Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең Лесобаза районында төзелеп торучы яңа мәчетнең мәйданында динебезгә, милләтебезгә кагылышлы чаралар уздырылып тора. Жиңү көненә планлаштырып уздырырга теләгән җыелышны, көннәр суык булу сәбәпле, кичектерергә туры килде. Инде менә 2 июнь көнне изге теләкләребез уңышка ашты дияр идем.
«Үзенең үткән тарихын белмәгән халыкның киләчәге дә булмаячак», - дип әйтте мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм ошбу уздырылып торган чараны хуплап, аңа зур бәя бирде.
Бүгенге көндә киләчәк буынны патриотик яктан тәрбияләү бик актуаль тема булып тора. Моның өчен күбрәк үзебезнең әти-бабайларыбызның сугыш кырларында көрәшеп, батырлык күрсәткән, ватаныбызга һөҗүм иткән илбасарлар-фашистларны тар-мар итеп, жиңеп чыккан герой абыйларыбызның батырлыгы яшьләребезгә сокланырлык үрнәк булып тора.
Сугыш кырларыннан, дошманны жиңеп, туган якларыбызга кайтып, тыныч тормышта, лаеклы ялга хәтле хезмәт иткән, ә инде картаеп, соңгы көннәренә чаклы дин юлында тырышкан, хаксыз онытылган һәм югалтылган дини йолаларны кайтаруда булышкан, җимерелгән манаралар, Аллаһ йорты - мәчетләрне яңадан торгызуда катнашкан бабайларыбыз, абыйларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
Аларның берсе - Мирхәт абый Әминов (10.03.1914 - 02.02.1998), старшина, элемтәче, разведчик - 1941 елның 20 нче августында сугышка китә. Аңа штаб белән алдагылар арасындагы элемтәне тотарга бурыч куела. Иртәдән бирле караңгы төнгә хәтле, дошманның бертуктаусыз атып, шартлатып торуына карамастан, йөгереп, я булмаса йөзенеп элемтәче Әминов бик кирәкле мәгълүматларны җиткереп тора. «Морзе әлифбасын өйрәнә. Тиз вакытта иң уңышлы телеграфчыга әверелә. Аңа инде яңа килгән сугышчыларны өйрәтергә боералар. 1942 елның июнь аеннан бирле разведкада хезмәт итә. 1944 елда абыйның тырышлыгын, уңышларын күреп станциянең җитәкчесе итеп билгелиләр.
9 нчы Май көнен Прага шәһәрендә, 59 нчы армия сафларында каршы ала. 1945 елның ноябрь аенда Краснодар крае Ставрополь шәһәрендә хәрби хезмәттән азат ителә.
80 нче елларның ахырында Ямбай авылының мәчетләрен үз халкына кайтаруда зур тырышлык күрсәтә һәм 1989 елда авылның бер мәчетен кайтаралар. Шулай ук Мирхәт бабайның үгет-нәсыйхәте белән Ямбай авылының икенче мәчете дә мөселманнарга тапшырыла.
Хәбибулла абый Якин турында «Яңарыш» газетасын укучылар яхшы белә. Ул күп еллар Төмән шәһәренең Ленин урамындагы 11, 13, 15 нче йортларны (әүвәл ошбу йортлар мәчет-мәдрәсә биналары булып торганнар) үз хуҗасына - мөселманнарга кайтаруны таләп итә. Килеп чыкмагач, шәһәрдә мөселманнар өчен яңа мәчет салырга җир табып бирү мәсьәләсен күтәрә. Аның тырышлыгы белән табылган яңа жирдә әкрен генә яңа Аллаһ йорты үсеп килә.
Хәбибулла абый 1993 нче елның сентябрь аенда ачылган, «Белем» мәдрәсәсенә беренче көннәреннән башлап йөрде. Гарәп хәрефләрен үзләштерде һәм Аллаһ китабы - Коръәнне укырга тырышты. Безнең мәдрәсәгә квота бирелгәч, шәкерт буларак, безнең белән бергә Хаҗ гамәлләрен үтәп кайтты.
Бу чарада катнашучы профессор, филология фәннәре докторы, РФ фәннәр академиясе әгъзасы Хәбибә Шагбанова мәчет төзелешенә бик сокланып, сугыш ветераннарына багышланган чараны бик файдалы һәм эчтәлекле күреп, изге эшләрдә яңадан-яңа уңышларга ирешүне теләп калды.
Ошбу күрешүдә шулай ук татар телебезгә, милли хәрәкәткә, «Яңарыш» газетасына басым ясалды һәм 2024 елның икенче яртыеллыгына газетага язылырга онытмаска әйтелде.
9 яшьлек мәктәп укучысы Эделина Каташова бик сәнгатьле итеп Габдулла Тукайның һәм Шәйхи Маннурның шигырьләрен укып күрсәтте. Барча җыелган тамашачы сокланып алкышлады.
Хәбибулла Якин исеменә багышлап язылган Бибинур апа Сабированың шигырь юлларын, аның тәкъдиме буенча, үзем укыдым.
Сугыш ветераннары - Мирхәт Әминов белән Хәбибулла Якин абыйларның балаларына, кызларына Коръән китаплары бүләк ителде.
Ахырда тамашачыларны итле пылау һәм тәмле чәйләр белән сыйладылар.
Оештыручылар - бөтен булган төзү эшләрен, әһәмиятле очрашулар алып баручы Әмир хәзрәт Балдинга һәм аның ярдәмчеләре, мәчет эшләрен дәвам итүче хезмәткәрләргә җыелган халык тарафыннан зур рәхмәтләр һәм изге теләкләр әйтелде.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: чарадан күренеш.