Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданы

последние и лучшие новости искусства в мире

80let.jpg _Себернең искиткеч матур, бай табигате булган урында урнашкан Төмән өлкәсе быел 80 еллык күркәм юбилеен билгели. Матур һәм мөһим вакыйга. Өлкәбез көннән-көн үсә, күркәмләнә, матурая, яңа төзелеш объектлары белән баеп, яңа максатларны куеп, алга таба бара. Юбилей уңаеннан өлкәбезнең төп горурлыгы - аның кешеләре турында язып, аларга хөрмәт күрсәтәбез. Тормыш юлы, хезмәте, иҗаты белән горурланып, сокланып сөйләрлек якташларыбыз күп. Тубыл шәһәрен өлкәбезнең «Себер энҗесе», туристик үзәк дип тә атыйлар. Сөяктән кисеп сыннар ясаучы оста, дөньякүләм танылган кеше, Төмән өлкәсенең Мактаулы гражданы - Минсәлим Тимергазиев туристик үзәк булган Тубыл шәһәрендә яшәп, иҗат итә. Аны өлкәбездә белмәгән кеше юктыр.

26-1Төмән өлкәсеннән 6 яшькә кече булган Минсәлим Тимергазиев Ялутор районының Кактамак авылында туа. Тубылның «Красный Восток» балалар йортында тәрбияләнә. Сәләтле, тырыш, хезмәт сөючән, оптимист рухлы булып үскән Минсәлимнең балачагы турында сөйләгән, язган хатирәләрендә бер генә дә зарлану сүзе ишетмәссең. Хатирәләрендә күңелсез вакыйгалар булса да, тыңлаучының кәефен төшермичә сөйли белгән кеше ул. Аның ирешкән уңышлары, кешелекле, мәрхәмәтле булганы якташларыбызга билгеле. Хезмәт юлын шәһәрнең сөяктән сыннар кисеп ясау фабрикасындагы изостудиядә башлый, Абрамцево һөнәри уку йортында осталык курсларын тәмамлый, балалар сәнгать мәктәбендә укыта. 1987 елда «Минсәлим остаханәсе»нә нигез сала. 1991 елда Тубыл дәүләт-тарих архитектура музей тыюлыгы каршындагы «Минсәлим» сәнгать артеленең эшен җитәкли. Бер очрашуда ул иҗат һәм хезмәт юлы турында: «Илһам көтеп утырырга вакыт булмады. Балалар йортында безне хезмәткә өйрәтеп тәрбияләделәр. Үскәч, үзеңне тәэмин итәргә кирәк. Эшсез утырырга теләк тә булмады», - дигән иде. Балачак еллары үткән йортта урнашкан «Минсәлим» остаханәсендә хезмәт юлын ул әле бүген дә дәвам итә. 74 яшен тутырган оста әле үзе эшләгән үзенчәлекле, аеруча күләмле, сюжетлы, композицияле әсәрләре белән остаханәгә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп, мәхәббәтен яулый. Үзе экскурсиягә килүчеләрне экспонатлар белән таныштырып, мавыктыргыч итеп сөйли белә. Монда нәрсә генә юк! Шәһәргә килгән туристлар «Минсәлим» остаханәсендә булмыйча китмиләр. Останың сөйләгәнен йотлыгып тыңлыйлар. Һәркемгә истәлеккә сувенирлар тәкъдим ителә. Сөяк музееннан тыш монда эшләүче сыннар ясаучы осталарның остаханәсе эшли. Минсәлим Тимергазиев җитәкчелегендә алар иҗат җимешләре белән төрле дәрәҗәле күргәзмәләрдә катнашалар. «Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт», дип дөрес әйтәләр. Тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән халкыбызның хөрмәтен яулаган милләттәшебез төрле дәрәҗәле исемнәргә, мактауларга лаек булды. Ул Тубыл шәһәренең Мактаулы гражданины исемен алды, бөтенсоюз, халыкара, шәһәр һәм өлкә күләмендә узган күргәзмәләрдә катнашып Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнде.

Илкүләм танылган күренекле шәхесне, аның кул астында эшләүче барлык осталарны керәсе Төмән өлкәсенең 80 еллык юбилее белән котлап, сөяктән сыннар кисеп эшләүчеләргә яңа иҗади уңышлар телибез. Хөрмәтле, танылган оста, төбәгебезнең горурлыгы булган Минсәлим Тимергазиевка киләчәктә дә тубыллыларны һәм шәһәр кунакларын яңа эшләнгән иҗат эшләре белән сөендереп, алдына куйган максатларына ирешеп әле күп еллар иҗат итәргә язсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836