Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмәнлеләр Яшьләр көнен күңелле үткәрәчәкләр.
Быел яшьләр бәйрәме 27 июнь көненә туры килә. Традиция буенча, якты бәйрәм шәһәрнең берничә мәйданчыгында булачак:
Шәһәрнең спорт һәм яшьләр сәясәте департаментында хәбәр итүләренчә, 8 сәгать 45 минутта «Затюменский» экопаркында һәм Ю.Гагарин исемендәге паркта иң актив кешеләр «5 чакрым» йөгерештә очрашачаклар. Тагын бер нокта нуль километрда 10.00 сәгатьтә мотоузыш булачак.
12.00 сәгатьтән Төсле бульварда яшьләр оешмаларының мавыктыргыч программасы эшли башлаячак. Чараны Яшьләр көненә багышланган бәйрәм концерты дәвам итәчәк, 14.00 сәгатьтә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячаклар.
«Улетная точка» коворкинг-пространствосында 11.00 сәгатьтән барлык теләүчеләр өчен тематик интерактивлар, лекцияләр һәм мастер-класслар эшли башлаячак.
09.00дан шәһәр хакимияте бинасы янындагы парковкада «Фактура» дрифт фестивале старт алачак.
11.00 сәгатьтә Тарихи мәйданда чәчәкләр салыначак. Хәтер мәйданында шул ук вакытта битараф булмаган кешеләр корпоратив яшьләр бергәлекләре лидерлары тарафыннан, «Буыннар хәтере» агачларын утыртуда һәм чәчәкләр салуда катнаша алачаклар.
12.00 сәгатьтә Вознесенск яр буенда «Экшн-код 4.4.0» хәрәкәте фестивале кысаларында скейт-плазаның грандиоз ачылышы булачак.
Шулай ук Көньяк буа янындагы территориядә хәрби-патриотик фестиваль, «Иреклеләр» скверында йөрәк рәвешендә һәм «440»саннарыннан тематик клумба утыртылачак.
«Башня» яшьләр резиденциясе янында интерактивлар, музыкаль программа, күргәзмә һәм тематик активлыклары булган «Яшьләрчә һәм гади» мәйданчыгы эшләячәк.
17.00 сәгатьтә Түре елгасы яр буенда (уң ярында) «Җир асты» креатив фестивале башлана. Локация кунакларына тематик мастер-класслар үткәреләчәк, кино күрсәтеләчәк, шулай ук катнашучылар өчен музыкаль композицияләр яңгыраячак. Шул ук вакытта Түре елгасы акваториясендә костюмлы сап-парад старт алачак. Су маршрутын узганнан соң катнашучыларны Төсле бульварда бүләкләү тантанасы көтә.
Интернеттан.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).