Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Вагай округы табибы Хәсәнә Сәгыйтуллина (Корманова) турындагы мәкаләмне А.П. Чеховның: “Табиб һөнәре – батырлык, ул фидакарьлек, күңел һәм ниятләрнең сафлыгын таләп итә”, - дигән сүзләре белән башлыйсым килә.
Тормышта безгә әлеге изге һөнәргә ия булган кешеләр белән очрашырга туры килә, әмма, алар арасында үзенчәлеклеләре дә бар.
Хәсәнә Хәсән кызы – шундыйларның берсе. Аның медицинадагы юнәлеше - терапия. Пациентлар һәм коллегалары аны мөлаем, изге күңелле, һәркем белән дә ачык кеше буларак белә.

Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларны күрәбез дә: “Менә бу чын табиб!” – дибез. Мең төрле авыруларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр, дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен генә барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Нинди авыр, җаваплы эш бит табиб һөнәре, алар кулында – кеше гомерләре!
Хәсәнә Сәгыйтуллинаның медицинага килүе очраклы хәл түгел. Ул – Вагай округының Сөләймән исемле татар авылында тату гаиләдә туып-үскән, күрше Казанлы урта мәктәбендә төпле белем алган кыз. Мәктәптә Хәсәнәгә уку җиңел бирелә, барлык фәннәрне дә ул бик яратып үзләштерә. Ләкин кызның иң кызыксынган фәннәре химия белән биология була, чөнки кече сыйныфлардан ук аның табиб булып кешеләрне дәвалыйсы килә. Шуңа күрә табиблар турындагы әдәби әсәрләрне йотылып укый, кинофильмнарны кызыксынып карый бара. Ул барлык фәннәр буенча олимпиадаларда, ярышларда катнаша, үзе оста бии дә, бер концерт та Хәсәнәсез үтми иде. Өстәвенә, рус һәм татар телләрендә шигырьләр дә яза иде ул. Шулай итеп, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, үзе хыялланган Төмән медицина академиясенә юл ала.
Ел артыннан ел үтә, укулар уңышлы дәвам итә, Хәсәнә практикаларны Төмән һәм Вагай дәваханәләрендә үтә бара һәм бик яхшы билгеләренә генә укуны тәмамлап, туган ягына кайтып, остаз укытучыларыннан алган белемен, бөтен көчен, сәләтен эшкә җигеп, җиңен сызганып, дәрт белән яраткан хезмәтенә чума.
Хәсәнә Хәсән кызының район дәваханәсенә кайтуына аның пациентлары бик шатлана. Күпләр инде тәҗрибә туплап өлгергән табибка кабул итүгә эләгергә тырыша. Ул игелекле һәм кешелекле табиб: чирлеләр төрле була, сәламәтлеккә бәйле проблемаларны хәл итүдән тыш, кешене тыңлый белергә, аңа ярдәм итәргә, ә кайвакыт аеруча дулкынланучан пациентларга киңәшче дә булырга туры килә. Терапевт дипломыннан тыш, Хәсәнә тагын психолог дипломына да ия бит әле. Дәваханәдән тыш, округ газетасы битләрендә, интернет челтәрендә яшь табиб пациентларга төрле авырулары буенча үзенең киңәшләрен биреп тора, алар аңа бик рәхмәтле.
Хәсәнә белән тормыш иптәше Рият нык гаилә корып, бер малай үстерәләр. Тырыш Рият та хатыныннан калышмый: ул да, профессиональ массажчы буларак, кешеләргә ярдәм итә. Буш вакытларында алар Сөләймән һәм Тугыз авылларында яшәүче ата-аналарына да булышырга онытмыйлар.
Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә безнең илебездә медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, укучым, табиб Хәсәнә Сәгыйтуллинаны һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәм, гаиләсенә иминлек, йортына бәрәкәт телим. Игелекле һәм җаваплы хезмәтендә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык-сәламәтлек, эшендә һәм тормышында зур уңышлар, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүен телим.
Асия Зимагулова,
ветеран укытучы, Вагай округы.