Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хөрмәт казанган укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

80let.jpg _Нәҗип Ибраһимов 1918 елда Тубыл районы, Күкрәнде авылында Хәлимә Таштимер кызы һәм Насыйбулла Корбангали улы гаиләсендә туган. 1924-1935 елларда Күкрәнде җидееллык мәктәбендә укый. Аның турындагы җылы истәлекләр чиксез.

1935 елда Хафиз бабасы (әтисенең туганы) Алуштадан Күкрәндегә кунакка кайта. Аның килүе бик тә урынлы була, чөнки үсеп җиткән Нәҗипнең алдында кайда укырга барырга дигән сорау тора. Нәҗип һәм аның өч иптәше укуларын дәвам итү өчен Алуштага барырга карар кылалар. Һәм 1939 елга кадәр Нәҗип Алуштада яши, эшли һәм укый.

25-7Акыллы, сәләтле егет 1939 елда Урал политехник институтына укырга керә. Ул яхшы укыган, уку аңа җиңел бирелгән. Шул ук елның декабрендә ул кораллы көчләр сафларына чакырыла.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана - фронтка китә. Смоленск янында аларның эшелоны бомбага тотыла. Алай да алар исән калалар. Яңадан оештырылган төркемне артиллерист-зенитчылар курсларына җибәрәләр. Курсларны тәмамлагач, аны училищеда укытырга калдыралар. 1946 елның февраленә кадәр армиядә хезмәтен дәвам итә. 1945 елның августыннан сентябренә кадәр Япония белән сугышта бүлек командиры була. «Японияне җиңгән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1946 елда гына туган авылы Күкрәндегә кайта.

Укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1947 елда Яркәү районының Кызылъяр авылы мәктәбенә эшкә җибәрелә. Бу авыл белән язмышы бәйләнә. 1956 елда Тубыл дәүләт педагогия институтына укырга керә. Укуын тәмамлап, 1975 елның 9 сентябренә кадәр математика укытучысы, мәктәп директоры булып эшли. Биредә ул булачак тормыш иптәше Рәхилә белән танышып, гаилә коралар. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. «Әтиебезнең тормыш юлы фидакарьлек, кешеләргә хезмәт итү белән тулы. Без аның кичләрен йоклар алдыннан авыл урамнарын, барысы да тәртиптәме-юкмы дип тирә-якны әйләнеп чыгуын искә төшерәбез. Уеннар белән мавыгып соңга калган балалар әтине күрсәләр, өйләренә йөгерәләр иде, чөнки тәртип һәм режимны бозарга ярамый. Бөтен гаилә йокларга ятса, әти дәфтәрләр, китаплар өеме белән өстәл артына утыра иде. Кайвакыт дәресләргә әзерләнергә, дәфтәрләрне тикшерергә генә түгел, ә авылдашлар алдында бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен доклад әзерләргә дә кирәк иде. Төн уртасында да ятарга туры килде. Укытучы буларак ул дәрәҗәсе буенча гына түгел, ә матурлык, гаделлек, яхшылык эталоны була алган гамәлләрдән үрелгән. Әтиебез ял итми диярлек иде. Ял вакытында алар туган Күкрәндесенә кайтсалар да, өч көннән артык тормаганнар», - дип искә ала балалары.

1975 елда Нәҗип Насыйбулла улының йөрәге көтмәгәндә тибүдән туктый. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Әдип ГАРИФХАНОВНЫҢ «Бывших учителей не бывает» китабыннан).
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836