. Ата-бабаларыбыздан килгән милләтара татулык традицияләре бүген дә зур, күпмилләтле гаилә булып яшәргә мөмкинлек бирә. Ел саен Россия көнендә “Дуслык күпере” фестивале уза, ул кунакчыллык атмосферасына чумарга, гореф-гадәтләрнең, кухняларның искиткеч һәм күптөрлелеген күрергә мөмкинлек бирә. Милләтара дуслык ярдәмендә генә без Россияне тагын да бөек итәрбез дип ышанам, - дип билгеләп үтте сәхнә түреннән губернатор тәбрикләү чыгышында.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше сәхнә каршындагы мәйданга Россия флагын тантаналы рәвештә чыгару һәм Россия гимнын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Көн дәвамында ике урында куелган сәхнәдән төрле милләт халыклары үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәттеләр.

Өлкә татар Конгрессы, татар милли-мәдәни, себер татар автономияләре, шәһәр татар мәдәният үзәге урнаштырган “ишегалдында” да милләтебезнең киемнәрен күрергә, татар ашларын тәмләп карарга мөмкинлек булды, төрле күргәзмәләр урнаштырылган иде. 25-1Халык «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә, «Хәрәкәт» интерактив уенында бик теләп катнашты. Өлкәбезнең иң яхшы иҗат төркемнәре чыгышларын милләттәшләребез рәхәтләнеп карадылар. Төсле бульвар буйлап йөргәндә кешеләрнең йөзләрендә елмаю, төрле милләт халкының матур милли костюмнарда күңел ачуын күрү күңелләргә ял бирде.

Өлкәбезнең милли иҗтимагый оешмалары катнашында үткән фестиваль төмәнлеләрнең үз илләрен яратуларын, дус-тату яшәгәнлекләрен тагын бер кат исбатлады. Иң мөһиме, бу бәйрәм бүген Россиядә яшәүче барлык кешеләрне берләштерә.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума