Дуслар китә бәгырьләрне өзеп

последние и лучшие новости искусства в мире

26-11И гомер! Галим-педагог, Төмән дәүләт университетының дәүләт төзелеше һәм икътисад институты доценты, филология фәннәре кандидаты, ялкынлы җәмәгать эшлеклесе, дустыбыз, Себернең татар зыялысы Равил Таһир улы Гыйльфановның 1 нче майда якты дөньядан бакыйлыкка күчүенә 40 көн узып та китте, ә аны югалтудан калган җан ярасы һич кенә дә тынмый, басылмый. Бер нәрсә генә күңелне бераз юата: авырып озак азапланып ятмады, кинәт өзелде гомере.

20 ел элек булган фаҗигадән соң табиблар, Равил комадан чыга алмас, чыкса да гарип булып калыр, дигәннәр иде. Гадәтенчә, кичен спорт костюмында гына йокы алдыннан йөгереп кайтырга чыга ул, кире кайтмый.

3 көн дәвамында туганнары, милиция эзли аны. Шуннан соң, Түбән Тәүдедән иртәнге 5 сәгатьтә кайтып килгән йөк машинасы йөртүчесе, Төмәннән ерак булмаган юл өстендә яткан кеше алдында туктый, янына килә. Равил булып чыга ул, фамилиясен генә әйтеп өлгерә дә, аңын югалта. Ашыгыч ярдәм машинасы аны өлкә хастахәнәсенә китерә. Атна-ун көн көрәшә табиблар аны үлем тырнагыннан тартып чыгару өчен. Ни кызганыч, бу җинаять ачылмый кала.

Кешегә аз гына да авыр сүз әйтә белмәгән, дошманлашмаган, беркайдан хәтәр көтмәгән Равилгә ниндидер кабәхәтләр һөҗүм ясый, аны каты кыйнап, инде үлде, дип булса кирәк, шәһәр читендәге юлдан читтә сазлыкка илтеп ташлыйлар. Ул шунда аңсыз 3 төн, 3 көн ята, аңына килеп, юлга шуышып чыга.

Хатыны Фәридәнең сүнмәс мәхәббәте, тугрылыгы, туганнарының кайгыртуы, табибларның күзәтеп торулары нәтиҗәсендә сау-сәламәт кеше булып яшәде, соңгы көненә кадәр Төмән дәүләт университетында һәм югары инженерлык хәрби училищесында эшләде, студентларның, курсантларның яраткан укытучысы булды, фәндә гыйльми эзләнүләрен туктатмады. Аның исәпсез-сансыз фәнни мәкаләләре, Бөтенроссия фәнни хезмәтләр бәйгесендә җиңү яулаган китабы, дөньяда матур эзләре, безнең күңелләрдә якты истәлеге калды.

Равил Таһир улы Түбән Тәүде районының Усман авылында (юкка чыккан авылларның берсе, ата-бабалары 1925 елда Татарстанның Кама Тамагы районыннан ул замандагы Велижан, бүген шул ук Түбән Тәүде районының Мүллин авылына килеп урнаша, ул авыл да күптән юкка чыкты) 1951 елның 1 августында дөньяга килә.

Гаилә Төмәнгә күченеп килгәч, Равил 9 нчы мәктәптә урта белем алып, Төмән дәүләт университетының алман һәм француз телләре белгечлеге буенча роман-алман телләре факультетын тәмамлый. Омутинка һәм Төмән мәктәпләрендә чит телләр укытканнан соң, Уссурийск шәһәрендә армия хезмәтен үти, анда да ул гади солдат кына түгел, разведчик- радиорадист хезмәтен алып бара.

1979 елда Равил инглиз теле укытучысы Фәридә белән гаилә кора. Соңгы көннәргә кадәр доцент Равил белән филология фәннәре докторы, профессор Фәридә Гыйльфановлар Төмән дәүләт университетында хезмәт иттеләр, тату-дус, матур гаилә үрнәге күрсәтеп яшәделәр, ике чибәр кыз тәрбияләп үстерделәр - Динара белән Алинә дә лаеклы тормыш юлына бастылар.

1984-87 елларда Равил белән Фәридә гаиләсе килешү буенча Германиянең Дрезден шәһәренә китә, Равил Совет армиясенең махсус бүлегендә тәрҗемәче булып эшли, бер үк вакытта солдатларны алман теленә өйрәтә. Монда ул командованиедән югары бәя, мактау сүзләренә генә лаек була, алан телен камилләштерә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, “Германияне беләсеңме?” викториналарында даими җиңү яулый.

1991-92 елларда халыкара программа нигезендә Равил Франциянең Париж шәһәрендә экономика һәм коммерция югары мәктәбендә укый, монда ул француз телен камилләштерә. Соңрак берничә мәртәбә Франциядә айлык курсларда француз телендә лекцияләр укый. Төмәндә рус мәктәбен тәмамлап, үзлегеннән татар язучыларының китапларын укып, ана телен тирәнтен үзләштергән Равил 4 телне (рус, татар, алман, француз) камил белгән, ул телләрдә лекцияләр уку, язу осталыгына ия булган галимнәрнең берсе. Аның кандидатлык диссертациясе дә беркем беркайчан тикшереп өйрәнмәгән темага багышланган иде – француз һәм татар телләре фигыльләрен чагыштыруга.

Телләр галим-белгече буларак, даны еракларга таралган Равилне 2011 елда Новосибирск өлкәсенең Лесосибирск педагогия иституты рус теле һәм әдәбияты факультетына татар теле курсларын үткәрергә чакыра. Кызыклы чакыруны туган телен өзелеп яраткан Равил шатланып кабул итә, ул институтның татар теле белән кызыксынуы дәртләндерә аны. Анда 2010 елда “Туган тел һәм психолингвистика” белгечлеге ачылган була. Махсус программа төзеп (программасын деканат хуплый), озын юллар үтеп бара анда Равил, фәкать рус студентларыннан гына торган төркем аны тиз арада өйрәнеп алган “Мин сине яратам” сүзләре белән каршы ала. Курсның гаҗәеп кызыклы булуы, студентларның, институт җитәкчеләренең татар теленә карата тирән игътибары турында җылы истәлекләре белән уртаклашкан иде. Төмән өлкәсе “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасының ир-егетләр канаты әгъзасы булды ул, оешманың һәр эшендә актив катнашты. Оешма каршында оештырылган “Сәфәр” драма театры коллективында да төп рольләрне башкарды.

Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе төзелгәч, милли хәрәкәттән читтә калмау теләге белән, казан татарлары да үз автономияләрен оештырдылар, аның беренче җитәкчесе Равил булды. Галимҗан хәзрәт Бикмуллин шеф-редактор булган елларда Равил белән Фәридә Гыйльфановлар “Хикмәт” рухани-мәгърифәти газетасының иҗтимагый редколлегиясендә иң актив әгъзалар иделәр, газетаның иҗади эшчәнлегендә тирән эз калдырдылар. Равилнең мәгънәле, төзек матур татар телендә язылган мәкаләләре “Ак калфак” газетасын, соңрак шул ук исемдәге журналны, “Хикмәт” газетасын һәрдаим бизәп тордылар.

Җылы карашлы, сабыр холыклы, зирәк акыллы, дөньяда игелекле гамәлләре белән генә танылган Равил Таһир улы Гыйльфанов Төмән өлкәсе татар дөньясында җуелмаслык якты эзләр генә калдырды. Аллаһы Тәгалә яткан туфрагын җиңел итсен, рухына урынны җәннәт түрләрендә насыйп әйләсә иде, гаиләсенә, туганнарына күркәм сабырлыклар ирештерсә иде.

Бибинур САБИРОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума