Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Имтиханда 200 балл җыйды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең 92 нче мәктәбенең 11 сыйныфы укучысы Регина Замалова бердәм дәүләт имтиханнарында 200 балл җыйган беренче укучы булды. Ул рус теле һәм тарих буенча максималь нәтиҗәләр алды. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Регина Замалованы күренекле казанышы белән котлады: «Бу укучы һәм укытучының зур җиңүе, котлыйм! Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурланам!» - дип билгеләп үтте.

Төмәннең башка мәктәпләрендә дә укучылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча төбәктә 12 укучы йөз баллык нәтиҗә күрсәтте.

Төмән өлкәсе губернаторы карары буенча, йөз баллы балалар һәр предмет өчен 100 000 сум ала. Шулай итеп, Регинага 200 000 сум һәм илнең теләсә кайсы югары уку йортына юллама биреләчәк. Регина мондый уңышны көтмәвен, шуңа күрә акчаны әлегә сарыф итәргә җыенмавын белдерде.

26-31-26Регина Төмән шәһәрендә, ике балалы тулы гаиләдә туып- үсә. Аның сеңелесе дә быел 9 сыйныфны бик уңышлы тәмамлады.

Регина балачактан тырыш, һәр куелган бурычка зур җаваплылык белән карый. Укырга кергәч тә, теләп, яратып укый. Аңа рус теле дә, математика да бертигез җиңел бирелә. Бишенче сыйныфта аны әти-әнисе физика-математика классына бирергә телиләр, ләкин төрле сәбәпләр белән теләкләре чынга ашмый. Соңрак Регинада тарих белән кызыксыну барлыкка килә. Ул «Пионер» иҗат һәм спорт сарае каршындагы «Савояр» эзләү отрядына кушыла. Күптән түгел Мәскәүнең Җиңү музеенда Төмән өлкәсен тәкъдим итеп, үзенең бабасы - фронтовик Баһаветдин Замалов язмышы турында сөйләде.

Регина бердәм дәүләт имтиханнарына 10 сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникулларда бар көчен куеп әзерләнә башлый. Тарих фәненнән 100 балл алырга «Савояр» эзләү отрядында торуы һәм олимпиадаларда катнашу тәҗрибәсе, ә рус теленнән иншалар язуга игътибарын юнәлтүе ярдәм итте, дип әйтә тырыш кыз.

Хәзер ул РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең юридик факультетына укырга керергә планлаштыра. Булачак абитуриентларга даими тырышып укырга, мәктәп материалларын кабатларга һәм кыенлыклардан курыкмаска киңәш итә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836