Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Для руководителей пришкольных лагерей открыли летнюю школу.Төмән районында көндезге лагерьларда начальниклар һәм тәрбиячеләр булып эшләргә планлаштыручы педагоглар өчен семинар онлайн режимда старт алды. «Лагерь тәрбиячеләренең җәйге мәктәбе» проекты Төмән районы тарафыннан балигъ булмаганнарның мәшгульлеген булдыру идеясе кысаларында беренче тапкыр үткәрелә.

Педагоглар өчен вебинарлар ике атна дәвамында көн саен узачак. Спикерлар - Төмән дәүләт университеты укытучылары, шулай ук балаларның ялын оештыру өлкәсендәге белгечләр.

* * *

Сельхозпроизводители Тюменской области активно модернизируют производство. Җитештерү күрсәткечләренең тотрыклы үсеше Төмән авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүне модернизацияләүгә этәрә. 2019 ел белән чагыштырганда Упорово районында сөт җитештерү 307 тоннага арткан һәм 10463 тонна тәшкил иткән.

Алдынгыларның берсе - «Ингалинка» оешмасы, анда бер сыердан җиде мең килограммнан артык сөт савыла. Хәзерге вакытта биредә саву җиһазларын алмаштыруга керештеләр, эшләрне июль аена тәмамларга планлаштыралар. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә савым сыерларының саны 800 баш тәшкил итә. Саву залын модернизацияләгәннән соң, предприятие Голштин токымлы 150 тана сатып алырга планлаштыра.

* * *

Современная медицинская техника улучшит обслуживание тобольских пациентов. 3 нче өлкә хастаханәсе стационарында (Тубыл шәһәре) капиталь ремонттан соң рентгенография кабинеты ачылуга әзерләнә. Анда үзебезнең илдә җитештерелгән яңа рентгенография комплексы эшли башлаячак.

Соңгы буын аппараты пациентның күкрәк читлеге, умыртка баганасы, буыннар, баш сөяге һәм йомшак тукымаларын утырып, басып, ятып торган хәлдә рентгенологик тикшерү өчен билгеләнгән. «Яңа рентген-комплекс бик функциональ, гади һәм уңайлы. Шуның аркасында диагноз кую вакыты шактый кими. Фотосурәтләр компьютер архивында саклана һәм теләсә кайсы вакытта кулланыла ала», - дип сөйләде диагностика бүлеге мөдире Жан Айтпаев.

* * *

Тюменские птицеводы ориентируются на интересы покупателя. Төмән районының иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе - «ПРОДО Төмән бройлеры» кошчылык фабрикасында җитештерүне модернизацияләү һәм азык-төлек линиясен киңәйтү буенча эшләр дәвам итә.

- Хәзер барлык Төмән җитештерүчеләре федераль челтәрләр белән эшләргә һәм продукциянең күп өлешен алар аша сатарга мәҗбүр. Шул ук вакытта безнең соңгы тәҗрибә нәкъ менә сатып алучылар белән даими элемтәдә торырга мөмкинлек бирүен ышандыра. Өстәвенә, фирма сәүдә нокталарында бөтен ассортиментны куеп, яңа продуктларны да сынап карарга була”, - ди кошчылык фабрикасы директоры Оксана Величко.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума