Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Нинди гүзәл, матур минем халкым»

последние и лучшие новости искусства в мире

Нәкъ шул җыр яңгырады 50 төбәк вәкилләре, 70 меңләгән кеше катнашкан Сабантуйның ачылыш өлешендә. XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Барда муниципаль округында узды, район быел 100 ел тулуны билгеләп үтә.

26-24

Бардалыларны һәм кунакларны традицион авыл бәйрәме ачылышы белән котларга Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов – 2025 елда Сабантуйны кабул итәчәк төбәк башлыгы килде.

Төмән өлкәсеннән дә Бөтендөнья татар конгрессының төбәгебездәге вәкиллеге тырышлыгы белән зур делегация барды. Делегация составындагы теләсә кайсы чараны бәйрәм ясый ала торган «Пышны» фольклор-хореографик төркеме, Түбән Тәүденең «Зөбәрҗәт» халык җыр ансамбле, Гүзәл Мәчитова, Роберт Сабиров, Әлфия Мөслимова һәркайда үзләренә җәлеп итеп, һәркемне җырлатып-биетеп рәхәтләндерделәр.

Ә инде көрәшчеләребез: Төмән районының Индрәй һәм Шыкча батырлары - Данил Ярмөхәмәтов, Флорид Мавлютов, Равил Мостаев, Руслан Арипов, Альберт Ибәтуллин, Ислам Таштимиров, Руслан Таштимиров (тренер) барысы җиңүгә ирешеп, медальләр белән кайттылар.

Бардалылар безне җылы каршы алдылар. Ял базасында урнашып алгач, районның Каен авылына, Барда буйлап экскурсиягә алып киттеләр. Авыл һәм мәктәп җитәкчеләре белән Каен авылындагы зур мәктәптә, яңа спорт комплексында, клубта, Барда түбәтәе музеенда булдык. Мәктәп авылдашлары: Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Мәсгут Имашев исемен йөртә.

 Монда полиция бүлеге, медпункт, мәчет, берничә кибет, балалар бакчасы, косметология бүлмәсе кебек аеруча әһәмиятле оешмалар бар.

Бай тарихлы бу яклар борынгы Гайнә ыруыннан башланган дип фикер йөртә тарихчылар. Ә Барда исеме казлар белән бәйле. Элек аны Каҗмакты дип тә йөрткәннәр. Бу исемнәрнең кызыклы тарихы бар. Сәяхәтчеләр бу тирәләргә килеп чыккач, бер хатын елга буенда казлар юып йөри икән. Һәм аның бик өзгәләнеп торуын күреп, ни булганын сораганнар, ул, әлбәттә, аларны аңламаган: «Казым акты, акты бар да», - дип җавап биргән. Соңрак елга Каҗмакты исемен саклап калган, авыл Барда исеме белән яшәп килә. Районның гербында да каз рәсеме төп урынны алган.

Барда - матур, төзек, инфраструктурасы үскән авыл. Монда 9 меңләп кеше яши. Кая гына карама, татарча сөйләшәләр. Сабантуй көннәрендә дә авылда сәнгать мәктәбе, боз аренасы, Муса Җәлил исемендәге сквер ачылды. 2013 елдагы авыл Сабан туе вакытында Габдулла Тукай паркы ачылган булган. Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров  шушы яктан.

Инде Сабан туена күчик. Аңа әзерлек ике ел буе бара. Бик матур мәйдан булдырганнар. 3 сәхнә гөрләде. Төп сәхнәдә Татарстан Республикасы һәм Пермь краеның алдынгы сәнгать осталары чыгышлары искитмәле булды. Гаилә елы уңаеннан, рус, татар, башкорт яшьләре язылышты. Күп еллар бергә яшәүче үрнәк парлар тәбрикләнде. Якташлары Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова җырлады. Артистларның күбесе алдагы көнне Җиңү паркындагы зур сәхнәдә бар халыкның да күңелен күргәннәр иде.

Кукмара районы вәкилләре зур утар булдырганнар. Анда данлыклы киез итекләре дә, табалары да, чиккән кул эшләре дә, үргән йорт кирәк-яраклары, хәтта милли бизәкле носкилары да бар иде. Утарда аерым бәйрәм барды.

Пермь крае мәйданында танылган тукучылар, аларның кул эшләрен күрергә, эш барышы белән танышырга мөмкин иде. Хәтта киез тирмә дә ясап куйганнар. Монда Пермьның татар авыллары үзешчәннәре белән Россия төбәкләреннән килгән коллективлар, җырчы-биючеләр чыгыш ясадылар.

Сабыйларга үзләренә аерым мәйданчык корылган. Анда төрле уеннар белән бергә, шигырь дә сөйләделәр, җырладылар да.

Көрәш мәйданында Бөтенроссия көрәш бәйгесе үтте. Төрле авырлык категорияләрендә 15 төбәктән йөзләгән спортчы катнашты. Финал өлешен Пермь, Татарстан, Киров төбәкләре җитәкчеләре дә карады. Абсолют батыр исемен алган татарстанлы Радик Сәлаховка Рөстәм Миңнеханов машина ачкычын үзе тапшырды.

Мәйданда Россиякүләм рекордлар да куелды. 1 минут эчендә 25 тапкыр көндәшен ыргытып башкортостанлы Артур Зөлкәрнәев рекорд куйса, Пермь пешекчеләре махсус коелган зур казанда татарча азуны 3.6 мең порция әзерләп, Россия һәм дөнья рекорды шартларын үтәделәр.

Программа кысаларында Пермь крае җитештерүчеләренең генә йөзләп сату урыны эшләде. Һәркем өчен кызыклы шөгыль табарга була иде. Бик оста, уйлап башкарылган Сабантуй оешкан төстә үтте. Афәрин, бардалылар!

Өлкәбездән барган зур делегация вәкилләре исеменнән шундый матурлыкны күрергә, башка төбәк халкы осталары белән танышырга мөмкинлек биргән өчен Ринат Насыйровка олы рәхмәт сүзләрен юллыйм.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836