Главная

Хикмәт бирелгән зат

последние и лучшие новости искусства в мире

«Ул (Аллаһы Тәгалә) хикмәтне теләгәненә бирә. Кемгәдер хикмәт бирелгән икән, (димәк) аңа бик зур игелек бирелгән. Әмма гыйлем белән гамәл кылган һәм шик вә бозык уйлардан котылган чын акыл ияләре генә Аллаһның билгеләре һәм кисәтүләре хакында фикер йөртә».

(Коръән тәфсире, 2:269).

15 яшьлек Эдуард Мөхәммәт улы беренче тапкыр 1992–1993 елларда Тубыл шәһәренең Иске мәчетенә килеп керә. Ислам нигезләрен һәм намаз тәртипләрен белергә тырыша. Бу изге теләкләрне танырга, өйрәнергә аңа этәргеч булып әнисе – Айсылу ханым тора. Беренче дәресләрне Аллаһ йортында Әбделмәҗит хәзрәт Алеев алып бара. Эдуард бик тырышып, зур игътибар белән дини сабакларны үзләштерә башлый, алдынгылардан санала. Программаны уңышлы үтеп чыга. Белем капчыгын баетыр өчен Әбделмәҗит хәзрәт укуларны дәвам итәргә Төмән районы, Ямбай (Малчын) авылына барырга тәкъдим итә. Аның рәхмәте белән Эдуард 1994 елда Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков исемендәге мәчеткә килеп керә һәм монда 2 ел дәвамында белем ала. Ихлас күңелдән тырышып укулар, катлаулы мәдрәсә программасын тулысынча җиңеп чыгу үзенең җимешләрен бирә.

1995 елда Эдуард ерак Согуд Гарәбстанының Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә Хаҗ кылу бәхетенә ирешә, шул ук елны никахлаша. Үзләштергән дини гыйлемен тирәнәйтү өчен Мисырга – Әл-Әзһәр мәдрәсәсенә юл тота. Тиз арада гарәп телен өйрәнә, башкалар белән бик җиңел гарәпчә сөйләшә башлый. Каникул вакытларында туган якларына (Төмән – Тубыл шәһәрләренә) кайтканда, Эдуардның гарәп егетләре белән уңышлы сөйләшүләрен күреп, якташлары хәйран кала.

1999 елда Россия Ислам культура үзәгенең тәкъдиме нәтиҗәсендә Эдуард хәзрәт Юнысов Төньяк шәһәре – Салехардка имам-хатыйб буларак дини эшләрне башкарырга җибәрелә. Монда ул 2002 елга хәтле имам-мөхтәсиб, ә Лабытнанги шәһәрендә имам-хатыйб вазифасын алып бара. Әлбәттә, ул вакытта бу якларда әле мәчет-мәдрәсәләр юк. Шуңа карамастан, Эдуард хәзрәт җомга, бәйрәм намазларын, Корбан гаете һәм Ураза бәйрәмен шәһәр мәдәният йортларында үткәрә. Бу салкын төбәкләрдә яшь егетләр һәм кызлар нефть, газ табу юлында хезмәт итә. Аларның күңелләрендә әби-бабаларыбыздан калган, онытылган һәм югалтылган дини һәм гореф-гадәтләребезне яңадан кайтару хисләре балкып чыга. Бу уңышлы изге адымнар Эдуард хәзрәтнең тырышлыгы белән алга бара. Хәтта күп еллардан соң да хәзрәт андагы дуслары белән элемтәдә тора. Алар әле дә үзләренең рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен яудыралар, дип белдерде Эдуард хәзрәт.

Хәзрәт онытылмаслык вакыйга турында да сөйләде. Салехард шәһәренә якын урнашкан сыерлар фермасыннан Корбан бәйрәме көннәрендә мондагы мөселман халкы бергәләшеп 7 сыер сатып алган. Аларны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен суеп, аш мәҗлесләре үткәргәннәр һәм калган ит, шулпаларны ятимнәргә таратканнар. Моның өчен шәһәр администрациясенә кереп, авыр хәлдә яшәүче халыкның исемлеген алып, адреслар буенча бәйрәм ризыкларын тапшыра алганнар. Мондый хәлләр бу якларда әлегә хәтле булганы юк, дип анда яшәүчеләр әле дә хәтерли.

2000 елда Мәскәү шәһәре Союзлар йортының колонналар залында Ислам халыкара конференциясе үткәрелә. Бу тантаналы җыелышны Коръән сүзләре белән ачып җибәрү безнең якташыбыз, яшь имам – Эдуард хәзрәт Юнысовка йөкләтелә. Бик җаваплы бу вазифаны уңышлы, дөрес итеп тәмамлагач, залда булган чит илләрдән килгән гарәп кунаклары хәзрәтнең матур укуына сокланып, безнең якташыбыз белән якыннан танышырга телиләр. Күрешкән арада Эдуард хәзрәтнең гарәп телендә җиңел сөйләшә белүенә бик зур бәя бирәләр һәм бу егетнең киләчәге якты булачак, иншәАллаһ, дип белдерәләр.

Шулай ук Мәскәү шәһәренең «Президент Отель» дип аталган кунакханәсендә үткәрелгән Ислам халыкара конференциясендә дә Эдуард хәзрәткә тантаналы ачылыш алдыннан Коръән сүзләре белән башлап җибәрү кебек дәрәҗәле абруй тәкъдим ителә.

Эдуард хәзрәт Салехард шәһәрендә 2003 елга хәтле имам-хатыйб буларак дини эшләрне югары дәрәҗәдә алып бара, аннары үзенең туган ягына – Тубыл шәһәренә кайта. Монда актив рәвештә дини эшләрдә катнаша, шәһәр мәчетендә хөтбәләр, җомга, тәравих намазлары, Ислам дәресләре алып бара.

2019 елдан алып, Төмән өлкәсе диния нәзарәтенең чакыруы буенча Төмән округының Нигъмәтулла Кармышаков – Сәйдуков исемендәге Ямбай мәчетенә баш имам буларак билгеләнә. Мәчеткә йөрүчеләр, бигрәк тә җомга намазында катнашучылар саны күпкә арта. Ул гына да түгел, Эдуард хәзрәт округтагы Боровский, Каскара һәм тагын берничә авыл мәчетләрендә дә намазлар үткәрә.

2024 елда Эдуард хәзрәтне Төмән шәһәренең Яңавыл Җәмигъ мәчетенә имам-хатыйб вазыйфасына күчерәләр. Хәзрәт үзенә тапшырылган йөкне уңышлы алып бара. Җомга намазлары Аллаһ йортында кайнап-гөрләп торса, халык саны артканнан арта.

25-2-26

Әйткәнебезчә, Төмән өлкәсе имамнары май аенда Казан шәһәрендә үткәрелгән «Дин һәм милләт» дип аталган чираттагы форумда булып кайттылар. Барча Төмән өлкәсе мөселманнары, милләттәшләребез өчен бу зур горурлык булды, дияр идем. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында дин юлында күп еллар тырышып хезмәт иткән имамнарга, мөфтиләргә медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Сәхнәдә Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның безнең якташыбыз – Эдуард Мөхәммәт улына Рәхмәт хатын тапшыруы, аның хезмәтенә сокланып, югары бәя бирүе Төмән өлкәсе делегатлары һәм хәзрәтне яхшы белгән дин әһелләре күңелендә онытылмаслык җылы хисләр калдырды, дияр идем.

Бу форсаттан файдаланып, Эдуард хәзрәтне «Яңарыш» газетасы укучылары исеменнән тәбрик итәм. Киләчәктә дә изге хезмәт сукмагында югары адымнарга ирешүен теләп калам.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Эдуард хәзрәт Юнысов һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума