Хәтер һәм кайгы көнендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Тубылдагы Владимир Солдатов исемендәге медицина көллиятенең чыгарылыш сыйныф студентлары Равшан Сәитов һәм Сергей Кебиковка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чарада Тубыл шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин, Тубыл шәһәре һәм Тубыл округы буенча хәрби комиссар вазыйфасын башкаручы Юрий Золотарев, депутат Дмитрий Бойко, көллият җитәкчеләре, укытучылары, студентлар, шәһәр халкы, МХОда вафат булганнарның якыннары катнаштылар.

Равшан Сәитов һәм Сергей Кебиковның исемнәре хәзер көллият тарихына мәңгегә язылып куелган. Авыр минутларда сугышчан иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер булган, җаваплы сугышчы якташларыбыз «Батырлык өчен» медальләре, вафатларыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр. Сугышчылар якташларының, якыннарының мәңгелек хәтерендә. Чыгыш ясаучылар мемориаль такталарны ачу - буыннарның тере бәйләнеше һәм сугышчыларның батырлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерүнең тыйнак бер ысулы, хәзерге буын вәкилләренә, бу уку йортында укучы студентлар өчен батырларыбызның яшәеше, илебез хакында аларның намус белән үтәгән бурычлары тугрылык, патротизм символы булганы турында сөйләделәр. Мәрхүмнәрнең якыннары хатирәләре белән уртаклаштылар.Мемориаль такта янәшәсендә хәрби антка тугры булган солдатлар хөрмәтенә чәчәкләр салынды, батыр сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, җылы сүзләр әйтелде.
Римма Умитбаева.
Рәсемдә: Михаил Никитин.