Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Туганлык бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең «Заречный» паркында өлкә күләмендәге олы бәйрәм — Сабантуй гөрләде. Парк мәйданы бу көнне чын дуслык, гореф-гадәтләр һәм милли мәдәният үзәгенә әверелде.

Бәйрәм программасы һәркемгә үзенчәлекле тәэсирләр бүләк итте. Сабантуйның төп бизәге булган Милли ишегалларында Төмән өлкәсенең төрле округларыннан килгән кунаклар үзләренең гореф-гадәтләрен танытты, милли сыйлар белән сыйлады.

Вагай округының үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Юрий Малюков җитәкчелегендәге делегатлар да Төмәнгә килделәр. Вагайлыларның «Кунакчыл ишегалды» Сабантуйның йөрәге булды дип тә әйтергә була. Алар аеруча якты һәм үзенчәлекле мәйданчык җәелдереп, барлык кунакларны сокландырдылар. «Кунакчыл ишегалды» дип аталган бу урында вагайлылар Себер татарларының бай мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, кулинария шедеврларын тәкъдим иттеләр.

Мәйданчыкның төп ноктасы булып этнографик программа торды. Биредә Вагай җирендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган өч уникаль йола күрсәтелде.

26-7-26

«Имче» йоласын карап тамашачылар борынгы дәвалау йоласының шаһиты булды. Тәҗрибәле «имче» догалар һәм традицион ысуллар ярдәмендә бер хатын-кызны теш сызлаудан коткарып, халык медицинасының зирәклеген күрсәтте.

«Чәчү» йоласы турында да бик кызыклы мәгълүмат алдык. Ишегалды хуҗабикәсе күршесе белән мул уңыш алу серләрен уртаклашты. Символик хәрәкәтләр һәм им-томнар аша ул борынгы заманнарда җирнең юмарт һәм уңдырышлы булуын сорап, ничек «чакырганнарын» тасвирлады.

«Утын белән юрау» йоласын да тамашачы бик кызыксынып карады (гадәт). Тиздән кияүгә чыгарга хыялланган яшь кыз өчен күрше хатын мич утыннары аша киләчәген юрады. Утын агачларының мичкә ничек салынуына карап, ул кызның язмышын һәм якын арада сөеклесе белән очрашачагын алдан әйтеп бирде.

Йолалардан тыш, Вагай округы осталарының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Бәйрәмнән беркем дә ач яисә күңелсезләнеп китмәде: һәр теләгән кеше милли ашамлыклардан авыз итә һәм төрле мастер-классларда катнаша алды.

Кече сәхнәдәге музыкаль бүләк исә Сабантуйга аеруча ямь өстәде. Юрмы авылыннан килгән  «Яшь йөрәкләр»  ансамбле үзенең дәртле җыр-биюләре белән тамашачыларны җәлеп итте. Ә Тугыз авылы мәдәният йортына йөргән талантлы җырчы Элина Сәйдуллинаның кабатланмас тавышы һәркемнең күңелен яулады.

Вагай округы мәйданчыгы үрнәгендә без бабаларыбызның традицияләре яшәвен, үсүен һәм буыннан-буынга күчүен күрдек. Бу мирас киләчәктә дә үзенчәлеге һәм җылылыгы белән безне куандырачак.

Раушания ИСХАКОВА,
Ханты-Мансийск шәһәре, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Рәсемдә: вагайлылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836