#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Муллаш мәчете бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

26-16Төмән районының Муллаш авылы мәчетендә беренче азан тавышы 1992нче елда яңгырый. Шуннан бирле 25 ел вакыт узып та киткән. Тантаналы кичә 30нчы июнь көнне, мәчет каршындагы мәйданчыкта барды. Бәйрәмгә фатиха биреп, көн дә кояшлы булды. Кунакларны бәйрәм белән котлап авыл мулласы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов, авыл хакимият башлыгы Таңсылу Хөсәенова чыгыш ясадылар. Чараны алып баручы укытучылар Фәнисә Зиннәтуллина белән Азалия Габдрәхимова тарих фәннәре кандидаты Гөлүсә Зиннәтуллинаның фәнни хезмәтенә таянып авыл һәм мәчет тарихы белән таныштырдылар.

Мәчет салуда күп көч куйган авылдашларын искә алып, бүгенге көндә актив эшләгәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Котлау сүзләре белән Төмән өлкә мөселман диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе баш мөфтиенең хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дин эшләре бүлеге баш белгече Радмир Газизов, район җитәкчесенең урынбасары Николай Пуртов, район хакимиятенең җир тикшерү бүлеге начальнигы Александр Воллерт, район Думасы депутаты Әмир Моратов, 26-15район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, авыл ветераннар советы рәисе Ильяс Нәҗметдинов, өлкә ислам мәгариф үзәге җитәкчесе Искәндәр Юсупов чыгыш ясадылар. Кунакларны ял иттереп “Пышны” (җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов) фольклор ансамбле матур җырлар башкарды. Тантаналы чарадан соң кунакларны мәктәп спорт залына чакырып, тәмле-тәмле ризыклар белән ташып торган мул табыннарга утыртып сыйладылар. Бәйрәмгә килүчеләрнең һәркеме зур канәгатьлек кичереп таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836