Үзебезнең табиб булды ул

последние и лучшие новости искусства в мире

25-2Быел барыбыз да сәламәтлекнең кадерен тулысынча аңладык шикелле. Күзгә күренмәгән вирустан куркып, инде 3 ай өйдә утырабыз. Ә врачлар, шәфкать туташлары “фронтның” алгы сызыгында. Илебез врачлары алдында баш иябез! Аларсыз яшәүне күз алдына китерүе дә кыен.

Ярый әле, авылыбызда медпункт сакланып калды. Аны да район депутаты булган чагында Якуб абый Зәнкиев Кәштәк авылыннан күчерткән. Авыл халкы теләген ишеткәндәй, Ходаем безгә белемле, егәрле Анжелабызны бүләк итте һәм ул медпункт мөдире итеп билгеләнде.

Анжела Азизова – Тубыл шәһәре кызы. Әнисе тумышы белән Вагай районы, Икенче Вагай авылыннан, балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен үтәгән хатын, әтисе – Башкортостан егете.

Гаиләдә алар икәү, кече энесе бар. Тубыл медучилищесын кызыл диплом белән тәмамлый. Быел Хуҗайланда эшләвенә 20 ел тула. Мондагы эше өчен дә мин “5”ле куям. Күпме кешене үлемнән коткарды. Безнең гаиләдән Рәшитне генә өч мәртәбә үлем тырнагыннан саклап калды.

Анжела – туры сүзле, аңа шалтыратып кына өлгерәсең, ул җил тизлеге белән килеп тә җитә. Машинасын да үзе йөртә, я велосипедка менә. Гомумән, һәрьяктан килгән хатын-кыз.

Аңа эшсез утырырга туры килми. Авыл медигы – универсаль кеше, ул үзе фельдшер да, акушер да, кайчагында хирург та булып китә.

Соңгы очракны да язмыйча булдыра алмыйм. Бар даруларны да запас белән алып куябыз. Бер даруыбыз беткән икән. Анжелага шалтыратам, ике сәгать эчендә табып алып китерде.

Җәй буена төрле яктан кунакка кайткан оныкларымның көйсезләнеп киткән чаклары да була. Анжела апаларына тикшертеп алсам, тынычланам. Диагноз куюда бер мәртәбә ялгышканы булмады. Аның шифалы куллары күзгә күренмәгәнне дә күрә, сизә, тоемлый, дөрес дәвалый, укол утыртканын сизми каласың.

Анжела – үз эшенең остасы, Аллаһы бүләге. Күңеле дә ак, үзе дә пакъ. Авыл егете Сабирҗан белән кавышулары безнең авыл халкы өчен бәхет булган икән. Үзебезнең табиб булды. Авылда зур, матур йорт төзеп чыктылар. Бакчада яшелчә-җиләген дә мул утырта, бәрәңгесе дә җитәрлек. Ишек алды ел әйләнәсе хуш-исле чәчәктә. Икесе дә хезмәт сөючән, булдыклы, тырыш хуҗа һәм хуҗабикә. Малай белән кыз тәрбиялиләр. Уллары Төмән нефть һәм газ колледжында укый, кызлары күрше Абалак мәктәбендә 8 нче классны тәмамлады.

Анжела Рамил кызы яңалыкка омтылышлы ханым. Үз вакытында төрле курсларга йөреп, белемен яңарта, дәвалау системасына кергән яңа алымнар, дарулар белән дә танышып бара, үз осталыгын чарлау өстендә күп эшли.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума