Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Россия көнендә Тубыл шәһәренең Базар мәйданында тантаналы бәйрәм чарасы узды. Халыкны шәһәр башлыгы Петр Вагин, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин котладылар. Алар бәйрәмнең халкыбыз өчен әһәмиятле булганы һәм дошманнарны җиңәчәгебез турында сөйләделәр. Аннары бергә Россия Гимнын башкардылар. Бердәмлек, ватанпәрвәрлек рухын, Россиянең беркайчан җиңелмәс булуын күрсәткән бәйрәмдә яңгыраган чыгышларны җылы каршы алдылар.
Бәйрәм тамашачылары волонтерлар ярдәмендә эчтәлекле, кызыклы программада актив катнашып, сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм итүчеләр волонтерлар белән бергә «Россия йөрәге» флешмобында катнаштылар. Сәхнәдән «Безнең Россия» җыры яңгырады. Тамашачыларны берләштергән иҗади номерлар күңелле, матур үтте. Тубыл шәһәрнең спорт гимнастикасы федерациясе оештырган биюне «Минем Россия, минем илем» җырына тамашачылар белән бергә башкардылар. Бәйрәмгә килгән олысы-кечесе биеп, аралашып күңел ачтылар. Аннары концерт башланды. Сәхнәдән җырлар яңгырады, дәртле биючеләрне алкышлар белән озаттылар. Базар мәйданчыгында һөнәрчелек һәм азык төлек ярминкәсе эшләде, балалар өчен уеннар, мастер-класслар оештырылды. Декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә рус, татар, украин һәм башка милләт вәкилләре үзләренең иҗади кул эшләре белән бәйрәм кунакларын таныштырдылар, традицион халык сәнгате турында сөйләделәр, күрсәттеләр. Тубылда бай мәдәниятле бәйрәм чарасы күңелле, оешкан төстә үтте.
Тубылдан еракта түгел «Ябалак: Россия күге» фестивалендә хатын-кызлар һәм ирләр югары пилотаж фигуралары белән мавыктыргыч авиашоу оештырдылар. Кызлар самолетларда Ябалак авылы өстеннән очып, бәйрәмне караучыларны таң калдырдылар. Патриотик программа тамашачыларның кәефен күтәрде. Бу шоуны карарга күрше районнардан да килүчеләр булды.
Римма УМИТБАЕВА.