Материалы

Турай сабан туе

последние и лучшие новости искусства в мире

26-121 июль көнне иртәнге уннарда ук сабантуй буласы мәйданда халык шактый иде инде. Катнашучылар – хакимиятләр вәкилләре алдагы көнне, яисә иртән үк тирмә-палаталарын корып, учакларын ягарга әзерләп куйганнар. Әлеге сабантуйга чакырып интернетта реклама бирү яхшы оештырылган иде. Кеше бик күп җыелды. Керү юлында кибетләр, аш-су сатучылар урнашканнар. Зур мәйданның бер ягында – елга буенда - сәхнә, аның каршында икенче якта “йорт”лар тезелеп утыралар. Шунда ук кыек багана, колга, “Уйна, гармун”, уеннар өчен әйләндереп алынган мәйданчыклар, фоторәсемгә төшү, арбалет-укта ату урыны да бар.

Авыл хакимиятләре милли аш-сулар, татарның көнкүрешен чагылдырып җиһазландырылган “йорт-кура”лар, җыр-бию белән кунакларның игътибарын җәлеп итәргә тырыштылар. Ә олы түрәләрне каршы алганда экология елы белән бәйле йола күрсәтергә тиешләр иде. Елдагыча, һәркем тырышып әзерләнгән. 26-13Ләкин әзерлек дәрәҗәләре төрлечә. Кемдер телефоннан укып торганда, икенчеләр шатырдатып телдән сөйләп бирделәр. Берәүләр балалар күрсәткән сәхнәләштерелгән күренеш белән канәгатьләнгәндә, икенчеләр олысы-кечесе җыр, бию, нәфис сүз белән матур тамаша әзерләгәннәр. Ямбайлылар тарихка күз салганнар, келәм туку йоласын тамаша кылганда, “Нигъмәтулла хаҗи Кармышаковны”, “патша”ны да күрдек. Быел Боровский поселогы татарлары аерылып тордылар. Монда милләттәшләребезне уяткан Гөлсифа Нигъмәтуллина тырышлыгы зур роль уйнагандыр. Икенче урын ямбайлыларга бирелде. Ә сәнгать коллективлары арасында Шыкча мәдәният йорты осталарына тиңнәр юк, әлбәттә. Алардан Ямбай, аннары Муллаш җыр-моң яратучылары азрак калыштылар.

Бәйрәмне дә шыкчалылар белән муллашлылар ачтылар. Аларга Салаирка җырчысы Азат Азаматов “Сабантуй” җыры белән кушылды. 26-14Зиннәт хәзрәт, Илдар хәзрәт хәер-фатихасыннан соң, сүз җитәкчеләргә бирелде. Алар уңган авыл хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Районның иң алдынгылары сабантуй әләмен күтәрделәр. Халык йолалар, көрәш, ат чабышы, колгага менү һәм сәнгать осталары концерты белән кызыксынды. Туганнар очраштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Балалар өчен чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, кыек баганага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу кебек уеннар оештырылды. Кайберсендә аларга зурлар да кушылдылар.

Тулырак язманы газета битләрендә укырга мөмкин булачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума