#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Губернатор распорядился выделить средства на ликвидацию свалок. Төмән өлкәсе хөкүмәте төбәктәге өч муниципалитетта чүплекләрне бетерүгә 117 млн сумнан артык акча юнәлдерәчәк. 17 июньдә төбәк хөкүмәте президиумы утырышында акча бүлеп бирү турындагы боерыкка Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор кул куйды.

Акча Ишим һәм Төмән районнары, шулай ук Заводоуковск шәһәр округы бюджетларына җибәреләчәк. Алар территорияне 253 чүплектән арындырачаклар, шуларның 222се – Төмән районында.

* * *

Александр Моор: цифровизация в медицине должна нести пользу пациентам. Төмән өлкәсендә цифрлы медицина сурәтләренең бердәм архивы барлыкка киләчәк. Аны булдыру губернатор А.Моор рәислегендә төбәк хөкүмәте утырышында каралды.

Төмән өлкәсенең мәгълүматлаштыру департаменты директоры Мария Рудзевич сөйләгәнчә, радиологик мәгълүмат системасын булдыру проектын гамәлгә ашыруны 2019 елда керешкәннәр. Бердәм архив анализ инструментларын үстерергә, кабатлана торган диагностик тикшеренүләрнең санын киметергә, аларның сыйфатын һәм нур диагностикасы җиһазларын куллануның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

* * *

Тюменская ОКБ-1 первая в УФО получила сертификат Росздравнадзора. Төмән шәһәренең 1 нче өлкә клиник хастаханәсе “Росздравнадзор”ның бәйсез сертификациясен уңышлы узды һәм «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге» сертификаты алды. Бу Төмән табибларының югары профессиональлеген тану.

«Сертификатка ия булуыбыз - бөтен коллективның зур эш нәтиҗәсе һәм клиниканы тиешле җиһазлауда хакимият органнары ярдәме нәтиҗәсе. Без ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмыйбыз һәм алга таба да заман белән бергә атларга тырышачакбыз», – дип ассызыклады хастаханәнең баш табибы Сергей Ярцев.

* * *

Руководители российского «Картофельного союза» побывали в тюменском КРиММе. Упорово авылында КРиММ Төмән агрофирмасы базасында илнең «икенче икмәк» җитештерүчеләренең тармак берләшмәсе вәкилләре Россиядә бәрәңге үстерүнең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар.

- Берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Аларның берсе сәүдә багланышларына кагылышлы иде, әмма иң мөһиме – эшкәртү продукциясенә аерым игътибар бирү һәм аны алга этәрүгә ярдәм итү – төрле күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештыру, - диде агрофирма генераль директоры Геннадий Рязанов. Хәзер КРиММда пастеризацияләнгән бәрәңге җитештерү буенча заводны сынау дәвам итә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836