#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучы – бөек исем

последние и лучшие новости искусства в мире

25-13Төмән шәһәренең Яңавылда урнашкан “Этнос” балалар үзәге күп кенә әти-әниләргә, балаларга таныш. Менә шул үзәктә күп вакытлардан бирле хезмәт итүче уңган укытучы – Миләүшә Хәмзә кызы Әбделәхәтова эшли. Миләүшә апа безгә бик таныш инде, ни өчен дисәң, ул безнең гаиләбездә беренче гына оныкларны тәрбияләми, ә икенче, өченче төркемне алып бара.

“Этнос” балалар үзәгенә килеп керсәң, апабыз елмаеп, һәрвакыт якты йөз белән каршы ала. Шуның өчен дә апаны балалар бик яраталар, әти-әниләр хөрмәт итәләр.

Миләүшә апа үзәктә “Мәктәпкә әзерләү”дигән түгәрәк алып бара. Балалар атнасына бер-ике мәртәбә генә йөрсәләр дә, апалары дәресне бик оста, кызыклы, уен формасында оештыра. Бер хәреф тә, бер сүз дә яза алмаган балалар Миләүшә апаларында язарга да, санарга да өйрәнеп куялар. Бу инде укытучының һөнәри осталыгы дип атала.

Үзәктә һәрвакыт төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Шәһәрдә нинди генә конкурслар, фестивальләр үткәрелсә дә, аларда да балаларны катнаштыра. Мәсәлән: “Таң йолдызы”, “Салават күпере”, ”Кала сувениры” кебек конкурсларда 1, 2, 3 урыннарны алып торалар. Менә нинди булырга тиеш укытучы апа! Шундый апалар, безнең балаларга нигезле белем салсалар, балалар мәктәптә дә яхшы укыйлар, һәрвакыт актив катнашып, мәктәп тормышында булышалар.

Шуның өчен дә без, балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар исеменнән Миләүшә Хәмзә кызына бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә аңа зур уңышлар, көчле һәм талантлы укучылар телибез.

ШИГАБЕЕВЛАР, НУРМӨХӘММӘТОВЛАР, КӘРИМОВЛАР.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836