Заречный микрорайонының матур паркында быел өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән өлкә күләмендәге Сабан туе үтте.
Ел саен милли бәйрәмебез Сабан туен көтеп алабыз. Көн матур булса, бәйрәм икеләтә шәп үтә. Быел һава торышыннан уңдык. Парк халык белән шыплап тулган иде. Һәркем үзенә шөгыль таба алды дип уйлыйм. Балалар өчен уеннар, мастер-класслар оештырылды, өлкәнрәкләр төрле спорт ярышларында катнаштылар, сәнгать сөючеләрне зур һәм кечкенә сәхнәләр үзләренә җәлеп иттеләр. Мәйданга керүгә кунакларны Заводоуковск, Исәт, Тубыл, Төмән, Аромаш, Түбән Тәүде, Яркәү, Ялутор, Вагай районнарыннан килгән делегацияләр үз мәйданчыкларында хуш күреп каршы алдылар. Анда татар аш-суы, музей экспонатлары, гореф-гадәтләре, шөгыльләре, җыр-биюләре, фольклоры белән дә танышырга була иде. Әлбәттә, ел саен Төмәнебезгә кунак булып килгән Татарстанның Тукай районы мәйданчыгы бал җитештерү, икмәк әзерләү, кул эшләре һәм башка шөгыльләр белән таныштыруга өстәп, чәк-чәк, бавырсагы, милли әйберләре белән дә истә калыр. Тубылның иң оста пешерүчеләре күз алдында әзерләнгән себер бавырсагын, алар янында гына чәк-чәк, талкыш кәләвә дә тәкъдим иттеләр. Бер якта «Җиңү безнеке булачак!» акциясе (маскировка челтәре үрү, окоп шәме, озак янучы шырпы ясау буенча мастер-класслар), шәех Арслангәрәй хаҗи Арангулов исемендәге «Арангул-батыр – 2026» XVI Бөтенроссия ачык экстрималь көч турниры барды. Боларның барысы турында да сәхнә янындагы зур экраннарда күрсәтеп, сөйләп тордылар.

Теләүчеләргә сату рәтләрендә теләгән сувенирлар, башкасын алырга, рәхәтләнеп тамак та ялгарга мөмкин булды.
Сабан туе тантанасын «Россия – барыбыз өчен дә бердәнбер. Төмән – безнең туган җир!» темасы буенча кереш (пролог) белән башладылар. Ул халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Аннары өлкә, шәһәр, район җитәкчеләре, хөрмәтле шәхесләр алдына татарлар күпләп яшәгән район делегацияләре чыктылар.

Россия әләмен тантаналы рәвештә Россия Герое, МХОдә катнашучы, якташыбыз Рөстәм Сәйфуллин күтәрде.
Алып баручылар: Ренат Гарифуллин һәм Гөлфия Бикмуллина ике телдә дә матур һәм оста итеп милли бәйрәмебезнең ачылышын белдерделәр. Һәм сәхнәгә өлкә, шәһәр җитәкчеләре, Татарстан кунаклары күтәрелде. Алар өлкә губернаторы Александр Моор, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, өлкә Думасы җитәкчесе Фоат Сәйфетдинов, Төмән шәһәре мэры Максим Афанасьев һәм үзләре исеменнән җылы котладылар.

Өлкәбезнең иң яхшы сәнгать осталары тамашачыны иҗади чыгышлары белән куандырган арада, һәр Сабан туендагыча, 10 округтагы татар хәрәкәтендә актив катнашучыларны, телебез, мәдәниятебезне үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән тәбрикләп үттеләр. Алар арасында өлкә диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, алдагы көнне генә 70 яшен каршы алган күренекле музыкант, Россия һәм Татарстан композиторлар берләшмәсе әгъзасы Ислам Сафин, Тубыл себер-татар мәдәният үзәге директоры Сәет Хисмәтуллин, Тубылның 15 нче мәктәбе укытучысы Нурилә Шамратова, «Уңган хатын-кызлар» клублары вәкилләре дә бар иде.
Гадәттәгечә, «Сабантуйның иң яшь кунагы» исемнәре Есения Старостенко (Дмитрий һәм Екатерина) һәм Вилена Балдинага (Артур һәм Гүзәл); «Сабантуй аксакалы» исеме җәмәгать эшлеклесе, Төмән боксы ветераны Хәмзә Биктимировка; «Сабантуйдагы иң яшь гаилә» бүләге Надежда һәм Эдгар Алтынгузиннарга бирелде.

«Яшь гвардия» оешмасы волонтерлары «Бер әләм астында» акциясен үткәрделәр – дистәләгән кеше бер әләмне күтәреп, «Без – бергә!» дип кычкырдылар. Дуслык, бердәмлекне, бер гаилә булуыбызны чагылдырды бу күренеш.
Кече сәхнәдә дә тормыш кайнады. Өлкә татар яшьләре анда үз программалары белән эшләделәр. Петр Ершовның «Конек-Горбунок» әкиятен укучылар конкурсы үтте. Монда татар милли-мәдәни автономиясе кубогына мини-футбол турниры җиңүчеләре бүләкләнде.

Тагын да МХО волонтерлары – муллашлыларга хәрби часть командованиесе медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Болар барысы да төрле милли уеннар һәм бай концерт программасы арасында башкарылды.
Көрәш – Сабантуй бизәге. Ул һәрвакыт тамашачыны җәлеп итә торган спорт төре. Өлкәбездә көрәшчеләр күп. Дөньякүләм ярышларда җиңүче якташларыбыз да ел саен арталар. Быел да, үткән елдагы кебек, абсолют батыр исемен Салават Абдуллин алды. Төрле авырлыкларда җиңүчеләр арасында Тимур Абдуллин, Руслан Арипов, Никита Кузнецов, Зөлфәт Гарифуллинны билгеләп үтәсе килә. «Иң матур алым өчен» Руслан Арипов махсус бүләк белән дә бүләкләнде.

Сабан туе тәмамланды, ә күңелдә әле дәвам итә. Оештыручыларның тырышлыгы, йокысыз төннәре юкка булмады. Парктагы шатлыклы тавышлар, көрәш мәйданындагы дәрт, сәхнәдәге моң – барысы да халык күңеленә сеңеп калды. Бу бәйрәм – татар рухының үлмәслеге, дуслыкның һәм туганлыкның көчлелеге. Күрәсең, шуңа күрә дә Сабан туен ел саен көтеп алабыздыр. Очрашканга кадәр, кадерле Сабан туе! Киләсе ел хәерле-имин булсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: Сабан туе күренешләре.