Июль 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 1нче юльдә Вагай районы Сопра мәктәбендә урнашкан сайлау участогында оешкан төстә, авыл бәйрәмен хәтерләтеп узды. Авылда да сайлауга килүче һәркемнең температурасын үлчиләр, аларга перчаткалар, битлекләр, ручка бирәләр. Бүген кичке сәгать дүрткә 436 авыл халкының сиксән проценты тавыш биргән. Бу тавыш участогынының комиссия әгъзалары зур булмаган Юлташи авылында тавыш бирү мөмкинлеген авыл урамында оештыралар. Юлташи авылда 12 кеше тавыш биргән.
Сайлаучылар `һәм авыл халкы “Җиңү вакыты” викторинада актив , теләп катнашалар. Тавыш бирүдә катнашучылар өчен мавыктыргыч, җырлар белән үрелеп барган программа үткәрелә.
Авыл халкы тавыш бирү участогында сайлауда, викторинада, мавыктыргыч программада бер-берләреннән тиешле ара калдырып катнашалар. Викторинада катнашучыларның күпчелеге савыт-саба ота. Сораулар Бөек Ватан сугышы, конституция , Вагай районы темаларга була.
Сайлау участогында эшләүчеләр Светлана Шарапова, Илдар Ахметчанов, викторинаны үткәрүче Алсу Симонова тавыш бирүдә авылдашларының активлыгын әйттеләр.
Римма УМИТБАЕВА