Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
1918 нче ел. Илебездә гражданнар сугыш бара. Мәчет каршында мәктәп-мәдрәсә ачыла.
1930 нчы ел. Кечкенә авылларда мәҗбүри рәвештә башлангыч мәктәпләр ишекләрен ача. Репрессиягә эләккән авылдашыбыз Матраш бабайның ике катлы өендә мәктәп урнаша.
1965 нче елда авылның автив кешеләре аркасында сигезьеллык мәктәп эшли башлый, директоры итеп Роза Зәйнетдинова билгеләнә. Соңыннан бер-бер артлы мондый апалар, абыйлар мәктәп җитәкчеләре булалар: Рәсүл Тимербаев, Хәмзә Әйтняков, Әкрам Фәйзуллин, Хәлит Утяшев, Мәрзия Мөхәммәтҗанова, Рузилә Агунова, Суфия Садыйкова, Тәския Зәлилова, Лена Юскаева.
1972 нче елда Талымхан балалары өр-яңа зур, якты агач мәктәпкә укырга керәләр.
1989 нчы елда сигезьеллык мәктәп урта мәктәп режимында эшли башлый.
2003 нче елда авыл җитәкчесе Шамил Юскаев нигез салган ике катлы таш йорт – яңа мәктәп хан сарайларын хәтерләтә. Балалар монда рәхәтләнеп укыйлар.
2016 нчы елдан мәктәп Каскара мәктәбенең филиалы дип санала, җитәкчесе булып Эльмира Садыйкова эшли башлый.
2023 нче елның 1 июнендә мәктәп 1 елга капиталь ремонтка ябыла.
2024 нче елның 1 сентябрендә укучылар ООО «Асно» эшчеләре ремонтлаган, заманча үзгәртелгән мәктәпкә кереп, белем алырлар, Алла боерса.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.