Главная

Әле истә кыңгыраулы мәктәп еллары

последние и лучшие новости искусства в мире

1961-68 нче елларны Тубыл районы Сатылган мәктәбендә укыган укучылары белән Тубыл шәһәрендә яшәгән ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, Тубыл районының «Мактау китабы»на кертелгән, төрле дәрәҗәле Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Рауза Садыйкова очрашты. Рауза апа укучылары белән горурланып, аларның ирешкән уңышларына сөенеп, һәркайсын игътибар белән тыңлады. Ветеран укытучы һәр укучысы турында җылы сүзләр табып хатирәләрен яңартты, мәктәптә эшләгән елларын искә алды: «Минем укучыларым авыр, сикәлтәле, сынаулы еллар узган, сынмаган буын вәкилләре. Сугыштан соңгы авыр елларга туры килә укучыларымның балачак еллары. Хәзер инде алар да 70 яшьләрен узган, уңышларга ирешкән, хөрмәткә лаеклы кешеләр. Мин укыткан елларны балалар тырышып укыдылар, укытучыларга аларның мөнәсәбәтләре башка иде. Укучылар укытучыны хөрмәт иттеләр, белем алырга тырыштылар, класстан тыш чараларда актив катнаштылар. Минем укучыларым 5-8 классларда укыган елларны барлык күрсәткечләр буенча беренчелекне алып укыдылар.

Ленин бүлмәсен җиһазлар белән баетып, стендлар ясап, экскурсоводлар әзерләп экскурсияләр үткәрә идек. Бу бүлмәдә өлкә һәм район күләмендә семинарлар узды. Укучыларым район олимпиадаларында катнаштылар, бәйгеләрдә оста шигырь сөйләүчеләр булды. Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сәнгатьле итеп Тәнзиләбез сөйли иде», - дип хатирәләрен яңартты. Һәр очрашуда булган укучысы Тәнзилә Хисәтулла кызы: «Сатылган мәктәбе, укытучылар коллективы, укытучыбыз кабатланмас гомеребезнең бер чоры. Онытылмаган истәлекләр белән уртаклашу өчен сыйныфташларым, укытучым белән очрашырга ерак юлларны якын итеп Тубылга килдем. Без укыган елларны Сатылган мәктәбендә күп укучылар белем алды. Алар күрше авыллардан киләләр иде. Бәргәр, Коллар, Юршак, Сукләм, Саускан, Пушнаш, Игәй, Ураман һ.б авыллардан. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылды. Мәктәп директоры Солтан абый Садыйков 30 ел мәктәп җитәкчесе булып эшләде. Сатылган мәктәбендә укыган чор минем күңелемдә якты хатирәләр калдырса да, укучыларның мәктәпкә күрше авыллардан җәяүләп килүләре әле хәтеремдә, яшәү урыннары яхшылардан булмаса да укырга, белем алырга зур омтылышлары искиткеч иде. Укучылар тырышып укыдылар. Укытучылар коллективы көчле иде. Минем әнием Саҗидә Суючева да бу мәктәптә укытты. Безнең укытучыбыз, класс җитәкчебез Рауза апаны, мәктәп елларын, укытучыларны сыйныфташларым белән очрашкан саен җылы сүзләр белән искә алабыз. Класс җитәкчебез Рауза апа класстан тыш чараларда өлкән буын вәкилләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бездә хөрмәт тәрбияләгәнен, төрле милли-мәдәни чараларда илебез халыкларының мәдәнияте белән таныштырганын, бөек шагыйрьләребез Муса Җәлил, Габдулла Тукайга багышлап үткәргән чараларын сагынып искә алабыз. Авыр еллар булса да, укытучы апабыз зәвыклы итеп киенә белгән, тирән белемле, күренекле шәхес буларак безнең исебездә калды. Ул бүген дә җылы сүзләр табып, тәмле милли ризыклар пешереп безне каршы ала.

25-41-26

Быел классташыбыз Җәнүфәнең йортында очраштык, уңган-булган, зирәк Җәнүфәбезгә, барлык классташларыма, укытучыма рәхмәтлемен. Ерак юлларны якын итеп килү, балачак елларны искә алу онытылмаслык, матур мизгел. 1965 нче елны Сатылганда яңа мәктәп төзелә. Солтан абый Садыйковка ирешкән уңышлары өчен мәгариф отличнигы исеме бирелә. Еллар узган саен тормыш рәвеше яхшы якка үзгәрде. 1974 нче елны мәктәп җитәкчесе итеп аның улы Клим абый Садыйков билгеләнде. Кыска гына вакытта мәктәбебез техник чаралар белән җиһазландырылды. Мәктәп директоры Клим Садыйковка мәгариф отличнигы исеме бирелде. Безнең сыйныф укучылары класс җитәкчебез Рауза апа Садыйкова җаваплы, тырыш, актив булганына соклана идек. Ул бит әле биш баланың - биш улының әнисе дә. Ничек өлгерде икән? Мәктәпкә матур киенеп килеп, ачык йөз белән укучыларын каршы алырга, кызыклы дәресләр үткәрергә, класстан тыш чаралар оештырырга сәләтле булды», - дип сөйләде. Һәр чыгыш ясаучының истәлекләре бу класста һәр укучы мәктәбен, укытучыларын яраткан, хөрмәт иткәнен дәлилләде. Хәлисә Уразмәтова: ”Сатылган мәктәбен исемә төшергәндә беренче булып класс җитәкчем күз алдыма килеп баса. Ул матур прическалы, плисеровкалы юбка кигән, безне елмаеп каршы ала. Рауза апабыз әле хәзер дә шундый. Ул игелекле, ярдәмчел, юмарт кеше. Бәйрәмнәргә классыбызның сәнгать осталары белән иҗади номерлар әзерли идек, спорт ярышларында катнашып беренчелекне алдык», - дип уртаклашты. Җәнүфә Моратова, Газизә Сәитова, Тәнзилә Сәитова, Фәния Бакиева, Мөкәрәмә Рузубаева, Майчамал Мифтәхетдинова, Халидә Мортазина, Зәйтүнә Мәхмүтова, Сәрвәр Мәхмүтова, Мәрзия Сәитова, Хәлисә Уразмәтова, Чаппар Сәфәралиев, Рәүф Уразмәтов, Радиф Бәширов, Альберт Мохтаров, Хәммәт Әйтняков, Илдус Мәхмүтов, Шиһап Ильясов, Сабит Әминов, Зәйнетдин Сәитов, Нәбил Кутумов - һәркайсысың яраткан, белем биргән укытучылары: «2026 нчы елны очрашуда бөтенебез җыелыша алмадык. Быел укучыларым белән очрашу матур, кояшлы көнгә туры килде. Аларның язмышлары белән кызыксынып, укучыларым белән күп еллар аралашып яшим. Кемдер югары уку йортын тәмамлап, зур шәһәрләрдә эшли, уңышларга ирешә. Авылда яшәгән, уңган, булган тырыш, сокланырлык укучыларым да горурланып сөйләрлек. Мәктәптә укыган чорында шигырьләр сөйләп беренче урыннар алган Тәнзиләбез Казанда театраль училище тәмамлап, зур сәхнәләрдән тамашчыларының мәхәббәтен яулый, Төмән өлкәсенә кайтып югары дәрәҗәләргә ирешә. Исән булсыннар, кешелекле, игелекле, мәктәп тарихын хәтерләрендә саклаган укучыларым озак яшәсеннәр. Укучыларым арасыннан арабыздан китүчеләре дә бар. Һәр очрашуда булмаганнарны юксынып, сагынып искә алабыз. Укучыларым һәм мин үзем дә һәр очрашуда мәктәп елларындагы сыман үзебезне хис итәбез. Сез миңа һәркайсыгыз кадерле, яраткан укучыларым. Күп еллар узса да, укучылар белән очрашып, йөрәк серләребез белән уртаклашып, сөйләшеп, чәйләр эчү онытылмаслык, тормышымның бер матур мизгеле. Сезне яратып, хөрмәт итеп, сагынып искә алам»,-

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: очрашуда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума