Татарстан президенты Төмәнгә килде

последние и лучшие новости искусства в мире

26-117 июнь көнне Рөстәм Нургали улы Төмәнгә килде. Шул көнне өлкәбез губернаторы Александр Моор белән очрашты. Алар сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Әлеге документ тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике яклы элемтәләрне алга таба үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Ике төбәк тә илебездә төрле юнәлештәге рейтингларда гел алдынгы урыннарны билиләр, бер-берсеннән өйрәнерлек тәҗрибәләре җитәрлек. 18 июньдә Татарстан Республикасы делегациясе нейрохирургия федераль, «Шлюмберже» компаниясенең Себер тренинг үзәкләрендә, Төмәннең «Бейкер Хьюз» нефть промысел җиһазлары заводында булды.

Ә көннең нәкъ уртасында Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә өлкәнең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашырга килде. Татарстан делегациясе составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та бар иде.

Губернатор урынбасары Вячеслав Вахрин сәламләвеннән соң, милләттәшләребез өчен көтеп алынган, бәйрәм шикелле кабул ителгән әлеге очрашуда өлкәбез татарлары тормышы турында доклад белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимергали Мирасов чыгыш ясады:

- Иҗтимагый әһәмиятле барлык чараларны үткәрүдә без район һәм шәһәр автономияләренә, шулай ук мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә, мәгариф һәм фән, мәдәният департаментларына, «Яңарыш» өлкә татар газетасы, «Яңа сулыш», «Себер йолдызлары» телепрограммалары һәм «Дусларга сукмак» радиопрограммасына таянып үз бурычларыбызны тормышка ашырабыз. Без массакүләм милли бәйрәмнәр үткәрүдә матди ярдәмне Төмән өлкәсенең милләт эшләре буенча комитетыннан алабыз: балалар һәм олылар өчен өлкә “Сабантуй”лары; “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясе; “Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре” фестивале.

Шулай ук мәдәният учреждениеләре һәм коллективлар өчен сәхнә костюмнары, аяк киемнәре, музыкаль инструментлар һәм аппаратуралар сатып алу да финанслана. 2018 елда әлеге комитет каршында нәшрият эшчәнлеге буенча комиссия төзелде. Әле күптән түгел генә талантлы якташларыбызның китаплары, шигырьләр һәм җырлар җыентыклары дөнья күрде һәм без Төмән авторларын тәкъдир итү шаһиты булдык, аларның уңышларына куандык.

Әлеге традицион чаралар нәтиҗәсендә горурлана алырлык яшь талантлар барлыкка килде. Без үзебезнең төбәктә генә түгел, ә аннан читтә дә танылган рәссамнарыбыз, шагыйрь, композитор, җырчылар, музыкантлар, автор-башкаручыларыбыз белән горурланабыз.

Өлкә территориясендә 60 авыл мәдәният йорты һәм клуб эшләп килә, аларда 170тән артык коллектив, 28 үзешчән берләшмә һәм 3 татар мәдәният үзәге мәдәниятебезне үстерә. Өлкәдә этно-мәдәни компонентлы 51 мәктәп бар, анда татар телен 4061 укучы укый. Безнең укучылар ел саен татар теле буенча төбәкара олимпиадаларда уңышлы катнашалар.

Өлкә мәгариф һәм фән департаменты тарафыннан ел саен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр алына. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына быел 4000 нөсхәгә гариза бирелгән.

Автономия иҗтимагый әһәмиятле чаралар үткәрү белән генә шөгыльләнми, без өлкә һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән су белән тәэмин итү, газлаштыру, матди ярдәм һәм башка социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать, хатлар буенча җитди хезмәттәшлек итәбез. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирәбез һәм безнең район администрациясенә үтенечләребез уңай хәл ителә.

Автономия эшчәнлеге күпкырлы һәм түләүле түгел, шуңа күрә автономия составына үз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм халкына бирелгән чын фанатлар кергән, - дип сөйләде Тимергали Сәлим улы.

Галимәбез Зәйтүнә Тычинских тарихи мирасыбыз, этнографик туризм мөмкинлекләре, “Мирас” өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Искер, Сүзге комплекслары, “Яңа сулыш”, “Себер йолдызлары” тапшырулары алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина төбәгебездәге татарлар өчен эшли торган матбугат чаралары белән таныштырды. Сугыш һәм тыл ветераннары госпиталенең баш табибы Альберт Юсупов сәламәтлек саклауда хөкүмәтнең ярдәме зур булуын, Татарстан белән элемтәдә торуларын билгеләп үтте. Аннары Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова, Төмән районының Шыкча урта мәктәбе туган тел укытучысы Гүзәлия Муллачанова тел мәсьәләләренә, уңышларына, өлкә мөселман дини оешмалар җитәкчеләре Зиннәт хәзрәт Садыйков, Илдар хәзрәт Зиганшин дини тормышка тукталып киттеләр.

Рөстәм Нургали улы: “Сезнең белән күрешүемә бик шатмын, - дип башлады сүзен. - Динебез, телебезне ничек сакларга кирәклеге турында күп очрашуларда аралашабыз. Әлбәттә, русча сөйләшү җиңелрәк, әгәр үз телебезне кулланмасак, аны мәктәптә генә өйрәнеп булмый. Себер, Әстерхан, Казан татарымы – безнең динебез, телебез бер. Әлбәттә, үзгәрешләр булырга мөмкин. Киләчәк буынга дин, тел, гореф-гадәтләребезне калдыру – ул һәммәбезнең дә вазифасы. Кая барсак та татарлар бар.

Хезмәт хакы алмыйбыз, дип әйттегез бит, менә шундый күңелендә үзенең батырлыгын саклый торган активистлар эшне алып баралар. Монда себер татарларының дәрәҗәсен күтәрегез, дип әйтүче булмады. Аның бернинди яңалыгы юк. Без бергә булырга тиеш. Әгәр бергә булсак – без көчле, бүленә башласак – көчебез югала, беркемгә дә кирәк булмыйбыз. Татар халкы – Россиядә икенче урында тора. 2020 елда халык санын исәпкә алганда без “татар” дип язылырга тиеш.

Балаларыгызны Татарстан уку йортларына җибәрә аласыз. Бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтербез.

Төмән өлкәсе – көчле өлкә, монда безнең бик зур тарих. Без зур Россиянең балалары, безгә бергә эшләргә, яшәргә. Татарлар һәркайда тырышып эшлиләр, яшиләр, киләчәктә дә шулай булып калыр дип ышанам, - диде чыгышында. Үз чиратында Төмән өлкәсе җитәкчелегенә җирле татарларның мәдәниятен саклап калу һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудырганнарына рәхмәт белдерде.

Өлкә губернаторы Рәхмәт хатлары белән В.Вахрин өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Зиганшин, Л.Хөрмәтуллина, Т.Мирасов, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров, Л.Шәмсетдинованы тәбрикләде.

26-2Татарстан президенты татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен тырышларга Республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды: Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримова “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе”, федераль нейрохирургия үзәге баш врачы Альберт Суфиянов “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исемнәре, Төмән дәүләт университеты профессоры, тюркология үзәге җитәкчесе Хәнисә Алишина “Намуслы хезмәте өчен” медале, өлкә татар Конгрессы әгъзасы, “ФудСервис” оешмасы генераль директоры Таһир Мөхәммәдшин Татарстан Республикасы президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Хөрмәтле кунакларны “Вак бәлеш” (җитәкчесе И.Сафин), “Бәйрәм” (җитәкчесе Г.Кәримова) ансамбльләре каршы алып, биетеп озаттылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Фәрит ГАЛИӘСКӘРОВ
фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума