Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Сабантуйлар чоры тәмамланып килә

последние и лучшие новости искусства в мире

Киң күңелле хуҗалар

Үткән атнада Төмән округы кунакларны киң күңелле хуҗадай каршы алды. Округ җитәкчеләре ел саен милли бәйрәмебезне Турай авылы янындагы гүзәл бер болынлыкта оештыралар. Анда елгадан назлы җил исеп тора, табигать үзе дә бәйрәм итә кебек. Яңгырлар көн саен явып торуга карамастан, аяк асты коры – җир дә бу изге бәйрәмгә хөрмәт күрсәткән сыман.

Чәк-чәк һәм моң

Территориягә аяк басуга кадерле кунакларны татарның иң татлы сые – чәк-чәк белән каршы алдылар. Мәйдан башындагы зур сәхнәдән тирә-якка моңлы җырлар, дәртле көйләр таралды. Танылган алып баручылар Гөлфия Бикмуллина һәм Дмитрий Федоров округның татарлар күпләп яши торган һәр авылы делегациясен зур хөрмәт белән, казанышларын һәм лаеклы шәхесләрен ассызыклап, сәхнә янына чакырдылар. Алар каршында «Юность» мәдәният йорты иҗат коллективлары башкаруында «Кунакларны Сабантуй каршы ала» дигән вокаль-хореографик композиция тәкъдим ителде – күзләр иркәләнерлек, күңелләр тулырлык манзара иде бу. Әзерләүчеләр 2026 елның Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан программага төрле милләт вәкилләренең бизәкләрен дә үреп куйганнар. Мәйданда илебездәге тугандаш халыклар турында сөйләүче мәгълүмат стендлары да күңелне баетып торды.

Хөрмәтле кунаклар, җылы теләкләр

26-10-26

Сәхнәгә бер-бер артлы хөрмәтле кунаклар күтәрелде: Төмән округы башлыгы Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Төмән өлкә Думасы депутаты Оксана Величко, өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Төмән округы Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Төмән округы татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Альберт Алтынгузин. Аларның һәрберсе күңел түреннән чыккан җылы теләкләрен юллады, алдынгыларга бүләкләр тапшырып, аларның хезмәтләренә олы хөрмәт күрсәтте.

Дулкынландыргыч мизгел

Шуннан соң бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле җитте – Сабантуй әләмен алып чыктылар. Иң-иңнәр арасында хәбәрчебез, Ямбай авылы китапханәчесе, «Елның иң яхшы китапханәчесе-2021» район һөнәри осталык конкурсында җиңү яулаган Гөлфара Гарипова да бар иде. Әләмне күтәрү хокукы Турай авылында гомер кичерүче «Төмән өлкәсе Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы Наил Айнуллинга бирелде. Әйтергә кирәк, Төмән өлкәсе ветеран-чик сакчылары халыктан җыелган гуманитар ярдәмне МХО зонасына җиткерүдә гаять зур эш башкаралар – алар инде шундый 42 конвойны җыеп, әзерләп, төяп озатканнар. Мондый изге гамәлләр кылган кеше кулында әләм күтәрелүе тирән мәгънәгә ия булды.

Бәйрәм гөрли

26-20-26

Әләм күккә ашкач, округ Сабан туе ачык дип игълан ителде. Халык төрле бәйгеләр, уеннар, интерактив мәйданчыклар янына агылды. Ел саен төп сәхнәдә «Иҗади сәнгать» бәйгесе гөрли, быел да ул үз тамашачысын тапты. Индрәй территориаль идарәсе әзерләгән, борынгы экспонатлар белән бизәлгән «Татар йорты» каршында «Театральләштерелгән йолалар тамашасы» бәйгесе аеруча күңелләрне әсир итте – монда шыкчалылар, индрәйлеләр, боровскийлылар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, призлы урыннарга лаек булдылар. МХОгә ярдәм итүче каскаралылар үзләренең эшләре белән таныштырдылар.

Көч сынашу

Спорт мәйданчыкларында чын ир-егетләрчә көч сынашу барды. Быел көрәштә абсолют батыр исемен Талымхан егете Зөлфәт Гарифуллин яулады, ә командалар арасында индрәйлеләр алга чыкты. Бәйрәмнең таҗы булган канат тартуда исә турайлылар көчлерәк булып чыктылар – аларның җиңүе шатлыклы авазлар белән каршыланды.

Дуслыкта – безнең көч

26-30-26

Сабантуйдагы традицион уеннардан тыш, округ бәйрәмендә ел саен шигырь, проза укучылар бәйгесе дә үтә. Быел ул «Дуслыкта – безнең көч» дигән матур тема астында күп кунакларны үз янына җыйды, сүз тылсымы аша күңелләрне берләштерде.

Рухлы мәйданчыклар

26-40-26

Тематик мәйданчыклар бәйрәмгә үзенчәлекле рух, аерым бер ямь өстәде. «Тәмле» аш-су осталары бәйгесендә кунаклар милли ризыкларыбызның төрлелеге белән танышты, кызыклы викторина сорауларына җавап биреп, белемнәрен ныгытты. Музей павильонында татар халкының көнкүрештә кулланган экспонатларга карап, борынгы бабаларыбызның көнкүрешенә сәяхәт кылырга була иде – кунаклар аларны кулларына тотып карады, истәлеккә фоторәсемгә төште. «Китап битләре» китапханә мәйданчыгында «Россия халыклары» дигән күркәм күргәзмә эшләде, анда кул осталары әзерләгән искитмәле эшләр, рәсемнәр күңелләрне иркәләде, кунакларны төрле сораулар белән сынадылар. Ә «Осталар шәһәрчегендә» теләгән һәркем милли бизәкләр төшереп, кул эшләре белән шөгыльләнде – бу мәйданчык иҗатка гашыйк кешеләрне үзенә чакырып торды. Күргәзмә, сату рәтләре дә сокландыргыч иҗат җимешләре, тәмле исләре белән халыкны үзләренә тарттылар.

Батырлар мәйданы

26-50-26

«Арангул батыр» көч сынаштыруы-шоу исә иң көчле, иң сынмас егетләрне – һәм хәтта матурлыклары, искиткеч чыдамлыклары белән аерылып торган кызларны да – бер мәйданга җыйды. Бу тамаша чыныккан рухның, ныклы ихтыярның үрнәге булды.

Татар рухының асыл мәрҗәне

Бәйрәм шулкадәр оешкан, күтәренке рухта үтте – моны һәр кунак раслар, һәр йөздәге елмаюдан укып була иде. Интернет киңлекләрендәге җылы кайтавазлар да шул хакта сөйли. Халкыбызның борынгыдан килгән милли бәйрәме барлык милләтләр өчен дә рәхәтләнеп күңел ачу, рухи азык алу чарасына әверелде. Сабантуй ул – татар рухының асыл мәрҗәне, халкыбызның үзенчәлекле мәдәниятен мәңге туендыручы саф чишмә һәм күңел дәрьясыдыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

 

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836